Ранис Габбазов: «Минем хатын кебек талантлы кеше өйдә утырырга тиеш түгел»
«Интертат» Рәшит Ваһапов исемендәге конкурсның гран-при иясе, яшь, талантлы җырчы Ранис Габбазов белән әңгәмә корды. Ранис – бар яклап килгән егет икән: иҗаттагы уңышлары белән уртаклашырга да, хатынын мактарга да җитешә, җавап бирергә теләмәгән сораулардан да китә белә.
«Таланты булмаса, Гөлияне концертларыма алмаган булыр идем»
Ранис, Ваһапов фондыннан киткәнеңә 1 елдан артык вакыт узды, ялгышмасам. Ирекле булу рәхәттер.
Киресенчә, «ирекле булу»ның баштарак үз кыенлыклары булды. Концертларны оештыру эшләре, сөйләшүләр алып бару бер дә җиңел түгел. Хәзер инде әкренләп ияләштек, рәткә кереп барабыз, Аллаһка шөкер.
Азат Абитов һәм тормыш иптәшең белән гастрольләргә йөри башлаган идегез. Уңышлы өчлек булдымы ул?
«Җәйге очрашулар» дип аталган проект иде ул. Без ул концертларны Оренбург якларында гына куйдык. Ә болай без хатын белән – аерым, Азат Гөлсирин белән аерым эшли.
Тиздән яңа концерт программасы белән гастрольләргә чыгып китәбез.
Халык җыю белән проблемалар бармы?
Бер проблема да юк, мин моңа үзем дә шаккаттым, дөресен әйткәндә. Тормыш иптәшем Гөлия Сагиева – Рәшит Ваһапов фестивале һәм Илһам Шакиров исемендә «Татар моңы» бәйгесе лауреаты, Салават Зәкиевичның шәкерте. Ләкин аның моңа кадәр сәхнәләргә еш чыгу мөмкинлеге булмады. Шуңа да карамастан, халык Гөлияне бик җылы кабул итте, дуэтларыбызны да күтәреп алдылар. Концертларга да, яңа тавыш дип, Гөлияне тыңлар өчен килә кеше, Аллаһка шөкер.
Минем татар эстрадасына чыкканыма 7 ел инде. Ә менә Гөлияне, беренче адымнарын ясауга карамастан, халык бик ярата башлады. Бу – аның өчен зур уңыш дип уйлыйм.
Гөлиянең моңа кадәр сәхнәгә чыкмавының сәбәбе нидә?
Сәбәпләре күп булды инде. Бала карады, декретта утырды. Аннан ул бит әле балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып та эшли. Менә хәзер Гөлиягә дә әкренләп яңа җырлар яздырып, яңа клиплар төшерәчәкбез. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар, дип әйтер идем мин. Сәхнәгә шулай тәҗрибә туплабрак чыгу яхшырак та әле ул.
Хатын белән бергә эшләү читен түгелме?
«Хатының үзең белән гасрольләргә йөри башлагач, авыр булачак», – дип әйткәннәре бар иде. Әмма мин әлегә күбрәк уңай якларын күрәм. Икебез дә бер юнәлештә карап эшләгәч, җайлы. Ул минем администраторым ролен дә үти. Аннан сәхнә костюмнары һәрвакыт үтүкләнгән, ашарга гел әзер. Сәхнәгә чыгар алдыннан тынычландырып чыгарып җибәрә, миңа гел терәк.
Таланты булмаса, бәлки, мин аны концертларыма алмаган да булыр, өйдә калдырыр идем. Ләкин минем хатын кебек талантлы кеше өйдә утырырга тиеш түгел, дип саныйм. Өстәвенә, ул – кулында дипломы булган җырчы. Халык шуңа күтәреп алды да инде аны.
Социаль челтәргә дуэт җырларыбызны кую белән, безгә: «Кайчан бергә йөри башлыйсыз?», «Кайчан Гөлияне дә сәхнәгә чыгарасың?» – дигән сораулар ява башлады. Бергә иҗат итә башлавыбызга шул этәргеч булды.
Икәүләшеп чыгып киткәндә, улыгызны кем карый?
Бала әле – минем, әле Гөлиянең әти-әниләрендә кала. Әби-бабайларыбыз шулай чиратлап карыйлар, бик зур рәхмәт инде. Әти-әниләребез булмаса, бала турында уйлап, борчылып, гастрольләрдә тынычлап йөреп булмас иде.
«Төнге 12дә дә җырлап йөри алам»
Ранис – син Ульян егете. Татарстанга нәрсә алып килде?
Мин болай әйтергә яратам: тамырларым – Буаныкы, тумышым – Ульянныкы, яшәвем – Биектауныкы. Ульян өлкәсенең Ишеевка бистәсеннән мин. Әти-әниләрем Буада туып-үскәннәр дә, Ульян өлкәсенә күченгәннәр. Мин шунда дөньяга килгәнмен. Казанга мине татар җырын, татар моңын яратуым тартып китерде, дисәм дә ярыйдыр. Ульянда укыганда русча да җырлый идем. Ләкин татар җырына мәхәббәтем көчлерәк булып чыкты.
Нигә яшәү өчен Биектауны сайладыгыз?
Без Ульянда үз йортыбыз белән яшибез. Мин – табигать, тынычлык ярата торган кеше. Аннан җырчы гел җырлап йөри бит инде ул. Мин төнге 12дә дә кычкырып җырлап йөри алам. Күпфатирлы йортта торсам, күршеләргә кыен булыр иде (көлә).
Биектауның табигате дә матур. Аннан Дербышки якларында Гөлиянең әти-әнисе яши. Баланы калдырып китәргә бик җайлы. Йортны бу якларда алуга шул да сәбәп булды.
Үзеңнең әти-әниең дә ярдәм итәдер.
Әлбәттә. Алар белән гел элемтәдә. Якынрак торсалар, тагын да яхшырак булыр иде дә, әлегә андый мөмкинлек юк шул. Шулай да җай чыккан саен кайтып йөрергә тырышабыз.
Быел, зурлап, 30 яшьлегеңне бәйрәм иттең.
«Туган авылым» ресторанында концерт оештырдык. Күп кенә татар эстрадасы йолдызлары да килде. Бәйрәмемдә укытучым Винера Ганиева, продсерыбыз Рифат Фәттаховлар булуга бик шат булдым.
Икенче елга хәләл җефетем белән Казандагы беренче зур концертыбызны куярга җыенабыз. Дөньялар гына тыныч булсын да, үзебез һәм тамашачыларыбыз исән-сау булыйк.
«Концертларымда халык җырлары һәрвакыт зур урын алып торачак»
Сиңа сәхнәгә юлны әбиең күрсәткән, диләр.
Барлык якыннарым арасында иң җырлый торган кеше әби иде. Ул миңа элекке халык җырларын өйрәте: «Улым, сиңа җырчы булырга кирәк», – диде. Чыннан да, сәнгать юлына аның ярдәме белән кереп киттем. Әби миңа беренче тапкыр җырлар өйрәткәндә, миңа 6 яшь иде. Хәзер туганнарыбыз: «Әбиеңнең моңы сиңа күчкән», – дип йөриләр.
Кайчандыр әбинең үзенә дә Казанга китеп, җырчы булырга тәкъдим иткән булганнар. Ләкин әти-әниләре «бала карарга, тормышны алып барырга кирәк» дип, каршы килгән. Әби, җырларга теләсә дә, гомер буе башка һөнәрдә эшләде.
Аның нинди киңәшләрен исеңдә тотасың?
Яшьләр күбрәк җиңелчә, заманчарак җырларга тартыла бит. Ә ул миңа киң диапазонлы, моңлы җырларны өйрәтте, беркайчан да җиңел башкарыла торган җыр биргәне булмады.
«Күбрәк халык җырлары белән тавышыңны ач», – дип әйтә иде.
Ә үзеңнең дәртле җырлар башкарасың килгәндер.
Минем иҗат һәрвакыт 50гә 50 барды. Хәзер дә программабызга халык җырларын да, заманадан калышмыйча, башка стильдәге җырлар да кертәм. Безнең татар эстрадасында бер юнәлеш белән генә бару уңышлы түгел. Бу сезонда дәртле җырларым да күп. Ләкин, мәсәлән, авылларга барабыз да: «Син баянга җырлыйсыңмы?» – дип сорыйлар. Ничек җырламыйсың инде менә. Мин исән булганда, концертларымда халык җырлары зур урын алып торачак. Чөнки моңлы, элекке җырларга ихтыяҗ бар. Ә инде аларның онытылмавы турыдан-туры без – артистлардан тора. Тамашачы аларны бездән ишетергә тиеш.
Барыбер төп аудиторияң өлкән яштәгеләрдер.
Шулай һәм бу – начар әйбер түгел. Концертларга төп өлкән буын йөри дә инде. Яшьләр алар «Ютуб» карап, җырларны интернет аша тыңлыйлар.
Яңа җырларыбыз, әлбәттә инде, яшьрәк аудитория өчен дә юнәлтелгән. Әмма без, үзем генә җырлаганда да, Гөлия белән дуэт чыгарсак та, аранжировкаларга баян тавышы кертмичә калмыйбыз.
«Кайбер кеше нибары бер җыры өчен артистның концертларына килә»
Продюсер Рифат Фаттахов белән күпләр эшли алмады. Ә син – сүзләрегез килешкән артистлар арасында.
Мин, гомумән, конфликтлы кеше түгел. Рифат абый белән генә түгел, барлык кешеләр белән дә уртак тел табам. Беренчедән, тормыш ул талашып яшәү өчен бирелмәгән, без бу дөньяда бары тик кунак кына. Бар кеше дә шуны аңласа, бик яхшы булыр иде. Хәтта кем беләндер сүзгә килеп, дуслашырга өлгермичә, бу дөньядан китеп барган кешеләр дә бар.
Рифат абыйга килгәндә, аның белән бик әйбәт эшләдек. Җырларны туплаганда да мин – аны, ул мине тыңлап, дигәндәй. Гомумән, бүгенге көндә минем янәшәмдә – үзем белән бер дулкындагы кешеләр. Бәлки, Аллаһы Тәгалә үзе җибәреп торадыр шундыйларны юлыма.
Халыкка чыкмый калган тавыш булгандыр инде.
Чынлап әйтәм, андый әйбер булмады. 7 ел сизелми дә узды да китте.
Рифат абыйга мине зур сәхнәгә чыгарганы өчен бик зур рәхмәт. Мин бу турыда һәрбер интервьюда әйтәм һәм әйтәчәкмен. Ул – минем бөтен репертуарымны булдырган, миңа артист буларак танылырга ярдәм иткән кеше. Хәзер инде аның йөзенә кызыллык китермәскә тырышып, үзебез дөнья көтәбез (көлә).
Ранис, сәхнәдә шактый күптәннән булсаң да, синең тирәңдә бер дә шау-шу чыкканы юк.
Минем бу турыда үз фикерем бар. Әгәр берәр уйланмаган әйбер килеп чыга икән – чыга инде. Әмма ул махсус эшләнергә тиеш түгел. Артист «публичный» кеше булырга тиеш, дисәләр дә, минем шәхси әйберләремне халыкка чыгарасым килми. Үз юлымны җыр белән ярырга тырышам. Бүгенге заманда тавышың матур булу белән генә булмый, хит җырлар чыгарырга кирәк. Ул җырлар еллар узган саен күбәя барырга тиеш. Артистны әнә шундый җырлар таныта. Аеруча яшь җырчыга күтәрелү өчен шундый җыр кирәк. Кайбер кеше нибары бер җыры өчен артистның концертларына килә. Кешенең йөрәгенә, бәгыренә үтеп керерлек булса, җыр артистны таныта, популяр итә.
Ә инде ниндидер пиарлар белән шөгыльләнергә миңа тәрбиям дә рөхсәт итми.
Алай да, «Гомер язы» җырың тирәсендә тавыш чыккан иде түгелме?
Җырның авторлары арасында чыкты ул низаг. Мин – бары тик башкаручы гына. Аннан минем элекке җырларым барысы да Ваһапов фондында, җырлар өчен алар җаваплы.
Элекке җырларыңны син җырлый аласыңмы соң?
Аларны әлегә җырларга ярамый, әмма бу хакта фонд белән сөйләшүләр бара.
«Салават Фәтхетдинов – минем өчен эталон»
Ранис, сез әле яшьләр, «топ» артистлар исемлегендә түгел. Көн күрүләре ничегрәк? Акча җитәме?
Беләсезме, иң мөһиме – исәнлек булсын, дим мин, аннан – күңел тынычлыгы. Акча исә бишенче, алтынчы урында гына. Бүгенге көндә эшләгән акчаларыбыз үзебезгә матур, уңайлы итеп яшәргә җитә. Әмма кеше һәрвакытта да үсештә булырга тиеш. Без дә тырышып-тырмашабыз. Алга таба яңа репертуар туплап, яңа җырлар чыгарып, клиплар төшереп, тамашачыны шаккатыру исәбебез. Үзебезне гел тонуста тотарга тырышабыз.
Булдыра торган кешеләргә бик сокланып карыйм. Андыйлар миңа мотивация бирә, һәм мин андый кешеләр булуына шатланам гына. Кеше тырыша икән, димәк, дөрес юлда. Бу тормышта кеше һәрвакытта да эштә, хәрәкәттә булырга тиеш.
Без төрле бәйрәмнәр – туйлар, юбилейлар, сабантуйларда чыгышлар ясыйбыз. Аннан мин әле вокал дәресләре дә укытам. Акчаны төрле юнәлешләрдән кертәбез, дип әйтергә була.
Татар эстрадасында кемнәр мотивация бирә cиңа?
Илһам абый Шакиров, Әлфия апа Авзалова, Рәшит Ваһапов кебек мәшһүр җырчыларыбыздан үрнәк алып яшибез. Аларның исемнәре беркайчан да онытылмасын иде. Һәр нәрсәнең нигезе булган кебек, алар – безнең татар эстрадасының нигезе.
Кемнәр мотивация бирә дигәндә, аерып күрсәтәсем килмәсә дә, әйтәм. Әлбәттә, беренче чиратта Салават Фәтхетдинов – минем өчен эталон.
Миңа еш кына: «Кайсы җырчыны яратып тыңлыйсың, кайсын яратмыйсың?» – кебегрәк тә сораулар бирәләр. Менә кеше сәхнәгә менеп басып татарча җырлый икән – бу бит инде үзе үк әйбәт. Ул татарча җырлый, безнең телебезне таныта, аның татарча җырлавын халык тыңлый. Кемдер, артык күбәйде җырчылар, дияр. Ә мин җырчылар күбрәк булган саен шатланам гына. Җырласыннар, телебезне сакласыннар.
«Акча минем кулда. Бәлки, мин картайгач, хәтерем начарайгач, хатын кулына күчәр»
Бер видеода «акча тулысынча минем кулда» дип сөйләгәнсең. Хатының шуңа риза булып торамы?
Мин акча тота беләм, кечкенәдән шундый сәләтем (белмим, сәләт дип әйтү дөресме икән) бар. Чыгымнарыбыз өчен акчаны дөрес итеп бүлеп куя беләм мин. Һәм, миңа калса, бу – бер дә начар әйбер түгел.
Дөрес, күп кеше «акча хатын-кызда булырга тиеш» дип әйтә. Әмма Гөлия дә акча белән сак, юкка-барга туздырмый ул акчаны, бик уйлап кына тота. Шулай да гаилә бюджетын алып бару вазифасын миңа ышанып тапшырды. Бәлки, мин картайгач, хәтерем начарайгач, акчалар аның кулына күчәр (рәхәтләнеп көлә).
Бик аңлый, хәлгә керә торган хатын ахры, Гөлия.
Хатын мине аңламаса, тормыш итүләре бик авыр булыр иде. Ул мине тулысынча белеп бетергәч кенә кияүгә чыкты. Без бит өйләнешкәнче дә бик озак очрашып йөрдек. «Син кара, кияүгә мине белеп чыгасың, уйла», – дидем өйләнешер алдыннан (көлә). Гөрләтеп туйлар иттек. 23 сентябрьдә яши башлаганыбызга 6 ел булды.
Гаилә булгач төрле чаклар була, әмма әллә нинди зур гаугалар чыкканы юк, Аллаһка шөкер.
«Уйла» дип әйттем дисең. Тәкъдим ясагач, җавап шунда ук булдымы соң?
«Юк» дип әйтер дип куркыккан идем мин, дөресен әйткәндә. Әмма Гөлия «риза» диде. Менә шулай тормыш башланып китте. 1 елдан улыбыз дөньяга килде. Бүгенге көндә минем өчен иң мөһим нәрсә – гаиләмдә тынычлык булу.
Икегезнең берегез «төенчек җыйнап» китеп барырлык зур тавышлар чыкмый инде алайса, сездә.
Ю-ююк, Алла сакласын. Өебездә тынычлык хөкем сөрә. Ул ачуланышулар да яшь барган саен сирәгәя икән, инде уйлабрак эшлисең. Кеше яши-яши акыл җыя башлый.
Сез бер-берегезгә охшап та торасыз.
Әйе, бездән: «Сез туганнар түгелме?» – дип тә сорый, белмәгәннәр. Махсус «миңа охшаган кыз» дип сайланмады инде, сайлануын (көлә). Мин бит 30 яшькә кадәр буйдак булып йөрергә җыенган кеше. Аллаһы Тәгалә җибәргән кешем очрагач, алай озак йөрелмәде. Аллаһка шөкер, хәзер инде «бик дөрес сайлау булган бу» дим.
Гөлия белән ничек танышкан идегез, Ранис?
Ул вакытта икебез дә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укый идек. Мин Винера Ганеева классында, ул – Салават Зәкиевичта. Бер тапкыр ашханәдә чәй эчеп утырганда сөйләшеп киттек. Кабат смс языштык та, күрештек. Әкренләп очрашулар башланды. Романтикасы да булды инде аның. Кабан күле буена төшеп үрдәкләр ашата идек. Ул – минем, мин аның авылына кунакка кайтышып йөрдек.
Ул да, мин дә җырчы булгач, тормыш итү җайлы булачак дип, башта ук уйлый идем. Чыннан да, менә бергәләп гастрольләргә дә йөри башладык, бик рәхәт, Аллаһка шөкер. Күзләр генә тимәсен.
Ранис, бик идеаль гаилә башлыгы ахры син. Начар гадәтләрем дә юк, диярсең инде.
Мин бит намазда инде хәзер. Быел февраль аенда намазга бастым, Аллаһка шөкер. Әмма андый идеаль ук кеше дип әйтмәс идем үземне. Мәсәлән, минем бик тиз кызып китә торган гадәтем бар. Менә шул сыйфатымны үзгәртергә тырышам. Кеше һәрвакыт үз өстендә эшләргә, камиллеккә омтылырга тиеш.
Дингә килүеңә берәр нәрсә этәргеч булдымы?
Безнең нәселебездә барысы да – дини кешеләр. Минем карт бабай мулла булган. Кечкенә чагымда, аңа ияреп, намазлар укый идем. Ул вафат булгач, дин юлыннан бераз гына читләштем. Әмма мин үземне белә-белгәннән бирле Аллаһы Тәгаләгә ышанам, җомга намазларын калдырмаска тырышам. Дингә ныклап килү уе гел башымда йөри иде. Аллаһка шөкер, хәзер шушы юлга ныклап басуыма сөенеп бетә алмыйм.
Дин белән сәхнә бер-берсенә каршы килә башласа?
Мин үземнең иҗатым белән беркемгә дә начарлык китермим бит. Репертуарымда начар сүзләр кергән, начар әйберләрне пропагандалаган җырлар юк. Күңелемдә иҗатка да, дингә дә юл бар. Иң мөһиме – кешенең нияте яхшы булсын. Без үз иҗатыбыз белән кешегә бәхет кенә китерергә тырышабыз.
Тулысынча бәхетле булу өчен сиңа бүген нәрсә җитми?
Мин үземне бәхетсез дип әйтә алмыйм. Алдагы елларда да шулай ук барса, яхшы булыр иде. Мин стабильлек яратам. Иң мөһиме – исәнлек булсын. Бу сүзләрне әлеге интервью барышында инде ничә кабатлаганмын икән…
Адәм баласы үзенә күп кирәк дип уйлый. Чынлыкта, безгә күп кирәкми. Хәләл акчаларыбызны эшләргә саулыгыбыз, күңел тынычлыгыбыз һәм көчебез булып торсын.
Рәхмәт, Ранис, уңышлар!