Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Рәнҗесәң, сагынсаң, гөнаһ кылсаң һ.б.» – Аллаһ белән тиз элемтәгә керү өчен аятьләр

news_top_970_100
«Рәнҗесәң, сагынсаң, гөнаһ кылсаң һ.б.» – Аллаһ белән тиз элемтәгә керү өчен аятьләр
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Кукмара мәдәрәсәсе директоры, мөгаллим Ришат хәзрәт Курамшин «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә «Төрле хәлләрдә Аллаһы Тәгалә белән тиз арада элемтәгә керү өчен Коръәннән аять номерлары» тәкъдим итте.

«Элемтәгә керү бушлай, ләкин фарыз һәм вәҗеб «салымнары» түләнгән булса, нәтиҗә ышанычлырак була...» – дип яза хәзрәт.

  • Кайгы килгәндә... – 2 : 25 (2нче сүрә, 25нче аять).
  • Гөнаһлы гамәл эшләгәннән соң... – 39 : 53.
  • Тынычлык һәм дөрес юл эзләгәндә... – 5 : 16.
  • Якын дус кирәксенгәндә... – 2 : 257.
  • Якын дустыңны сагынганда... – 50 : 16.
  • Мәхәббәт һәм тынычлык теләгәндә... – 30 : 21.
  • Депрессия кичергәндә... – 13 : 28.
  • Башкалар сезгә тиешле бәя бирми дип тойганда... – 76 : 22.
  • «Мин оттырдым (җиңелдем)» дип күңел төшкәндә... – 12 : 87.
  • Үзеңне нәрсәдәндер мәхрүм ителгән, җәберләнгән итеп тойганда... – 14 : 34.
  • Авырлыклардан тәмам арганда... – 94 : 5.
  • Кешеләр сезгә каршы чыкканда... – 25 : 63.
  • Курку һәм хәсрәтләнү тойгыларыннан арынырга теләгәндә... – 2 : 112.
  • Ярлыкану һәм гафу ителүгә өметләнгәндә... – 3 : 135.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100