Рамзан Кадыров, Украина сугышчыларын әсирлеккә алмаска, дигән фәрманыннан баш тартты
Рамзан Кадыров, Украина сугышчыларын әсирлеккә алмыйбыз, дип белдергән иде. Бу хакта ул Чечняга дрон һөҗүменнән соң хәбәр итте. Украина пилотсыз очкычы Гудермес шәһәрендәге спецназ университеты бинасына һөҗүм итте. Рамзан Кадыров башта бинаның буш икәнлеген әйтте, соңыннан дрон һөҗүменнән бинадагы Украина әсирләре каза күрүен белдерде.
Рамзан Кадыров телеграм-каналында «әсирлеккә алмаска» дигән фәрманыннан баш тартуын һәм аның сәбәбен аңлата. Аның хәбәренә караганда, берничә көн эчендә Украинада яшәүчеләрдән 2 мең хат килүен әйткән. Ул хатларда Россия гаскәрләренә әсирлеккә төшү – мәҗбүри окопларга җибәрелгән кешеләр өчен бердәнбер исән калу мөмкинлеге икәнлеге әйтелгән. Шуңа күрә Кадыров бу фәрманыннан баш тартырга булган. Ул Россия гаскәрләренә әсирлеккә бирелергә теләүчеләрнең исән калачагын әйткән. «Калганнарның тормышы көнләшерлек түгел», – дигән ул.