Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чечняга беспилотник төшкәннән соң, Рамзан Кадыров катгый әмер биргән

news_top_970_100

Чечняга беренче беспилотник килүен кичә хәбәр иткән идек. БПЛА Россия спецназ университеты территориясендәге буш бинага һөҗүм ясагач, түбәгә ут капты. Корбаннар һәм зыян күрүчеләр булмады.

Бу уңайдан Рамзан Кадыров хәрби операция зонасындагы чечен командирларына катгый әмерләр биргән. Ул аларга Украина хәрбиләрен әсирлеккә алмаска кушкан.

Журналистларга, Россия спецназ университеты территориясендәге бинага һөҗүмне шәрехләп, Чечня башлыгы «якын киләчәктә дошманнардан аларның төшләренә дә кермәгәнчә үч алачакларын» әйтте.

Җавап чарасы һичшиксез булачак – Чечня һәрвакыт үзенекен өенә кайтара. Алар безне тешләделәр, без юк итәчәкбез. Якын киләчәктә шундый үч алуны күрсәтербез, хәтта ул аларның төшләренә дә кермәгәндер. Безнең белән шаярырга рөхсәт итмәячәкбез. Мин бүген алгы сызыктагы барлык командирларга әсирләр алмаска, юк итәргә һәм көрәшне 100 процентка көчәйтергә куштым. Чеченнарның үз хәрби мөмкинлекләрен ничек тулыландыра алуын аңласыннар, – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100