news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рәмис Сәлахов: «Газ саксызлыкны кичерми»

Алда безне кыш көтә, димәк, газ казаннарыннан һәм җиһазларыннан кулланучыларга аларның төзеклеген кайгыртырга кирәк.

news_top
Рәмис Сәлахов: «Газ саксызлыкны кичерми»
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында кышка әзерлек һәм көнкүреш газыннан файдалану куркынычсызлыгын арттыру мөһимлеге турында матбугат очрашуы узды.

«Газ саксызлыкны кичерми», – дип башлады сүзен «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директорының производство буенча урынбасары Рәмис Сәлахов һәм үлемгә китергән фаҗигаләр артуын әйтте. «Иң аянычы – күп кенә фаҗигаләр кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен белмәве аркасында түгел, ә аларның бу кагыйдәләрне үтәмәскә мөмкин дип санаулары нәтиҗәсендә килеп чыга», – ди ул.

2026 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча 39 һәлакәттә 68 кеше зыян күргән, шул исәптән, 10 кешенең гомере өзелгән (чагыштыру өчен: 2025 елда 35 фаҗигадә 4 кеше һәлак булган).

Рәмис Сәлахов әйтүенчә, күпчелек фаҗигаләр газ казаннары кулланылган йортларда теркәлә. Татарстанда шундый 5053 күп фатирлы йорт исәпләнә (шуларның 2181е – Казанда). Алардан озак вакыт файдалану төтен һәм вентиляция каналларының һава үткәрүчәнлеген боза. Тарту көче начараю яки бөтенләй булмавы аркасында хәзерге вакытта республиканың күп фатирлы 138 йортында 1179 газ колонкасы газдан аерылган. Бу очракларның күп өлеше Казанга туры килә. Бөгелмә, Әлмәттә дә андый фактлар теркәлеп тора.

Рәмис Сәлахов сүзләренчә, нәкъ менә шушы шәһәрләрдә газ куллануга бәйле бәхетсезлек очраклары статистикасы аеруча борчу тудыра.

«Кайбер кешеләрнең ваемсызлыгы аптырашта калдыра: газ җиһазына, әйтерсең, гади электр чәйнегенә караган кебек кенә карыйлар. Ә газ җиһазларына җитди караш кирәк. «Газны өзү – безнең өчен максат та, халыкны җәзага тарту чарасы да түгел. Бу – кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклап калу, мөмкин булган фаҗигаләрне булдырмау өчен мәҗбүри рәвештә кулланыла торган чара», – диде ул.

Газ җиһазларына үз белдегегез белән бернинди очракта да кагылмагыз!

Газ колонкаларын үз белдеге белән алмаштыручылар да байтак. Бигрәк тә, мондый очраклар Әлмәттә күп күзәтелә икән. «Кешеләр тиешле белеме һәм квалификациясе булмаган килеш газ җиһазларын үзләре алыштыра, тоташтыра. Нәтиҗәдә, хаталы монтаж аркасында газүткәргечләр су белән тула. Газ җиһазларына үз белдегегез белән бернинди очракта да кагылмагыз! Бер кешенең җавапсызлыгы шактый кыйммәткә төшә», – дип кисәтте Рәмис Сәлахов һәм закон бозучылар административ җаваплылыкка тартылуын әйтте.

Белгечләр газ колонкасы яки казан куркынычсыз эшләсен өчен берничә шарт берьюлы үтәлергә тиешлеге турында әйтә: газ җиһазының техник яктан төзек булуы; бүлмәгә тиешле күләмдә саф һава керүе; вентиляция каналларының төзеклеге; төтен юлларының һәм яну продуктларын чыгару системасының тиешле хәлдә булуы; яшәүчеләрнең газ җиһазларын куллану кагыйдәләрен үтәве.

Тагын бер мөһим мәсьәлә – газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү өчен килгән белгечләрне фатирларга кертмәү очраклары. Бу юнәлештә Дәүләт торак инспекциясе белән эш алып барыла.

Фатирга кертмәүчеләргә карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелә һәм законда каралган җаваплылык чаралары кулланыла.

«Безнең максат – административ беркетмәләр санын арттыру, күбрәк штраф салу яки ниндидер күләмдә акча җыю түгел. Безнең төп максат – кешеләрнең газ куллану кагыйдәләрен үтәүгә карата җаваплылыгын арттыру һәм аларның иминлеген тәэмин итү», – диде Рәмис Сәлахов.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Фатирга саф һава керү – газ җиһазларының куркынычсыз эшләве өчен иң мөһим шартларның берсе»

Белгечләр вентиляция юлларын бернинди очракта да томаларга ярамавы турында кисәтә.

«Без тикшерүләргә килгәндә, хәтта күп фатирлы йортларда капиталь ремонттан соң да фатир хуҗасы ремонт ясаганда вентиляция рәшәткәләрен томалап куйган очракларга тап булабыз. Бу исә, кеше гомеренә турыдан-туры куркыныч тудыра», – диде Рәмис Сәлахов.

Фатирларга саф һава керүенең җитәрлек булмавы фаҗига белән тәмамлану ихтималы турында Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары Наталья Воронская сөйләде.

«Бүгенге көндә күпчелек фатирларда пластик тәрәзәләр урнаштырылган, әмма аларда махсус һава кертү җайланмалары юк. Өстәвенә, күп кенә фатирларда герметик металл ишекләр куелган. Нәтиҗәдә, үзебезнең кул белән фатирларыбызны һава керми торган ябык киңлеккә әйләндерәбез. Фатирга саф һава керүе – газ җиһазларының куркынычсыз эшләве өчен иң мөһим шартларның берсе», – диде ул.

Гамәлдәге тәртип нигезендә, төтен юллары һәм вентиляция каналлары елына өч тапкыр тикшерелергә тиеш. Бу эшләр декабрь, март, май, шулай ук август–сентябрь айларында билгеләнгән график нигезендә башкарыла. Иң мөһиме – төтен чыгару һәм вентиляция системаларының эшкә яраклылыгы турында рәсми нәтиҗә булырга тиеш.

Әлеге таләпләрне үтәмәү лицензия шартларын тупас бозу булып тора. Моның өчен вазыйфаи затларга 100 меңнән 250 мең сумга кадәр штраф салу яки билгеле бер вакытка җитәкчелек вазыйфаларын башкару хокукыннан мәхрүм итү каралган.

Без идарәче компанияләрдән әлеге таләпләрнең төгәл һәм вакытында үтәлүен катгый таләп итәбез», - ди ул.

Фатирда вентиляция дөрес эшләмәве тәрәзәләр парлануында, һава тынчу булып, күгәрек барлыкка килүендә дә күренә.

«Ис газы белән агуланудан иң элек кечкенә балалар, урын өстендә ятучы авырулар, өлкән яшьтәге кешеләр һәм йорт хайваннары зыян күрә. Ис газы белән агулануның беренче билгеләрен вакытында сизү бик кыен, шуңа аеруча сак булырга кирәк. Кеше хәлсезләнүен аңлаганчы ук аңын югалтырга мөмкин. Кызганычка каршы, кайбер очракларда бу фаҗигале тәмамлана», – диде Наталья Воронская.

Газ җиһазларын үз белдеге белән урнаштыру яки алыштыру өчен физик затларга 5 мең сумнан башлап административ штраф каралган.

Быел гына да мондый хокук бозуларга юл куйган якынча 15 гражданин административ җаваплылыкка тартылган.

Белгечләр, шулай ук, балалар арасында куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтүгә игътибар бирелүен әйтте. «Газинур һәм аның командасы» дип аталган махсус басма әзерләнгән. «Әлеге басма Мәгариф министрлыгы белән килештерелгән һәм балалар өчен уен-викторина рәвешендә төзелгән. Анда төрле сораулар, башваткычлар, табышмаклар һәм кызыклы биремнәр урын алган», – ди Рәмис Сәлахов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар