Рәмис Сәлахов: «Газ җиһазларын безгә хәбәр итмичә алмаштырырга, төзәтергә ярамый»
Газ җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозып, фаҗигаләргә дучар булмас өчен, төп таләпләрне катгый үтәү мөһим. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында көнкүреш газыннан файдалану куркынычсызлыгын арттыруга багышланган матбугат очрашуында «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директорының производство буенча урынбасары Рәмис Сәлахов сөйләде.
Газ җиһазлары белән теләсә нинди гамәлләр газ хезмәте һәм идарәче компания белән килештерелгән булырга тиеш. «Безгә хәбәр итмичә газ җиһазларын ремонтлау, алмаштыру, үзгәртеп кору кебек башбаштаклыклар тыела. Былтыр агымлы суҗылыткычны үзләре алмаштырган 43 очрак ачыкланды. Кемнәрдер җаваплылыкны аңламыйча үзләре эшләргә тырыша, нәтиҗәдә, газга тоташтыргычны суныкы белән бутыйлар. Хаталы монтаж газ көпшәләрен су белән тутыра, бу тулы бер йортларның газ белән тәэминатын боза», - диде Рәмис Сәлахов.
Аның сүзләренчә, хокук бозулар буенча Казан, Әлмәт – кара исемлектә. Ул газ плитәсен, газ казаннарын алмаштыручылар газ хезмәткәрен чакырырга тиешлеген, һәркемнең слесарьдан таныклыгын сорарга хокуклы булуын да әйтте. «Техник хезмәт күрсәтелмәгәндә яки хезмәткәр эшен җиренә җиткереп башкармаган кебек тоелганда, безгә хәбәр итәргә кирәк. Без абонентны беркайчан ярдәмсез калдырмыйбыз», - дип белдерде Рәмис Сәлахов.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Ни кызганыч, газ кулланучылар белән фаҗигале очраклар да булып тора. 1 июльгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, 9 кешенең гомере өзелгән. Узган елда бу вакытка 4 кеше һәлак булган. Нигездә, бу хәлләр Яңа ел бәйрәмнәрендә теркәлгән.
«34 һәлакәттә 62 кеше зыян күрде, 9 кеше һәлак. Болар барысы да газ җиһазларыннан файдалану таләпләрен бозу аркасында килеп чыкты. Халыкның төтен, вентиляция каналларын томалап куйган очраклар да булды. Ис тиеп үлгән кешеләр – көнкүреш колонкаларын кулланучылар. 50-60нчы елларда төзелгән йортларда вентиляция системалары төзексезләнгән очраклар шактый. Шул сәбәпле, бүгенге көндә Татарстанда 1014 абонентта агымлы суҗылыткычлар газдан аерылган», – дип сөйләде Рәмис Сәлахов.
Ул фатирларда планировканы үзгәртү зыяны турында да әйтте. «Нәтиҗәдә, һава йөреше бозыла, бу куркыныч тудыра. Форточкаларны бүген инде сирәк күрәсең, кеше һаман җылыту ягын карый. Газ колонкалары гарнитур эченә яшерелгәндә дә, кайбер гражданнар җаваплылыкны аңламый», – ди ул. Дөрес, башта фатиры матур булсын дип, газ җиһазларын шкафка тыгып куючылар арасында бу хилафлыкны төзәтүчеләр дә бар икән.
«Абонент каршы килсә, газ белән тәэминат өзелә. Өйләренә кертмәсәләр, административ җаваплылык каралган. Без 20 көнгә кадәр газдан да өзәргә хокуклы. Бу чаралар иминлекне кайгыртып эшләнә», – дип ассызыклады Рәмис Сәлахов.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Зур җиһазны алмаштырырга теләүчеләргә башка вариантлар да тәкъдим ителә. «Колонка комачаулый икән, агымлы суҗылыткычка алмаштырырга була. Ләкин моны идарәче компания белән килештерергә кирәк, чөнки электр челтәренә көчәнеш арта», - дип кисәтте «Газпром» вәкиле.
Штрафларга килгәндә, гражданнар өчен 5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен – 25 мең сумнан 100 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр түләүләр каралган.
Рәмис Сәлахов сүзләренчә, быел административ хокук бозу турында 362 акт теркәлгән. Материаллар Дәүләт торак инспекциясенә җибәрелгән.
«Балаларыгызны, якыннарыгызны газ плитәләреннән, колонкалардан кулланырга өйрәтегез. Кечкенә балаларны бу җиһазларга якын китерергә ярамый. Һава әйләнеше булырга, тәрәзәдән һава кереп торырга тиеш. Газ җиһазын чисталыкта тоту зарур. Газ хезмәткәрләре әле быел сезгә килмәгән булса, үзегез сәбәбен ачыклап, яңадан килүләрен кайгыртырга кирәк. Газ плитәләрен, җиһазларын кышкы чорга дөрес итеп хәстәрләп куегыз», – дип киңәшләрен бирде Рәмис Сәлахов.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали