Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәмис Латыйпов Якутиядә: «Монда гөбәдия пешерә башласаң, катып үләсең»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов шушы көннәрдә Якутиядә сәяхәттә. Ул безгә 6 сәгатьлек аерма, якут салкыннары, болан ите ашавы һәм «Интертат»та көтеләчәк материллар турында сөйләде.

news_top_970_100
Рәмис Латыйпов Якутиядә: «Монда гөбәдия пешерә башласаң, катып үләсең»
Рәмис Латыйпов

Рәмис абый, 6 сәгать аермага ияләшеп буламы?

Җир шары көнбатыштан көнчыгышка әйләнә. Шуңа күрә көнчыгышка таба килгәндә читенрәк, ә кире кайтканда бик тиз күнегәсең, чөнки 6 сәгать гомер өстәлгән кебек була. Якутлар үзләре дә: «Мәскәүгә барганда җиңелрәк», – дип әйтәләр. 6 сәгать аерма – авыр, мин әлегә кадәр дә күченеп бетә алмадым. Гадәттә, ияләшергә бер атна кирәк, диләр.

Һава торышы ничек? -28дә читен түгелме?

Бездә дә -28 градус булганы бар бит. Бу -48, -50 градуслы чын якут кышы түгел. Тик ияләнмәгән килеш, дөрестән дә кыен. Мин базардан җылы әйберләр сатып алырга мәҗбүр булдым. Кышкы киемнәрне киеп, үземчә җылы киендем, дип уйлаган идем. Монда кыш безнең кыш шикелле генә түгел. -28 градус – бездәге иң кырыс кыш вакытлары бит инде ул. -30лары да бик сирәк була, без туңабыз.

Тәмле пешерәләрме? Нәрсәләр ашаталар?

Тәмле. Специфик кухня. Кабул итмәгән кешеләр дә бар, дип ишеттем. Мәсәлән, болан ите. Безнең аны ашаган юк, ул бездә юк. Мин аны сурәтләп тә күрсәтә алмыйм, ул икенче, тәме икенче. Менә гел эчәге ашап торып булмый бит. Көн саен эчәге ашый башласаң, туйдыра бит инде. Үзем дә ризыкларын яратып ашыйм, дип әйтә алмыйм, ашарга була. Гел аларча ашый башласаң, әлбәттә, сыер итен сагынасың.

Милли кухняларында балык бик күп, аннары нарат җиләге. Якутлар бик майлы ашыйлар, суык бит.

Безнең кухнядан аермалы буларак, якут кухнясында бөтен әйбер дә тиз пешерелә. Монда гөбәдия пешерә башласаң, катып үләсең (көлә).

Кайларда булдыгыз? Нинди җирләрдә йөрисез?

Әгәр дә Якутия аерым дәүләт булса, ул мәйданы буенча дөньяда 8нче урында булыр иде. Аргентинадан алдарак та булыр иде. Якутия – Россиядәге генә түгел, дөньядагы бердәнбер административ берәмлек. Аның территориясе – 3 миллион 83 мең чакрым квадрат. Чагыштырыр өчен, Татарстан – 68 мең.

Мордовиядән делегация килгән дә: «Нишләп сезнең монда юллар юк?» – дип әйтәләр, ди. Моңа: «Без бара торган район үзе бер Мордовия хәтлек», – дип җавап биргәннәр. Әле ул кечкенә район, бик зур районнары да бар. Шуңа күрә монда юллар юк. «Зимник», ягъни кышкы юл бар – елгага боз каткач, машиналар шуннан йөри башлый. Суык булса да, ни гаҗәп, әле боз катмаган. Шуңа күрә хәзер күп җиргә барып булмый.

Мәсәлән, «Ленские столбы»га юл юк бу вакытта. Җәй көне елгадан йөзеп баралар, кыш көне боз өстеннән, яки вертолет белән барып була. Башка төрле бару чарасы юк. Шуңа күрә мин мондагы якын-тирә җирләргә генә барам. Якын-тирә дигәне – ул, мәсәлән, 350 чакрымдагы җирләр. Монда ул ара якын санала.

«Интертат»та Якутия турында нинди материаллар көтәргә?

Мин бөтен булган эшләремне язып бетереп кайтам, дип уйлаган идем. «Якут-Саха» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Андрей Никифиров белән сөйләшү алып барганда темаларны да барладык. Ул темаларга тагын әллә ни хәтлек темалар өстәлде. Һәрбер чара – бер көн. Иртән чыгып китәсең, кич белән кайтып керәсең.

Якутлар үзләренең «Заметки» дигән социаль челтәрләрен ясаганнар, әле бүген генә презентацияләделәр. Якутия үзе шундый зур, ләкин алар һәрвакыт ничектер югалалар. Үзләре: «Зур социаль челтәрләдә без югалабыз», – диләр. Себер халкы һәрвакыт берләшеп исән калырга тырышкан. Аларның элек тә шундый сайтлары бар иде. 1999 елда мин аларның ул сайтларында утыра идем. Ул вакытта чатлар бик популяр иде. Якутларның форумнарында да бик кызык аралашулар бара иде. «Якут халкы бергә аралашсын» дигән максаттан үзләренең социаль челтәрләрен ачып җибәргәннәр. Менә шул чарада булдым бүген.

Якутлардагы тимерчелек, ат тотулары, якут киносы, якутлардагы милли рух, якут эстрадасы, гомумән, Якутия, Якутск шәһәре турында язарга җыенам. Якутск – гадәти шәһәр түгел, ул – милли шәһәр, һәм без аны бик белмибез дә. Аннары якут халкының ритуалларын, кухнясын күрсәттеләр.

Ат тота торган фермерга бардык. Ул фермер элек мәгариф министры булган. Барысы да бездәге шикелле. Бездә дә мәгариф министры фермер булды. Безнең уртаклыклар бик күп, – дип сөйләде Рәмис Латыйпов.

Рәмис Латыйповның Якутиядән материалларын «Интертат» сайтыннан укырсыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100