Рамилә Закировадан хәлвә пирогы рецепты
Үзенчәлекле пирог белән якыннарыгызны шатландыра аласыз.
Бер пирог эчлеге өчен: 300 грамм хәлвә, 3 йомырка, куерак булса 2, сыеграк булса 3-4 аш калагы каймак (авыл каймагы яки сөт өсте дә ярый), 2-3 аш калагы шикәр комы.
Барын бергә туглап камыр җәелгән табага салырга. Пирогның кырыйларын үзегез теләгәнчә ясый аласыз.
Камырның ясау буенча һәркемнең үз ысулы бар.
Ачы камыр һәм төче камыр рецептларын тәкъдим иткән идек.