Камыр (рецепт)
Тәтеш районы Килдеш авылыннан Любовь Игнатьева үзенең ачы камыр кую рецепты белән уртаклашты, дип яза "Тәтеш таңнары" газетасы. Аңардан пироглар йомшак һәм тиз искерми торган була.
2 стакан җылы суда 50 грамм чүпрә, 2 аш кашыгы шикәр комы һәм 3 аш кашыгы он болгатасың. Әлеге камырны 15 минутка җылы урынга куясың. Шуннан соң бер чәй кашыгы тоз, ярты стакан үсемлек мае, 4-5 стакан он өстәп, яхшылап басасың. Аннары савытны тастымал белән томалыйсың һәм яңадан җылы урынга урнаштырасың.
Камыр тиешенчә кабарып күтәрелгәч, аны куна тактасына төшерәсең дә азрак “ял иттереп” аласың һәм кисәкләргә бүләсең.
Якыннарының пирогны нинди эчлек белән яратканын, һәрбер хуҗабикә үзе белә.
Камыр тиешенчә кабарып күтәрелгәч, аны куна тактасына төшерәсең дә азрак “ял иттереп” аласың һәм кисәкләргә бүләсең.
Якыннарының пирогны нинди эчлек белән яратканын, һәрбер хуҗабикә үзе белә.