Рамил Юныс: «Үз-үзенә нормаль бәя куя белгән хатын-кыз икенче хатын булып бармый»
Рамил хәзрәт Юныс «Интертат»ка биргән интервьюсында ни өчен никах укытырга кирәклеге, күпхатынлылык һәм хатынны кыйнарга ярау-ярамау турындагы сорауларга җавап бирде.
«Тормышны «гражданлык никахы»ннан башлау – ул гөнаһлы тормышка аяк басу»
Хәзерге гаилә институты җимерелеп баручы заманда күпчелек яшьләр, никахны рәсмиләштерү урынына, «гражданлык никахы»н сайлыйлар. «Безгә кәгазь кирәкми, без болай да бер-беребезне яратабыз», – дип аңлаталар алар моны. Әгәрдә кеше никахсыз да бәхетле яши ала икән, никахның өстенлеге нәрсәдә соң?
Бәхетле булу җан халәтенә карап билгеләнә: кемдер гөнаһ белән бәхетле, ә кемдер гөнаһсыз да бәхетле, кемдер хәмер эчеп бәхетле, ә кемдер хәмергә якын да килмичә, физик күнегүләр ясап бәхетле була ала.
Гөнаһ бик матур башлана. Әгәр дә гөнаһ кыяфәтсез, мәхәббәтсез башланса, ул гөнаһка беркем дә аяк атламас иде. Шуңа күрә «гражданлык браклары» мәхәббәт белән башлана, ләкин аның ахыры бик аяныч.
Аннан соң, бүгенге көндә яшьләр чын мәхәббәтнең нәрсә икәнлеген аңламыйлар да бит. Өч төрле төшенчә бар: шәһвәт, гашыйк булу һәм мәхәббәт. Моның икесе мәхәббәт белән берничек тә бәйле түгел.
Шәһвәт – ул русча «похоть» була. Егетнең кызга карата шәһвәте уяна, һәм ул аны кызга: «Минем сиңа шәһвәтем уянды», – дип, әйтми бит инде. Ул аны үзенең баш миендә «мәхәббәт» дип трансформацияли, «мин сине яратам, әйдә бергә яшик инде» ди. «Шәһвәт» дигән әйбер 4 айда бетә, чөнки, психологлар әйтүенчә, төп ихтыяҗлар әлеге вакыт аралыгында канәгатьләндерелә. Шәһвәт үтәлгәннән соң, ул айнып китә дә моны «минем сиңа мәхәббәтем бетте», дип аңлата.
Гашыйк булу – ул эгоизмга якынрак. Бу очракта кеше үзе турында гына уйлый: «Мин ансыз яши алмыйм, миңа авыр, күңелсез», – ди. Кайбер кешеләр бигрәк гашыйк булучан булалар: иртә белән – бер кешегә, төштән соң – икенче кешегә, ә киләсе атнада тагын берәр кешегә гашыйк булырга мөмкиннәр. Бу да мәхәббәт кебек, әмма бу – мәхәббәт түгел, чөнки кешеләр гашыйк булган чорда гаилә тормышын башласалар, бу тормыш бер елдан алып ел ярымга кадәр генә бара, дип әйтә галимнәр.
Ә чын мәхәббәт – ул Аллаһы Тәгаләнең бүләге, ул беренче караштан туарга мөмкин. Әмма шәһвәттән, гашыйк булудан аны ничек аерырга соң? Анда күбрәк рәхимлелек, кешене аңлау бар, чын мәхәббәт вакытында үзеңне генә түгел, ә икенче кешене дә кайгырту хисе туа. Иң яхшы мисал – ул әнинең балага булган мәхәббәте.
Озын сүзнең кыскасы, тормышны «гражданлык никахы»ннан башлау – ул гөнаһлы тормышка аяк басу. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәрендә, шулай ук «Йосыф» сүрәсендә Зөләйханың Йосыфны зина кылырга чакырганнан соң, без Йосыфтан шундый сүзләрне ишетәбез: «Гөнаһлы кешеләр беркайчан да бәхетле була алмыйлар». Мөселманнар «бәхет» төшенчәсе астында ике дөнья бәхетен дә күздә тоталар: бу дөнья беткәч, ахирәт тә бар бит әле, ә тормышыбызны гөнаһ белән үткәрсәк, ахирәткә без нәрсә белән барабыз соң?
Шулай ук ирекле тормыш башлау – егет белән кызга никахсыз да торып булуны күрсәтүче үрнәк, һәм берничә елдан соң мондый тормыш алып баручылар арасында хыянәт итүләргә, җиңелчә карашка һәм бик күп төрле башка проблемаларга китерә.
Никахны купшы, барлык туганнар да белерлек итепме, әллә тыйнак кына үткәрүгә өстенлек бирергә кирәкме?
Никах һәм туй бар: никах – ул мәҗбүри әйбер, аннан башка ир белән хатын бергә була алмыйлар, ә туй – ул Пәйгамбәребез сөннәте, ягъни шатлык белән уртаклашу, гаилә коруыңны башкаларга җиткерү өчен оештырыла. Туйны үткәрү рәвеше дини яктан билгеләнмәгән, кеше үзенең мөмкинлегенә карап үткәрергә тиеш. Бүгенге көндә хәтта никах белән генә чикләнүчеләр дә бар: әти-әни килә, имамны чакыралар, никах укыйлар да яши башлыйлар. Аллаһы Тәгалә каршында да, кешеләр каршында да беркем аларга дәгъва белдерә алмый.
Рамил хәзрәт, сез туйның банкет өлеше мәчетләрдә уздырылуга ничек карыйсыз? Бу – дөресме?
Әгәрдә никах җырларсыз, биюләрсез, матур сүзләр, вәгазьләр әйтеп уза икән, аның мәчеттә уздырылуы каршылык тудырмый.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Зина кылучы ир-атка бары тик зина кылучы хатын-кыз яки мөшрик (Күп аллага ышанучы – «Интертат» иск.) кенә кияүгә чыга ала», – ди. Шул ук әйбер хатын-кызларга да кагыла. Ә хатын-кызның яки ир-атның зина кылучы булуы өйләнешкәннән соң гына ачыкланса, икенче кеше нишләргә тиеш? Аерылышыргамы?
Мин әйтмәс идем аерылырга кирәк дип. Бу очракта кешенең аерылырга хакы бар, әгәр дә әлеге әйбер алдан хәбәр ителмәгән яки сорап та ялганлаган булса. Икенчедән, әгәр дә бу кеше Аллаһы Тәгалә каршында тәүбә иткән булса, җинаятькә сабыр итеп яшәргә мөмкин.
Пәйгамбәребезнең икенче хәлифе Гомәр ибнел-Хәттаб вакытында шундый вакыйга була. Зиначы кыз тәүбә итеп, дин юлына баса, яулыклар бәйләп йөри башлый. Бер көнне ул кызның кулын сорарга мөселман егете килә. Кызның энесе Гомәр ибнел-Хәттаб янына бара. «Минем апамның кулын сорарга мөселман егете килде, ләкин апа элегрәк зиначы булып йөрде. Бу егеткә моның турыда әйтергәме-юкмы?» – дип сорау бирә. «Апаң тәүбә иттеме? Шуннан соң нәрсә үзгәрде?» – дип сорый Гомәр ибнел-Хәттаб. «Әйе, аның киеме дә, әхлагы да, гыйбадәтләре дә үзгәрде», – ди егет. Шуннан соң хәлиф, кызның яшәү рәвеше үзгәрү – аны Аллаһы Тәгаләнең кичерү билгесе булуын әйтә, ә Аллаһы Тәгалә кичергән икән, моның турыда башкаларга әйтергә кирәкми, ди.
Әмма зина кылучы кеше тәүбә дә итмәгән һәм итәргә дә җыенмый икән, бу очракта кешенең гөнаһны янәдән кабатлау проценты бик югары, чөнки кешене туктатырга мөмкин фәкать тәүбә генә.
Дин буенча егет белән кыз никахка кадәр 3 тапкыр күрешергә тиеш, әмма мин, бу гына җитми, дип саныйм. Иң азы – ярты ел күрешергә кирәк, чөнки бүгенге көндә кешене аңлап бетерү бик авыр. Һәм шушы аралашу барышында егеттә яки кызда булган «кызыл флагларны» күрергә була. Мәсәлән, кафега кергәч, егет яки кыз башкаларга елмая, сөйләшә, ягъни «флиртовать» итә икән, бу – «кызыл флажок». Хәзер яшьләр очрашалар, әмма бер-берсен өйрәнмиләр, каршыларында кем утыруын, үзләренә туры килү-килмәвен аңламыйлар. Аллаһы Тәгалә зина кылучыларда булган «кызыл флажокларны» да күрсәтә, әмма күпчелек аңа игътибар гына итми.
«Ир-атларның 95 проценты күпхатынлылыкка әзер түгел»
Исламда ир-атларга барлыгы 4 хатын алырга ярый. Ә нәрсәгә кирәк соң ул икенче, өченче һәм дүртенче хатын? Һәм бүгенге җәмгыятьтә ир-атлар күпхатынлылыкның хикмәтен аңлыйлармы икән?
Аллаһы Тәгалә ир-атларга 4 хатынны хәләл кылган, шундый мөмкинчелек бар, әмма асылда ир-ат кеше 1 хатын белән яши. Аллаһы Тәгаләнең күпхатынлылыкны рөхсәт итүенең төрле сәбәпләре бар, һәрбер кеше, үз гаиләсендәге халәткә карап, үзенең проблемасын чишү өчен, күпхатынлылыкны сайларга мөмкин.
Бүгенге көндә ир-атларның күбесе, 95 проценты, күпхатынлылыкка әзер түгел. Ә алар ничек эшли? Ир-ат хатын белән яши, 1-2-3 бала алып кайталар, һәм әкертен генә моны бу тормыш туйдыра, бернинди кызыгы да калмый, аңа «драйв» кирәк була башлый. Ул тормышның яме югалу сәбәбен ачыкламыйча, барысында да хатынын гаепләп, «кәкре йортны» саклау өчен берәр терәк эзли башлый һәм таба: бер кызны икенче хатын итеп алырга уйлый.
Ул кыз каян килеп чыккан, һәм аңа бу проблема нәрсәгә кирәк соң? Ә сәбәп шунда – кызның да проблемалары бар, чөнки үз-үзенә нормаль бәя куя белгән хатын-кыз икенче хатын булып бармый. Нәрсәгә аңарга проблемалы егет, ул «чиста» егеткә кияүгә чыга. Ә бу кыз коткаручы функциясен башкара, аңа проблемалы егет кирәк, аның янында гына ул үзен уңайлы хис итә.
Ләкин бер хатын белән сәясәтне алып бара алмаучы ир-атның икенче гаиләсендә дә 2-3 елдан соң нәкъ шундый ук проблемалар туачак.
Ике хатынлылыкка лаек булган ир-атлар бик аз, алар «олы» кешеләр. Сүз яшь турында түгел, ә үзләрен олыларча тоту турында, чөнки күпчелек үзләрен инфантиль рәвештә тота, аларга уйнарга гына кирәк. Бүгенге көндә икенче хатын алу – ул бер проблеманы чишмичә, икенче проблема тудыру. Бу мәсьәләгә җиңелчә, балалар кебек кенә карарга ярамый.
Хәзерге көндә беренче хатыннарына хәбәр итмичә генә икенче хатын алучылар бар. Мондый никах никадәр дөрес? Башкалар бу хакта белмәгәч, икенче хатын алу сөяркә белән яшәүгә генә кайтып кала түгелме соң?
Дөреслек һәм намуслылык хәерлегә алып бара, ә хәерле әйбер – җәннәткә. Ялган алып бара бозыклыкка, ә бозыклык алып бара җәһәннәмгә. Иң әүвәл гаделлектән башланган эшне Аллаһы Тәгалә үзе җайлый.
Күптән түгел шәхси оешмада бер хәлгә тап булдым. Оешмага нигез салучы – ир-ат, ә хатыны – оешманың мөдире. Ир-ат шушы оешмада эшләүче бер хатын-кызга гашыйк була һәм үзенең теләген хатынына әйтә. «Син оешманың яртысын алып, миннән аерыла аласың яки без өчәү бергә яши алабыз», – дип тәкъдим итә ул. Барлык хезмәткәрләрне җыеп, аларга да үзенең ниятен белдерә. Менә аларның тормышлары хәзер бергә бара.
Бу ир-ат әлеге хәлне үзенчә хәл иткән: хатынына да, башкаларга да икенче хатын алу исәбен белдергән, ә кемнәрдер яшереп яшәү юлын сайлый. Ир-атлар шулай үзләре өчен хәерлерәк булган юлларны эзләп карыйлар инде.
Әгәр дә ир-ат үзенең шәһвәте турында гына уйлап түгел, ә хатыны, балалары һәм аларның тормыш сыйфатын үстерү өстендә эшли икән, моннан да хәерлерәк әйбер юк. Бүгенге көндә әтиләр бала тәрбиясе турында уйламыйлар, аларның башында акча эшләү һәм «җүләр шәһвәт» уйлар гына. Хатын тәрбиясе дә, бала тәрбиясе дә, дин турында да уйламыйлар.
Рамил хәзрәт, сез үзегез икенче хатын алучыларга никах укыйсызмы?
Миңа андый никахны укырга сорап килүчеләр бар, ләкин мин үзем андый никахларны укырга яратмыйм. Ә икенче хатын алу максаты белән килүчеләргә мин, сезгә аңлаткан кебек, нәрсәгә барганнарын, әлеге юлның дөресме-юкмы икәнлеген аңлатырга тырышам.
Ни өчен исламда туганнан туганнарга өйләнешергә рөхсәт ителә? Бу – бик якын никах бит.
Дини яктан туганнан туганнарга өйләнешү рөхсәт ителгән, әмма ераграк булган саен хәерлерәк. Элегрәк кешеләр кабиләләргә берләшеп яшәгәннәр, һәм кыз белән егет, башка кабиләләр белән кан кушылмасын өчен, үзләренә парны шул кабиләләрдән генә эзләгән. Хәзерге вакытта әлеге кагыйдәнең үтәлүе безнең өчен актуаль түгел.
«Хатын-кызга беркайчан да кул күтәрергә ярамый»
Кайбер гаиләләрдә бик көнче ир-атлар бар. Көнчелек ачуланышуларга, ызгыш-талашка һәм кайвакыт ир тарафыннан хатынга кул күтәрүгә дә китерә. Хатын-кызга әлеге хәлне дөрес итеп ничек хәл итәргә?
Бу мәсьәләгә бер төрле җавап биреп булмый, чөнки һәрбер ситуация үзенчәлекле.
Ир-атның ачулану сәбәбен аңларга кирәк: аны кимсеткәннәрме, әллә башка берәр сәбәп бармы. Мәсәлән, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) таудан Җәбраил галәйһиссәләмне күреп кайткач, үзен юрганга төреп куярга сорый. Хәдичә аны төреп куя, аннары үзенә килгәч, Пәйгамбәребез ниндидер зат күрүе турында сөйли. Хәдичә анабыз шунда аны күтәрә башлый: «Син гөнаһ кылмыйсың, фәкыйрьләргә ярдәм итәсең, туганнар белән араны өзмисең, сиңа начар зат күренә алмый», – дип, күңеленә тынычлык бирә.
Шуңа күрә хатын-кыз ир-атка, иң беренче чиратта, өмет бирергә тиеш. Акыллы хатын-кыз һәрбер хәлне, каршылыкны үзенең мәхәббәте, йомшаклыгы, хикмәте, иманы белән чишә белергә тиеш. Ачуланган ир-атны, тәкәгә тәкә барган кебек, тагын да артыграк ачуландырырга кирәкми. Әмма, кызганычка, безнең җәмгыятьтә кызларны – хатын булырга, ә егетләрне ир булырга өйрәтмиләр.
Диндә хатын-кызга кул күтәрергә ярыймы?
Хатын-кызга беркайчан да кул күтәрергә ярамый, чөнки Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) безгә андый үрнәк күрсәтмәде. Хатын-кызга кул күтәрү – ул ир кешенең зәгыйфьлеге билгесе. Хатын-кызны беркайчан да кул күтәреп җиңеп булмый, хатын-кызны бары тик хөрмәт һәм мәхәббәт белән генә җиңәргә була. Аны җиңәргә дә кирәкми, чөнки Пәйгамбәребез: «Хатын-кыз кабыргадан яралган, ә кабырга бераз кәкрерәк, аны турайтып маташмагыз инде», – дигән.
Хатын-кыз ир кешегә охшамаган, аның баш мие дә икенче төрле эшли бит. Ир кеше акыллы сүзе, дөрес фикере белән генә хатынын буйсындыра ала. Аннан соң чын ир-атка, хатын-кызга терәк булу өчен, ике сыйфат хас булырга тиеш: беренчесе, көчле, авыр ситуациядә башын имәүче һәм икенчесе – ышанычлы.
Шуңа күрә тавыш күтәрүче, хатынын кыйнаучы, сугучы – ул үз-үзен хөрмәт итмәүче кеше, чын ир-атның әмере ул дәшмәгәндә дә үтәлә.
«Өч талак әйтелеп, гыйддә вакыты узганнан соң, ир белән хатын бергә була алмыйлар»
Безнең халык ачуланышкан вакытта «талак» әйтергә ярата. Кайчакта аны 1 тапкыр, ә кайчак 3 тапкыр да әйтәләр. 3 тапкыр әйтелгән талак 1 тапкыр әйтелгәннән нәрсә белән аерыла? Һәм нинди очракта ир белән хатынга никахларын яңартырга кирәк?
Теләсә нинди очракта да «талак»ны бер мәртәбә генә әйтергә кирәк, ләкин «талак» дип әйтмәү – тагын да әйбәтрәк. Чөнки Рәсүлебез Мөхәммәд (с.г.в.): «Талакны мәзәк буларак та әйтмәгез», – ди. Бер тапкыр әйтелгән «талак» та бер кая китми, ул җыелып бара. Ир кеше гомере дәвамында яки берьюлы 3 тапкыр әйтте икән талакны, бу хатын-кыз икенче ир кешегә кияүгә чыгып аерылмыйча яки икенче ире үлмичә, болар бергә була алмыйлар.
Аллаһы Тәгаләнең хатын-кызга икенче ир-атка кияүгә чыгарга кушуының үз хикмәте бар. Мәсәлән, ир белән хатын уртак тел таба алмагач, ире хатынына бер тапкыр «талак» дип әйтә. «Талак» бер тапкыр әйтелгәч, Аллаһы Тәгалә аларга 3 ай (гыйддә вакыты) уйларга вакыт бирә. Гыйддә вакыты узып та дуслашмагач, икенче һәм өченче «талак» бирелә, һәм алар аерылган дип саналалар. 3 талак әйтелеп, гыйддә вакыты узганнан соң, ир белән хатынның бергә булу мөмкинлеге бүтән юк.
Ә ник Аллаһы Тәгалә бу хатынга кияүгә чыгарга куша? Карау өчен. Яңадан кияүгә чыкканнан соң, хатын-кыз ире белән матур гына яшәп китә икән, шул рәвешле Аллаһы Тәгалә ир-атка хатынының туры килмәвен күрсәтә. Әмма хатын-кыз икенче иреннән «пробка кебек атылып чыга» икән, Аллаһы Тәгалә: «Сез бер-берегезгә тиң, хәзер инде бергә булыгыз», – ди.
Ир белән хатын арасында бернинди җылы мөнәсәбәтләр калмаган, әмма алар «балаларны ятим итмик», «әти-әни, кешеләр алдында уңайсыз» дип, аерылышмыйлар икән, мондый гаиләләрне саклауның мәгънәсе бармы?
Психология буенча әгәр дә гаилә өч стадияне үткән булса, андый очракта бергә яшәүнең мәгънәсе калмый.
Беренчесе, тәнкыйть. Тәнкыйть белән зарлануны аерырга кирәк: әгәр дә, мисал өчен, ир-ат өйгә кайтып, хатынына идәнне матур юмавын әйтеп, чистарак юарга киңәш итә икән, бу – зарлану. Әгәр дә ир-ат хатынын идән юа белмәүдә гаепли башлый икән, бу – тәнкыйть инде. Бу – гаилә җимерелүнең беренче стадиясе.
Икенчесе, тәнкыйтьтән мәсхәрәгә күчү. «Синең кулыңнан килми, алынма» кебек сүзләр белән бер-береннән көлә башлыйлар.
Өченчесе, бер-берсеннән ябылалар. Бер фатирда яшиләр, әмма сөйләшмиләр дә, бергә утырып чәй дә эчмиләр, бер-беренең кирәген дә күрмиләр.
Мондый очракта мин: «Бер-берегезнең мөнәсәбәтләрен терелтәсез яки аерылышасыз», – дип әйтәм. Мин үзем һәрвакытта гаиләне саклап калу ягында, әмма гаилә сиңа авырлык, зыян гына китерә, балалар бәхетсез икән, мондый очракта матур итеп, балаларга аңлатып, аерым яшәү хәерлерәк. Ләкин барлык этаплар да узылган һәм гаиләне саклап булмый, дигән нәтиҗәгә килгән очракта гына.