Рамил Шәрәпов Казан циркында сугышкан филләргә багышлап җыр язган
Артист яңа видео куйган.
Рамил Шәрәпов яңа видео куйган һәм «филләр өчен борчылам инде», дип язган. Видеода артист Казан циркында сугышкан филләргә багышлап җыр башкара.
Яз җитү сәбәпле, филләргә мәхәббәт кирәк, дип тәмамлый артист җырын.
«Беренче варианты яхшырак», «27 мартка циркка билет алдык, барыргамы икән, борчылабыз, киңәш бир Шәрәпҗан», «Молодец, Шәрәпҗан. Көн кадагын дөрес сугасың», «Дөрес җырлыйсың. Мәхәббәт вакытлары җиткән булгандыр. Алар да бит җан иясе», — дип комментарий язган артистның виртуаль дуслары.
Кайбер инстачыларга баянчысының елмаюы кызык тоелган.
Казан циркында тамаша вакытында бер фил икенчесен төртеп екканы турында язган идек.