Моңа кадәр әлеге факт буенча Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тикшерү оештырды.
Арча башлыгы сеңлесе авыр хәлдә калган Рамил Шәрәфиевкә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.
Татарстан прокуратурасы Арча хастаханәсендә яшүсмерне тиешенчә тикшермәү турындагы эш материалларын Тикшерү комитетына тапшырган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.
Бүген Тикшерү комитеты Арча район хастаханәсендә яшүсмер кызны тиешенчә тикшермәү сәбәпле, «иминлек кагыйдәләренә туры килми торган хезмәт күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Арча районы прокуратурасы әлеге карар белән килешкән. Карар законлы һәм нигезле дип табылган. Тикшерү аерым контрольгә алынган. Бу турыда Татарстан прокуратурасының инстаграмдагы сәхифәсендәге сториста хәбәр ителә.