news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәраповның ачуын чыгарганнар: «Үз мужикларыгызны тикшерегез»

news_top
Рамил Шәраповның ачуын чыгарганнар: «Үз мужикларыгызны тикшерегез»
социаль челтәрләр

Хейтерлары юмор остасы Рамил Шәраповның ачуын чыгарганнар. Бу көннәрдә артист Лилия Хәмитова репертуарындагы «Мәхәббәт шушыдыр» җыры тирәсендәге чыккан хәлгә кагылышлы шаян видео чыгарган иде. Хәтерләсәгез, «Мәхәббәт шушыдыр»ны күптән түгел генә яздырган Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина, аны Ильмира Нәгыймова да башкаруын ошатып бетермәде. Рамил исә бу ситуация турында шаяртып, җырны кыярга су сипкәндә үзенең дә башкаруын сөйләде.

«Беркөнне, Азат Абитов белән Ильмира Нәгыймова җыр бүлә алмыйлар, дип видео чыгарган идем. Аны башка аккаунтлар эләктереп, үзенә куйган. Җәмәгать, минем турыда язганнарны күрсәгез сез анда… Мин үземнең аның кадәр хейтерларым бар дип уйламаган идем. Язганнар, имеш, мин исерек дип. Мин аңламыйм, 60-70 яшьлек апаңнар мине исерек дигәннәр. Нәстәмә карап диагноз куйдылар икән, шунысы кызык миңа.

Хөрмәтле «красапетка»лар, зинһар өчен, үз мужикларыгызны тикшерегез әле. Мин бит кеше мужигы. Минем койрык бозга каткан инде, үз тикшерүчем бар.

Яртысы – «исерек», яртысы «юләр» дигән. Минем сторисларны караучылар, сезгә әйтәм: айнык мин! Эчми торган кешене ничек исерек дип әйтеп була?» – дип канәгатьсезлек белдергән артист сторисларында.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 июль 2024
    Исемсез
    Рамил жаным син бик эйбэт кеше , кеше сузен тынламагыз ,
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар