Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрәпов төркеменнән тагын бер артист киткән

news_top_970_100
Рамил Шәрәпов төркеменнән тагын бер артист киткән
социаль челтәрләр

Нәкъ сезон уртасында татар эстрадасы артисты, юмор остасы Рамил Шәрәповның төркеменнән тагын бер артист киткән. Рамил белән узган ел гына хезмәттәшлек итә башлаган Гүзәлия Хөснетдинова әлеге адымы турында социаль челтәрләрдә сөйләде.

Әле ишетеп бетермәгән кешеләр бар икән. Дөрес, дөрес, киттем мин Шәрәповтан. Көтмәгез мине башка концертларда, – дип сөйли ул сторисларында. «Өзелде аралар, йөрәктә яралар», – дип, Гүзәл Уразова репертуарыннан җырын да урынлы гына кулланып куя.

«Туйдык бер-беребездән. Отпускыда без», – дип язса да, сүзләреннән аңлашылганча, Гүзәлия Рамил белән тискәре мөнәсәбәтләрдә калмаган. Чөнки ул тамашачыларга элекке «босс»ының концертларына барырга тәкъдим итә. «Шундый шәп концертны калдырырга ярамый. Кемнәр белми, белегез», – ди.

Гүзәлия үзенең «бушлык»ка китүен дә хәбәр итә. «Әлегә эшләмибез. Кая киттең, кая урнаштың, дип, бик күп сораулар килә. «Ушла в никуда». Әлегә мин эш эзләүдә. Эзләгән генә юк. Кемнәр белән эшләрмен – әлегә әйтә алмыйм. Мөгаен, концертлар белән берәр эшне параллель алып барырмын. Чөнки минем сәхнәдән дә китәсе килми. Аллаһы Тәгалә юлын күрсәтер әле», – ди артист.

Узган ел Рамил Шәрапов командасында 5 ел актриса булып эшләгән Рәзилә Динмөхәмәтова да үзенең төркемнән китүе турында хәбәр иткән иде. Ул, бергә эшләгән хезмәттәшләрен гаепләп, социаль челтәрләрдә зур гына язма урнаштырды. Рәзилә коллегаларын үзе турында төрле гайбәтләр таратуда, ямьсез сүзләр сөйләүдә, көнчелектә гаепләп чыкты.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 24 март 2025
    Исемсез
    Рамил Шәрәповны халык ярата. Равил ага Шәрәфиев пенсиягә киткәндә урынына Рамил Шәрәповны калдырыр, дип көткән идем. Рамил хезмәт юлын Буа татар дәүләт театрында башлаган артист бит. Ул булдыра торган егет.
  • 24 март 2025
    Исемсез
    Кем бу,исэн йоре,узе турында бик боек фикердэ.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100