Рамил Шәрапов артистка Рәзиләнең гаеп атуы турында: «Бу күптән халыкка чыккан булыр иде»
Татар эстрадасы артисты, юмор остасы Рамил Шәрапов төркемендә 5 ел актриса булып эшләгән Рәзилә Динмөхәммәтова социаль челтәрләрдә төркем җитәкчесен һәм элек бергә эшләгән сәхнәдәшләрен гаепләп чыккан иде. Рамил Шәрәпов та бу уңайдан үз фикерен белдерде.
Артистларның төркемнәрендәге артистлар даими алышынып тору – гадәти хәл. Ниндидер үпкәләшүләр булып, төркемнең берәр вәкиле китеп барган очракларда да, бу, гадәттә, читкә таралмый. Әлеге очракны да, кем төркеменә кем килмәс тә, кем китмәс, дип кенә калдырыр идек тә, Рәзилә элекке хезмәттәшләренә шактый каты бәрелә. Ул аларны көнләшүләрдә, артыннан үзенең исемен пычрата торган сүзләр сөйләп йөрүдә гаепли. Гаиләле ир-атлар тарафыннан игътибар, кайвакыт бәйләнүләр булуны да кире какмый.
Бу хакта биредә язган идек:
«Интертат» әлеге хәлләрне аңлатуын сорап шалтыратканда, Рамил Шәрапов Рәзиләнең постын бөтенләй күрмәгән иде әле. Социаль челтәрләрдә утырырга җае да юктыр, соңгы арада «Шарапов-шоу» «Ебблей сезоны» программасы белән гастрольләрдән кайтып керми. Шулай да, язмага күз салганнан соң, Рамил үзенең фикерен белдерергә булды.
Рамил Шәрапов: «Гел гайбәттән генә торучы өлкә – шоу-бизнес өлкәсендә эшлибез инде»
Рәзиләнең язмасын укып чыктым, әмма нәрсә әйтергә теләгәнен ахыргача аңлап бетерә алмадым.
Рәзилә белән 5 ел бергә эшләдек. Аның минем төркемнән киткәненә инде ярты елдан артык вакыт узды. Киткәндә матур гына саубуллашкан идек. Үпкәсе, әйтәсе сүзләре калган булса, номер саклангандыр, шалтыратып, барысын да үземә җиткерсә дә була иде.
Минем төркемдә Рәзилә генә түгел, башка артистлар да эшләп чыкты. Барысы белән дә әйбәт кенә таралыштык. Чөнки артистлар белән баштан ук, ничәдер сезон бергә эшләүне күздә тотып кына сөйләшенелә. Аларның һәрберсенең үз планнары, үз юлы, берсе дә мәҗбүри рәвештә, контракт төзеп эшләми. Кем миндә эшләгән, барысына да, үз юлларын табып, исән-сау эшләсеннәр, дип кенә телим. Һәрберсенең үз юлы, һәрберсенең Ходай Тәгәлә биргән үз ризыгы.
Репетицияләр турындагы сүзләргә аерым тукталып, шуны әйтәсем килә – кайсы гына профессиональ театрны алсак та, спектакль алдыннан репетицияләр булганны беләбез. Мин дә, театрда эшләгән кеше буларак, репетицияләргә аерым игътибар бирәм. Халык алдында чыгыш ясар өчен син формада булырга тиешсең, булган материалны, һичшиксез, кабатлап чыгарга кирәк. Безнең очракта да, концерт саен репетиция ясау – ул нормаль күренеш. Кемнеңдер, бәлки, ул калыпка керәсе килмидер. Әмма минем, профессиональ актер буларак, репетиция ясамыйча сәхнәгә чыкканым юк.
Нинди гайбәтләр турында сүз бара соң, Рамил? Кемдер Рәзилә турында «бәби тапкан» дип сөйләгәнме?
Дөресен әйткәндә, үзем дә аңлап бетермәдем. Миннән: «Рәзиләгез кайда?» – дип сораучылар булды. «Рәзилә безнең төркемнән китте, хәзер аның үз юлы. Бәлки, берәр кайчан күрешергә дә туры килер», – дип матур гына җавап кайтара идем. Белмәгән килеш, кеше турында «ул бәби көтә» дип әйтеп булмый бит инде.
Имеш-мимешләр минем турыда да күп йөри. Һәрберсенә игътибар бирә башласам, нәрсә булып бетә инде ул? Гомумән, без болай да гел гайбәттән генә торучы өлкә – шоу-бизнес өлкәсендә эшлибез инде.
Бәлки, ул коллективта берәрсе белән уртак тел таба алмагандыр? Сез белеп бетермәгән нәрсәләр дә булмадымы икән?
Алай дип әйтмәс идем, Аллаһка шөкер, әйбәт кенә эшләп килдек. Эш җитәрлек иде, гастрольләрдә бик бердәм булып йөрдек.
Сезон бит апрель аенда ук ябылды, нигә Рәзилә бу үпкә сүзләрен хәзер генә әйтергә булган, шуны аңламыйм мин. Инде күпме сулар акты, дигәндәй.
Рәзилә артистларның яшь кызларга бәйләнүе турында да яза.
Беләсезме, хәзер шундый заман, әгәр дә берәрсе бәйләнә икән, кеше бара да судка гына бирә. Андый эшләр белән шөгыльләнү өчен полиция бар.
Безнең төркемдә андый ямьсезлекләр булган булса, бу инде күптән халыкка чыккан булыр иде.
Кемнәр бездә эшләп китте, мин аларга чын күңелдән рәхмәтлемен. Исән-сау булcыннар, уңышлы юллар гына теләп калам барысына да.
Рәзилә урынына төркемгә кем килде? Гүзәлияме?
Бездә кемнеңдер урынына кемнедер алу дигән нәрсә юк. Концертыбызның стилистикасы ел саен алмашынып тора. Элек, мәсәлән, театральләштерелгән тамашалар куйсак, хәзер күбрәк стендап форматына басым ясыйбыз. Бу сезонда минем төркемгә Гүзәлия генә түгел, башка яңа артистлар да өстәлде. Ике баянчы алдым, вокалистканы алыштырдым, Гүзәлия килде. Төркемебез тагын да зурайды, дип әйтик. Төркемнең ел саен алышынып торуы ул – гадәти хәл. Бу үзенә күрә бер яңа сулыш та әле. Тамашалар гел бертөрле була алмый, халыкка һәрдаим яңалык кирәк. Аллаһка шөкер, төркемебездә барысы да әйбәт, – диде безгә Рамил.
Рәзилә Динмөхәммәтова: «Татар эстрадасыннан күңелем кайтты»
Интертат Рәзилә Динмөхәммәтовадан да Рамил Шәрапов төркеменнән китүенең, ни өчен үпкә сүзләрен яңа гына белдерүенең сәбәпләрен сорашты. Актриса үзенең постына шактый яшерен мәгънә салып язган иде. Андагы кайбер аңлашылмаган урыннарга да ачыклык керттек.
Әйе, безнең сезон апрель аенда ябылды, мин төркемнән шул вакытта киттем. Мине, сәхифәмдә язуымча, инде төркемдә эшләгән вакытта ук яратып бетермиләр иде. Коллективтан ел саен кызлар китеп барды, чөнки акчаны аз түләделәр, ә нагрузкабыз зур килеш кала бирде. Мәсәлән, без мәдәният йортына концерт башланырга 4 сәгать кала килә идек. Шул вакыт эчендә репетиция ясарга да, костюмнарны үтүкләргә дә, кибеткә барып азык-төлек алып кайтырга да кирәк. 5 литрлы шешәләр белән су алып кайтырга мәҗбүр була идек. Кызлар түзә алмыйча китеп бара иде, ә егетләр аларны минем аркада китәләр дип сөйләп йөрделәр.
Мин акланмыйм, чыннан да, характерым җиңел түгел. Әмма минем төркемдәге берсе белән дә кычкырышып, талашып йөргәнем булмады. Яңа килгән яшьрәк кызларга кайбер нәрсәләрне аңлатырга, вазифаларны бүлеп бирергә туры килә иде. Шуны ошатмаган вакытлары да булды. Без, мәсәлән, төркемдә 3 кыз. Кемдер кибеткә чәйгә әйберләр алырга чыга, кемдер реквизитларны тәртипли, кемдер киемнәрне үтүкли. Бөтен эшне дә бер кеше генә эшли алмый бит. Барысын да бүлешеп башкара идек.
Болары – бер хәл. Әмма мин төркемнән киттем бит инде, нигә андагылар һаман тынычлана алмый соң? Күптән түгел генә бер авылда минем турыда «бәби тапты» дип гайбәт таратканнар. Клуб мөдирләре мине сорап килгән булган. Ничек шундый сүз чыгарырга була, башыма сыймый. Кеше артыннан шулай гайбәт сөйләп йөрү – бик зур түбәнлек.
Сез Рамил Шәрапов төркеменнән тавышланмыйча гына киттегезме?
Мин, әлеге төркемгә килгәнче, «Мунча ташы» юмор театрында эшләгән идем. Аннан киткәндә дә, әлеге төркемнән киткәндә дә, җитәкчелек миңа «дуслар булып калыйк» диде. Чөнки алар үзләренең репутацияләре өчен борчылды.
«Мунча ташы»ннан киткәч тә, минем югалуыма аптырап, хатлар язучылар бик күп булды. Сәбәпләрен социаль челтәрләрдә сөйләргә туры килде. Ә Рамилнең төркеменнән киткәндә мин дәшмәдем, төркемгә рәхмәтләр әйтеп саубуллаштым. Әмма хәзер түзәр хәлем калмады. Нигә инде, күпме вакыт узганнан соң да, минем турыда ямьсез сүзләр сөйләп йөриләр? Китүемнең сәбәбе итеп берәр нормаль әйбер уйлап чыгарсалар да ачуым бу кадәр үк килмәс иде.
«Мунча ташы»ннан китүегезнең сәбәбе нәрсәдә иде?
О, анда тулы бер «Санта-Барбара» булды. Ульяна апа (ред. – Князева) киткәч, аның урынына башка артистка килде. Аның белән аңлашылмаучанлыклар чыкты. Бик усал кеше иде, мине бик рәнҗетте ул. Берсендә кунакханә бүлмәсендә сериал карап ятам. Ул әнисенә шалтырата башлады. Миннән телефонымның тавышын кысуын сорагач, минимальгә күчереп куйдым. Ләкин аңа алай да ошамады, барысы да ишетсен өчен, ишекне коридор ягына ачып куеп, миңа: «Өлкәннәрне хөрмәт итмисең, кешедән көләсең», – дип кычкыра башлады, җитәкчелеккә шалтыратты. Алар, мине каршыларына утыртып, бик каты ачуландылар. Бу хәлгә бик рәнҗесәм дә, эчкә йотып, эшләвемне дәвам иттем. Әмма тагын бер артист белән каршылыклар килеп чыкты. Ул миннән бик каты көнләшә башлады. Кайсыдыр шәһәрдә халыкның миңа кулны күбрәк чабуыннан башланды бугай ул хәл. Гел кырын карый башлады, мөнәсәбәте үзгәрде.
Кыскасы, 2 ел эшләгәннән соң, мин кая килеп эләгүемне аңлап алдым. Акча да тотып тормады. Минем өчен һәрбер коллективта иң мөһиме – үзара мөнәсәбәт, җылы атмосфера.
Рамил Шәрапов төркеменә ничек килеп эләккән идегез?
– Аның төркеменә очраклы рәвештә генә килеп эләктем. Рамил мине «Кил, утыр яныма» клибында төшәргә чакырды. Клип чыгып, берәр ел узгач, яңадан шалтыратып, бергәләп миниатюралар куярга, концертлар белән йөрергә тәкъдим итте. Баштарак төрле авыллар буйлап йөрдек, «раскачка» булды, дип әйтик инде. Соңгы елларда гына күтәрелеп киткән идек. Моңа пандемиядән соң килеп чыккан Шәрәпҗан образы да бик ярдәм итте, концертлар артты, төркем зурайды.
Бәлки, коллективта нормаль атмофера булса, эшемне алга таба дәвам да иткән булыр идем. Әмма мин гайбәтләр, көнләшүләрне яратмыйм, минем андый эштә эшлисем килми.
Постыгыздагы ир-атларның кызларга бәйләнүе турындагы урыны аңлашылып бетми.
Төркемдәге ир-атлар тарафыннан флиртлар, төрле сүзләр даими булып торды. Миңа бәйләнгәннәре дә булды. Үбешергә «лезли». Әмма мине бервакытта да өйләнгән ир-атлар кызыксындырмады. Мин һәрвакыт аларны кире кагып килдем.
Сез репетицияләрнең һәр көнне булуына, үзегезгә биергә авыр булуы турында әйтәсез. Төркемгә «бии алмыйм» дип әйткәнегез булдымы, Рәзилә?
«Мин биюче түгел, миңа авыр», – дип гел әйтә идем. «Син бит артист, артист булгач, бии белергә тиешсең», – дигән җавап кына ишеттем. Артист мин, килешәм. Ләкин авырлыгым зур булгач, аякларым бик нык арый иде. Биюе бик авыр булды миңа.
Сез – профессиональ актрисамы, Рәзилә? Алга таба киләчәгегезне кайда күрәсез?
Мин – Казан театр училищесын һәм Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган актриса. Әмма татар эстрадасында башка эшлисем килми инде, күңелем кайтты. Җәй көне дә төрле тәкъдимнәр килеп торды. Әлегә мин ял итәм, көч җыям. Беркая да ашыкмыйм.
Рәхмәт, алга таба күңелегез теләгән коллективка эләгеп эшләргә язсын.
Рәзилә Динмөхәммәтова – Рамил Шәрәпов төркеменең бер бизәге иде, дигән фикерем белән күпләр килешер, мөгаен. Дөресен әйтеп сөйләшергә кирәктер, татарча юмор осталарыбыз бармак белән генә санарлык безнең. Аеруча хатын-кызлар юмор өлкәсенә килергә бер дә ашкынып тормый. Шуңа күрә, ичмасам, булганнарын саклыйсы, татарча юморны үстерүгә өлеш кертүче артисткаларыбызны сәхнәдә күрәсе килә.
«Интертат», мәсьәлә чишелеш табар, артистлар үзара килешерләр, дип өметләнә. Болай итеп бер-береңә ямьсез сүзләр ату да – бер дә матур хәл түгел. Татар эстрадасында җыр бүлешә алмау, авторлык хокуклары һәм башка темаларга гаугалар болай да гел булып тора. Мәдәниятебезнең, мәдәният вәкилләренең милләт йөзе булуын онытмасак иде.