news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрапов яллап яшәгән фатирыннан чыгып киткән: «Гаилә сыналган вакытлар да шушында»

news_top
Рамил Шәрапов яллап яшәгән фатирыннан чыгып киткән: «Гаилә сыналган вакытлар да шушында»
Видеодан скриншот

Юмор остасы Рамил Шәрапов шушы айларда Казан янындагы бистәдә урнашкан, яңа төзелгән йортына күченде. Казан фатирларына җылы бирү тукталгач, Шәраповлар, ремонты төгәлләнмәгән, караватлары да булмаган өйләрендә яши башлады. Моңа кадәр артист гаиләсе фатир яллап яшәгән. 6 ел яшәгән гаилә куышыннан киткәндә, Рамилнең күңеле тулган.

«Бүген хуҗабикәгә фатирны тапшырдым. 6 ел шушында тордык. Әллә нәрсә купшы булмаса да, һәр почмагы якын. Шушында улым, кызым балалар бакчасына китте. Аннан мәктәпкә. Шарапҗанның кызыклы видеолары да шунда… Гаиләнең сыналган вакытлары да шунда… Рәхмәт сиңа, безне үз иткән фатир», – дип хушлашкан артист гаилә учагы белән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар