news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрапов блогер Олесяның оятсыз соравына җавап биргән

news_top
Рамил Шәрапов блогер Олесяның оятсыз соравына җавап биргән
Фото: Рамил Шәраповның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Шәрәпҗан образын дөньяга танытучы Рамил Шәрапов Олеся Леснаяның сорауларына җавап биргән.

– Үзеңне «йолдыз» дип саныйсыңмы?

– Юк, артист дип саныйм.

Интим зоналарындагы йоннарыңны аласыңмы?

– Син ничек уйлыйсың?

Әйе.

– Менә ышанасыңмы, юкмы, минем бөтен йоным – кашта.

Пластик операция ясатканың бармы?

– Юк.

Фанаткаларың язалармы?

– Минем фанаткаларым – әбиләр, аларның андый телефоннары юк.

Хатыныңа айфон бүләк иткәнең бармы?

– Әйе, аның гел туган көнгә 3 көн кала телефоны ватыла.

Яшереп, 18+ видеолары карыйсыңмы?

– Мин хәзер шуларны карый торган яшшьтәме? Балачакта әти белән бергә карый идек.

Татар эстрадасында икейөзлеләр күпме?

–- Күп, һәр икенчесе.

Мине яхшы блогер дип саныйсыңмы?

– Син креатив, син үзенчәлекле, син аерылып торасың.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар