Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрапов алгы сызыктагы хәрбиләргә рация алып бирергә ярдәм сорый

news_top_970_100
Рамил Шәрапов алгы сызыктагы хәрбиләргә рация алып бирергә ярдәм сорый
"Татар-информ" архивы

Юморист Рамил Шәрапов социаль челтәрдәге сәхифәсендә язылучылары белән махсус хәрби операциядәге классташына акчалата ярдәм иткән иде. Артист бу юлы да алгы сызыктагы хәрбиләргә ярдәм сорап халыкка мөрәҗәгать итте.

«Хәерле көн, хөрмәтле подписчикларым! Сезгә бер үтенечем бар. Теге юлы (окопларында янгын чыгып, көнкүреш әйберләре янып беткән иде) да бергәләп махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм кулы суза алдык. 1232нче полк 9нчы рота егетләренең үтенече, аларның гаиләләре соравы буенча, сезгә мөрәҗәгать итәм. Алар алгы сызыкта, бу ротада минем 2 туганым да хезмәт итә. Аларга бик көчле 5-6 рация кирәк. Бер рация 90-100 мең сум тора. Аларның тормыш иптәшләре, әти-әниләре 300 мең сум җыйган инде, тагын 200 мең сум җитми. Егетләргә ярдәм кулы сузыйк әле. Кемнең ничек хәленнән килә... Акча җыелгач, алар үзләре рация алып илтеп бирәчәк. Тамчыдан күл җыела, рәхмәт сезгә», – дип сөйләде артист.

Ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен хәрбинең апасының карта һәм телефон номерын калдырган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100