Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрапов, махсус хәрби операциядәге классташына ярдәм сорап, халыкка мөрәҗәгать итте

news_top_970_100
Рамил Шәрапов, махсус хәрби операциядәге классташына ярдәм сорап, халыкка мөрәҗәгать итте
Фото: "Татар-информ" архивы

Татар эстрадасының «Шәрәпҗаны» һәм юмор остасы Рамил Шәрапов социаль челтәрдәге сәхифәсендә халыкка җитди мөрәҗәгать белән чыкты. Махсус хәрби операциядә алгы сызыктагы егетләргә ярдәм кирәк, аларның яши торган окоплары (окопны ныгытып ясаган бүрәнәләр дип аңларга кирәктер – «Интертат») һәм кирәк-яраклары янып беткән.

«Махсус хәрби операциядәге классташым алгы сызыкта, иртә белән, яши торган окоплары янып беткән. Алар анда 15 солдат булган, барысы да чыгып өлгергән. Тик окоп, яшәр урыннары юк, продукцияләре дә янып беткән. Ничек чыкканнар, шул киемнәр белән калганнар, телефоннары да юк. Якыннары белән дә элемтәгә чыга алмаучылар бардыр. Миңа якыннары, дуслары хәбәргә чыкты, Эльмир үзе дә шалтыратты. Окоп төзергә материал кирәк, хәлдән килгәнчә ярдәм итсәк иде. Мин аңлыйм, һәркемнең үз борчу-мәшәкате бар, әмма бу инде – илгә килгән бәла. Хәрбиләр бүгенге көндә бернәрсәсез калган», – дип сөйләде артист.

Артист бу фейк түгел, дөрес мәгълүмат булуын да әйтте һәм акча җибәрү өчен карта номерларын да язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100