Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Муллин, вазифасыннан китеп, Мөслим районы халкына рәхмәтен һәм амәнәтен әйтә

Соңгы сигез елда Мөслим районы башлыгы булып эшләгән Рамил Муллин хәзер Түбән Кама районы белән җитәкчелек итәчәк. Бу хакта 4 октябрьдә район советының чираттан тыш сессиясендә билгеле булды.

news_top_970_100
Рамил Муллин, вазифасыннан китеп, Мөслим районы халкына рәхмәтен һәм амәнәтен әйтә
Солтан Исхаков

Рамил Муллин, вазифасыннан китеп, хезмәттәшләренә, Мөслим районы халкына мөрәҗәгать белән чыккан.

— Сигез ел элек Президентыбыз тарафыннан шушы җирлеккә район башлыгы булып кайтырга тәкъдим кергәч, бер яктан күңелемә борчу салынды, чөнки туган якта эшләү җиңел түгел, ләкин икенче яктан, зур куанычым барлыкка килде — җирлегемә, халкыма, туган җиремә хезмәт итә алу зур нигъмәттер.

Әле кайчан гына үзебез өчен хыял булган, уйлап йөргән эшләребез бүген Мөслимебездә гадәти күренешкә әйләнде. Әлбәттә, бу инде зур хезмәтнең нәтиҗәсе, — дигән ул.

Рамил Муллин Президент, дәүләт җитәкчелегенә рәхмәтен җиткергән. Программалар кысаларында уңайлы тормыш мөмкинлекләре белән объектлар үсеп чыкканын искәрткән. Шулай ук оешма җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына рәхмәтен ирештергән.

— Сез мине ишетеп, үз коллективларыгызны күтәреп, зур эшләр эшли алдык. Авыл җирлекләре башлыкларына рәхмәтлемен. Бүген авылларыбызны танырлык түгел. Әле кайчан гына кош та очмый торган авылларыбызга бүген юллар салынды, биналар ремонтланды. Парк-скверлар эшләнде, бөлгенлеккә төшкән колхозларга зур инвесторлар кереп, республикакүләм икмәк үстерүче районнар унлыгына кереп эшлибез.

Администрация командасына рәхмәт. Халыкны, оешмаларны күтәрә алдык, бер йодрык булып эшли алдык.

Дусларым, туганнарым авыр вакытларда киңәшләре белән ярдәм итте.

Халкыма рәхмәт. Мөслим халкы һәрвакыт тырыш, дөнья яратучы, үҗәт булды, миңа бу мөмкинлектән файдалану гына кирәк иде. Сез мине ишеттегез, күп эшләр эшләдек. Халык җыелса, таулар күчерә, башка сыймаслык эшләр башкардык, безне бүген таныйлар, бу зур хезмәтнең җимеше. Рәсәйкүләм иң яхшы муниципаль практика, яшәү өчен уңайлы җирлек исемлегенә кердек. Архитектура дөньясында алтын стандарт медален алып, үзебезнең казанышның бер күренеше булды.

Җитәкче булганда төрле чакларым булды, хаталарым, кимчелекләрем дә, таләпчәнлегем дә кайчак артык булгандыр, ләкин һәр көн хезмәтем җирлегемә уңайлы булсын дип юнәлтелде. Кемнеңдер күңеленә авырлык китергән, рәнҗеткән булсам, кичерегез!

Һәр эшнең нәтиҗәсе булды, җирлекне уңай якка үзгәрттек. Башкарган эшләребез үсеп килгән балаларыбызның карашын, киләчәген башкачарак итсен иде. Ясау бер мәшәкать, саклау тагын да зуррак мәшәкать. Эшләгән эшләребезне тагын да саклап, ныгытып, яшәр җиребезне уңайлы итәргә — минем сезгә амәнәтем шушы. Матур Мөслимебезне, авылларыбызны ничек бергә эшләдек, киләчәктә тагын да уңайлы мөмкинлекләр тудырырга дигән зур максатыбыз булырга тиештер. Бүген һәр мөслимлегә рәхмәтемне җиткерәсем килә, — дип белдергән Рамил Муллин.

Рамил Муллин элек тә Түбән Камада эшләгән булган. 2003 елдан 2006 елга кадәр Түбән Каманың Дәүләт санэпидемиология күзәтчелеге үзәге баш табибы булган. 2006-2010 елларда — Түбән Кама башлыгы урынбасары. 2013 елдан Мөслим районы белән идарә иткән. Хәзер аңа 47 яшь. Табиб һәм юрист, өч югары белемле, КДМУ, КДУ, 2004 елда Идел буе дәүләт хезмәте академиясендә укуын тәмамлаган. Медицина фәннәре кандидаты.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100