Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Гарифуллин: «Шизофрениклар куркак, алар беркайчан үзенә кул салмый»

КФУның Психология һәм мәгариф институты доценты, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин Казанның 175 нче гимназиясендә атыш оештырган җинаятьче Илназ Галәвиевнең гамәлләренә анализ ясады. Баланың кайсы сыйфатларына игътибар итү буенча әти-әниләргә киңәшләрен бирде.

news_top_970_100
Рамил Гарифуллин: «Шизофрениклар куркак, алар беркайчан үзенә кул салмый»
Илнар Төхбәтов

«Аңарда бөеклек маниясе, шуңа күрә ул үзен „Алла“ дип атый да»

Үтерүченең сыйныфташлары Илназны тыныч, йомыкый бала итеп бәяли.

— Баланың тыныч, үзенә бикләнгән булуы, аралашудан качуы, кеше белән аралашудан тиз туюы — шикле сыйфатлар. Шушы аутистик билгеләр, йомшак, зәгыйфь психика шизоидлыкка яки шизофрениягә хас. Мин бу егеттә я башланып килүче шизоидлык, я шизофрения дип фаразлыйм.

17-19 яшьлек үсмерләр арасында шизофрения белән авыручылар ел саен ачыклана. Алар башта үзен нормаль тота, 17 яшьтән 20 яшькә кадәр вакыт аралыгында статистика да шизофренияле балалар барлыкка килүен күрсәтә.

Минемчә, бу кешедә авыру билгеләре инде булган, үз-үзенә бикләнүе әкренләп көчәйгән. Мондый кешеләр хафалана, тиз ара, ә хафалы кешегә кагылырга ярамый, аның агрессияле реакциясе барлыкка килә. Ә агрессия төрле гамәлләргә этәргеч була, шул исәптән террористик гамәлләргә дә.

Аның параноидлыгы да булган инде. Дөнья турында гына түгел, үзе турында параноидлы фикерләр яки бөеклек маниясе, шуңа күрә ул үзен «Алла» дип атый да. Аның сәламәтлегендә шизофрения тибындагы бик көчле какшау бар, шуның нигезендә паранойя туган.

  • Паранойя — гадәттә өлкәнрәк яшьтә барлыкка килә торган психик авыру, билгеле бер мантыйктагы ниндидер идеяләргә ышану. Мондый кешеләр шикләнүчән, бөтен кешедән дошман эзләүчән була һәм әле үзләренең ышануларыннан тулы бер яшәү рәвеше төзи алалар.

Хәер, әле аны тикшерергә кирәк, эксперт суд-психиатрия экспертизасы булырга тиеш, ул булачак та, — диде Рамил Гарифуллин.

Психотерапевт, психик проблемалардан тыш, төрле тышкы факторлар да йогынты ясау ихтималлыгын әйтте.

— Яшьләрдә эмоциональ-ихтыяри үсеш түбән, хезмәт, физкультура юк, Интернетта утыралар, виртуализация… Нәтиҗәдә, алар бөеклек маниясе булган монстрга әверелә, хайп, җәмгыятькә үзен тиз генә күрсәтү җаен эзли. Менә шул маниакальлек аркасында яшьләр танылуга омтылып, бөеклек маниясенә тартыла.

Мәктәп белән дә конфликтлар да сәбәп булырга мөмкин. Хәер, күп кенә укучыларда була мондый конфликтлар, ләкин барысы да андый гамәлләргә бармый бит. Мондый эшкә психик тайпылышлары булган кеше генә бара ала, — диде ул.

«100 кешегә 1 шизофреник туа дөньяда»

Рамил Гарифуллин сүзләренчә, әти-әниләр баланың сәламәтлегендә тайпылышны кисәтә алмый, ул чир үзеннән үзе килеп чыга. «Дөньяда 1 процент кеше — шизофрениклар. 100 кешегә 1 шизофреник туа дөньяда. Бу инде табигать», — диде белгеч. Шулай да, егетнең агрессиягә тиз бирешүчәнлеген, террористик актка омтылышы булганын, коралы булганын алар ачыкларга мөмкин иде. «Бәлки, сәерлекләрен сизгәндер дә алар аның…» — диде ул.

Илназның мәктәпкә керер алдыннан каршы очраган очраклы бер хатынга кул болгаганын да белгеч бөеклек маниясе белән бәйләде.

— Бу бәхет аның өчен, бу маниакальлек. Ул бит хафаланып, интегеп яшәгән дә, ә хәзер аңа җиңелрәк. Террорчылык гамәлләре белән үзенең шул киеренкелек халәтен, өянәген салдыра.

Илназ Галәвиев фаҗигагә кадәр үзен фотога төшереп, «Бүген мин бик күп биочүп-чарны үтерәчәкмен, аннан соң үземне атып үтерәчәкмен», — дип ниятләп, үзе оештырган телеграм-каналга язып чыкса да, ул моны үтәмәде. Үзе бирелеп чыкты. «Шизофрениклар алар куркак, алар беркайчан үзенә кул салмый», — дип аңлатты Илназның бу адымын Рамил Гарифуллин.

«Бала авыртуның нәрсә икәнен белергә тиеш, юкса ул башка кешегә ничек авыр икәнен аңламаячак»

— Гадәттә, мондый типтагы шәхесләрдә кызгану, жәлләү, кешенең кайгысын үзенеке кебек хис итү сәләте юк. Бу кайгы, борчылуны, авыртуның нәрсә икәнен белмәгән балалар, шуңа күрә андый балаларны авырттыру ярдәмендә дәвалый иделәр, махсус авырту тойгысы китерәләр, шул рәвешле, башкалар нәрсә кичергәнен аңлатырга телиләр.

Бала авыртуның нәрсә икәнен белергә тиеш, юкса ул башка кешегә ничек авыр икәнен аңламаячак, шуңа күрә еш кына әни кеше баласына «сдача» да бирә. Сезгә дә әйтәм: әгәр балагыз булса, сезгә авырту, газап китерсә, сез дә аңа сугыгыз. Ул да тойсын, алайса аңламаячак ул. «Менә сиңа авырттымы? Миңа да авырта» дияргә кирәк. Юкса, монстр булып, башкаларга газап китерәчәк, — дип киңәшләрен бирде белгеч.

Рамил Гарифуллин Илназ Галәвиевнең, аннан сорау алганда, башын имичә, кешеләргә туры каравына да үз фикерен әйтте.

— Курыкмыйча җавап бирүе ул әле ниндидер нәтиҗә ясарлык билгеләр түгел. Аны озак вакыт суд психиатриясе үзен ничек тотуын, ничек уйлавын, фикер йөртүен өйрәнәчәк. Аның камерага кыска җаваплары ул әле диагностика өчен мәгълүмат түгел, — диде.

Илназның законлы рәвештә корал йөртүче булуына килгәндә, Рамил Гарифуллин әйтүенчә, коралны сатканда, шундук кешенең психикасы бозык икәнен аңлау мөмкин эш түгел.

— Психиатрлар өлгерми, аларның пациентлары күп, алар белешмәләрне уңга-сулга бик күп кешегә тарата, шуңа күрә аларның кешене чикләргә дә хакы юк. Менделевич (Владимир Менделевич - психотерапевт - Т.И. искәрмәсе) та интервью биргәндә, «ничек чикли алыйк инде, безгә агым булып киләләр, аннары безгә зарланачаклар бит» дигән.

Минемчә, һичьюгы билгеле бер яшькә кадәр коралны тыю турында законны кертергә кирәк. Бу бит шикле, ничек инде 19 яшьлек егет ау белән шөгыльләнергә теләгән?! Бу бит инде парадокс!

Бу вазгыять Россиянең теләсә кайсы шәһәрендә булырга мөмкин. Корал җиңел сатылган урыннарда бигрәк тә. Шизофрениклар, агрессияле укучылар үзләрен танытырга хыяллана, Колумбайнны укып шашкан алар.

Бу очракта әле билгесез бит, бәлки, ниндидер манипуляторлар да булгандыр, олырак яшьтәгеләрнең ниндидер тәэсире дә булуы бар — махсус хезмәтләр моны да тикшерә. Андый версия дә бар бит. Террорчылык проектлары белән шөгыльләнүче манипуляторлар еш кына психик авырту кешеләрне сайлый. Аларның агрессияләреннән, адекват булмаган хәлләреннән файдаланалар. Чечняда террорчылык акты булганда, күп кенә шәхитләр наркоман, психикасы бозык кешеләр булган, -диде.

Рамил Гарифуллин әйтүенчә, баш авыртуларны шизофрения белән бәйләп карарга кирәкми. «Бу көлке. Үсмерләрнең яртысында баш авыртулары була, ул вегетатив кан тамырлары системасы белән бәйле», — диде.

Әти-әниләргә киңәшләр:

— Баланы күзәтергә, психик сәламәтлек какшаганда була торган сыйфатларына игътибарлы булырга. Әгәр сездә башкаларның авыртуын, кайгысын тоя, кызгана белмәгән эгоист үсә икән, психологка барып, башкаларны кызгану хисен үстерергә кирәк.

Кызганыч, психик тайпылыш билгеләре бик көчле булса, ул шизофрениягә әйләнергә мөмкин.

  • Шизофрения — хроник психик тайпылыш. Кабул итү, аңлау, фикерләү, эмоциональ реакцияләр төзек булмый, бозылган була. Шизофрениянең аеруча еш очрый торган билгеләре - галлюцинацияләр, саташу, апатия, фикер йөртү дөрес түгел. Бу чир авыруның үзе һәм якыннарының социаль һәм һөнәри тормышына йогынты ясый.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100