Рамай Юлдашның «башкортларга карата нәфрәт уяткан» посты Страсбург судында каралачак
Татар милли хәрәкәте активисты Рамай Юлдашевка, 2020 елның октябрендә татар-башкорт мөнәсәбәтләре турында язган посты өчен, административ җаваплылыкка тартып, 10 мең күләмендә штраф салганнар иде. Хәзер аның шикаяте Франциянең Страсбург шәһәрендә урнашкан кеше хокуклары буенча Европа судында каралачак.
Марий Эл республикасының Татар мәдәнияте үзәге хезмәткәре Рамай Юлдашевны социаль челтәрдәге постында башка милләт вәкилләренә нәфрәт уятуда гаепләделәр. Постта ул татар-башкорт мөнәсәбәтләрдәге берничә күренешне тасвирлый. Рамай искәртеп үткәнчә, башкорт элитасыннан беркемнең дә татарларны башкортлар белән тигез хокуклы булуын һәм татар теленең башкорт теле белән тигез хокуклы итүне яклаганы юк. Башкортлар татар теленең урта диалектын башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дип атады, дип яза Рамай. Аннары ул башкорт элитасының татарларга дустанә карашта булмавын әйтә һәм «башкортлар татарларның туганнары» дигән фикергә шик белдерә.
Шушы пост өчен Рамай Юлдашевны ун мең күләмендә штрафка тарталар. Йошкар Оладагы Югары судта да карарны үзгәртми. Рамай аппеляцияне Самараның алтынчы аппелияция судына җибәрә, тик карар барыбер шул ук кала.
— Югары судтан соң ун мең күләмендәге штрафны түләдем. Фейсбукта язгач, халык ике көндә җыеп бирде ул акчаны. Бу — бердәмлек күрсәткече, — ди Рамай Юлдашев.
Нәтиҗәдә, шикаятьне Франциянең Страсбург шәһәрендә урнашкан кеше хокуклары буенча Европа судына да җибәрергә була ул. Һәм ниһаять, шикаятнең кабул ителгәнлеге һәм теркәлгәнлеге турында хат килеп төшә. «Бөек Татар милләте, шатлан! Миңа бүген хәбәр килде. Минем сентябрь азагында Страсбург шәһәре ЕСПЧ (кеше хокуклары буенча Европа суды — ТИ) судыга җибәргән гариза-шикаятем кабул ителгән һәм теркәлгән. Бу гариза Вконтактеда татар-башкорт мөнәсәбәтләренә кагылышлы иде. Димәк, ЕСПЧда озакламый ул гаризаны караячаклар», — дип уртаклашкан Рамай WhatsApp төркемендә.
Рамай Юлдашев ни өчен суд карар белән килешмәве һәм шуның өчен Европа судына хәтле баруын сөйләде.
— Бу пост буенча суд утырышы Йошкар-Олада булды. Ә экспертизаны Чабаксарда үткәрәләр. Ягъни татар-башкорт мөнәсәбәтләре турындагы постка экспертиза Чувашиядә ясала, ә суд була Марий Элда. Мин экспертизаның Чувашиядә үтүен дә дөрес дип санамыйм. Чөнки анда ике эксперт бар, ләкин алар фәннәр кандидаты да түгел, этнограф та түгел, филолог та түгел, сәясәтче дә түгел бит. Ул бары тик дәүләтнең бер структурасы инде. Аларга судлардан, прокуратуралардан җибәрәләр дә материаллар һәм алар 98-99 процентта «Әйе» дип җавап бирә. Аларга да эш күрсәтергә кирәк инде, — дигән фикердә Рамай.
Ул башкортлаштыру сәясәте турында фикере һәм карашлары үзгәрмәвен дә искәртте.
— Монда бернинди дә экстермистик һәм башкорт халкына карата нәфрәт уята торган сүз юк. Мин бары тик җанисәп алдыннан Башкортстан хакимиятенә һәм башист, этномародерларга карата үз мөнәсәбәтемне, протестымны белдердем. Бары үземнең уйларны һәм фикерләрне әйттем. Әле бит кайберләре безне «татарлар» дип Ленин белән Мәрҗани уйлап тапкан һәм безнең бөтенләй тарихыбыз да юк, без милләт тә түгел дип, шундый пычрак сүзләр дә сөйләп йөрде. Бер ел үтсә дә, судларда йөрсәм дә, ул постта язган фикерләрем дә, карашларым да үзгәрмәде, — ди ул.
Рамайны юрист Владимир Протасов яклаган. Дәгъваларны, шикаятьләрне алар бергәләп төзиләр, судларда да Рамайның мәнфәгатьләрен Протасов яклый.
— Бөтендөнья татар конгрессыннан бернинди ярдәм булмады. Кешеләр дә яздылар аларга: «Рамайга адвокат бирегез», — дип. Әйтерсең, алар яңалыкларны белмиләр, укымыйлар. Адвокатлар коллегиясе татарларның мәнфәгатьләрен җанисәп вакытында да, болай да яклыйбыз дип шапырындылар, тик якламадылар, — ди Рамай.
Шулай да Рамай Страсбургтагы кеше хокуклары буенча Европа судында үзен аклаячаклар дип саный.
— Элек өчешәр, бишешәр ел көтәләр иде гариза каралуны. Хәзер бу эшләр бик тиз бара анда. Сентябрь аенда җибәргә гаризаны менә бер айдан артык вакыт узуга теркәлгән дигән зур хәбәр килде. Әле бәлки декабрь азакларына карарлар дип тә ышанам. Уңай нәтиҗә булыр дип уйлыйм, уңай нәтиҗә көтәм, — дип сөйләде Рамай Юлдашев.