Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Анастасия Заворотнюкның соңгы сәгатьләре: «Рак гомерен генә түгел, матурлыгын да алган»

news_top_970_100
Анастасия Заворотнюкның соңгы сәгатьләре: «Рак гомерен генә түгел, матурлыгын да алган»
Фото: ТАСС

Бик күп еллар буе баш миендәге яман шеш белән көрәшкән Анастасия Заворотнюк үлгән, дип хәбәр иткән идек. 53 яшьлек актрисаның соңгы көннәре, сәгатьләре турында билгеле булды. Ул күпләргә «Моя прекрасная няня» сериалы аша таныш.

Заворотнюк 2019 елдан бирле баш мие яман шеше – глиобластома белән авырый. 2019 елда актрисада шеш табылгач, аңа 2 операция ясаганнар; аннары ул нур терапиясе белән берничә цикл химиотерапия ала. 2023 елда актрисаның хәле начарайганы турында хәбәр иттеләр. «Моя прекрасная няня» сериалы йолдызының хәле 2 атна элек кискен начарлана. Моңа кадәр артистканы дәүләт онкоүзәгенә процедураларга йөрткәннәр. Соңгы көннәрен ул хосписта үткәрә.

«Моя прекрасная няня» сериалыннан

Фото: © «Московский комсомолец»

«Актриса әйтерсең «корыган» һәм үлеме алдыннан хәрәкәт итә алмаган. Баш авыртуларыннан җәфаланган, аны иң көчле авыртуны баса торган дарулар белән генә дәвалаганнар. Ул элеккеге Заворотнюкка охшамаган. Онкология аның гомерен генә түгел, матурлыгын да алган», – дип язалар «Тулуп Тутберидзе» телеграм каналында.

Вафат булганда аның янында ире – фигуралы шуучы, тренер һәм хореограф Петр Чернышев була. Актрисаның хәле белән таныш булучылар: «Заворотнюкның гомерен ире озынайтты», – дип әйткән булганнар.

«Ул хастаханәдә үлде, анда соңгы көннәре иде, ире аның гомерен озайту өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләде», – дип сөйләгән «KP.RU»га Анастасия Заворотнюк яшәгән Мәскәү янындагы коттедж поселогында торган спортчы.

Анастасия Заворотнюк ире Петр Чернышев белән

Фото: © «Московский комсомолец»

Петр хатынын дәвалауга илнең иң яхшы табибларын җәлеп итә. Узган ел Заворотнюкны Мәскәүнең шәхси клиникасында дәвалыйлар, анда актриса белән Россия табиблары шөгыльләнә, моннан тыш, Израиль белгечләре консультация бирә.

Анастасиянең яшәргә өмете көчле була. Ул 2018 елда гына Петр Чернышев белән бердәнбер уртак баласын – Мила исемле кызларын таба. Заворотнюкның бизнесмен Дмитрий Стрюков белән икенче никахыннан 2 баласы бар – 28 яшьлек Анна (ире белән чит илдә яши), 23 яшьлек Майкл (Мәскәүдә яши).

2019 елның апрелендә НТВ каналы өчен «Однажды» программасын төшергәндә, телевидение йолдызы Анастасия Заворотнюк үзенең соңгы бәхетле фотоларын ясый. Анда ул кызы Миланы назлы итеп кулында тота. Бу фотолар – ана булуның шатлыклы мизгелләрен чагылдырган уникаль эксклюзив материал. Шуннан соң Анастасия Заворотнюк публикада бүтән күренмәде.

Актрисаның олы кызы Анна социаль челтәрләрдә, әнисенә багышлап, күңелгә үтеп керерлек сүзләр язган: «Кичә төнлә безгә шалтыраттылар һәм син юк дип әйттеләр. Әни, син минем тормышымдагы иң яхшысы. Мин синең кызың булуым белән горурланам. Мин сине һәрвакыт яратырмын һәм бәхетле, яратучан һәм искиткеч итеп хәтерләрмен. Минем җаным һәрвакыт синең белән...» – дип язган ул.

Фото: © Анна Заворотнюкның социаль челтәреннән

  • Анастасия Заворотнюк 1971 елның 3 апрелендә Әстерханда туган. Аның әнисе – РСФСРның халык артисты Валентина Заворотнюк, әтисе – телережиссер Юрий Заворотнюк.
  • 1993 елда Анастасия МХАТ мәктәп-студиясен үтә.
  • 2000 еллар башында Олег Табаков җитәкчелегендәге Мәскәү театр-студиясе актрисасы була.
  • Кино актрисасы буларак 40тан артык роль уйный. Заворотнюкның дебют эше «Машенька» картинасы була. Актриса «Моя прекрасная няня» сериалында төшкәч киң танылу ала. Шулай ук артистканың кинографиясендә «Код Апокалипсиса», «Шекспиру и не снилось», «Наследник» һәм башка картиналар бар.
  • Заворотнюк тамашачылар хәтерендә телевидение алып баручысы буларак та яхшы истә калган. Анастасия «Танцы со звездами», «Танцы на льду», «Ледниковый период» һәм башка проектларда эшли.

Фото: © «Московский комсомолец»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100