Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Анастасия Заворотнюк үлгән

news_top_970_100
Анастасия Заворотнюк үлгән

Бик күп еллар буе баш миендәге яман шеш белән көрәшкән Анастасия Заворотнюк үлгән.

Аңа 53 яшь иде.

«Стархит» язуынча, ул төнлә үлгән. «Кирәкле сүзләре табу шулкадәр кыен. Бүген, озакка сузылган каты авырудан соң, безнең Настя китте. Без яхшылык теләгән, сәламәтлек сорап дога кылган һәм ышанган һәркемгә рәхмәт әйтәбез. Настя һәрвакыт сезнең ярдәмне тоеп яшәде. Саубуллашу урыны турында бүген кич хәбәр итәрбез», – дигән аның якыннары.

«Моя прекрасная няня» сериалының төп героинясы 5 ел элек авырый башлады. Аның хәле турында вакыт-вакыт кызы Анна хәбәр итеп барды.

«Әни авырый башлагач, мин анорексичка халәтенә калып ябыктым, 1 ел буе ашый алмадым. Ничектер яшәр өчен, ризыкны көчләп тыгып куя идем. Хәзер мин дөньядагы вазгыятькә бәйле рәвештә нервланам, әмма моны якын кешеңнең төзәлмәс авыруы белән чагыштыру мөмкин түгел. Ашый башладым, бер 5 килограммны ташлау өчен диетага утырырга кирәк», – дип язды Анна.

Иң авыр вакытларында Анастасия янында аның ире – фигурист Петр Чернышев булды. Анастасия аңа 2018 елда Мила исемле кыз табып бүләк иткән иде. Спортчы сөйгәненең газапларын җиңеләйтү өчен барысын да эшләде, әмма аның мәкерле чир белән көрәшүе турында бер тапкыр да комментарий бирмәде», – дип яза басма.

Анастасия тормыш иптәше Петр Чернышев белән:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100