Рәис белән сөйләшү: ясалма акыл эшсез калдырырмы, татарча диссертацияләр яклап булырмы?
Татарстан Республикасы Рәисе карамагындагы Мәдәният буенча советының чираттагы утырышы Татарстанда Фән һәм фәнни-технологик үсеш елын истә тотып оештырылган иде. Хәбәрчебез аерым чыгышлардан төп фикерләрне тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашкан утырышта мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Фәннәр академиясе Президент Рифкать Миңнеханов, Казан дәүләт консерваториясе ректоры Вадим Дулат-Алиев, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева, ВШЭ профессоры Татьяна Абанкина, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов чыгыш ясады.
Мәдәният министры Ирада Әюпова чыгышыннан кайбер цитаталар: Бүген кешенең шәхес буларак формалашуы каршылыклы процесслар шартларында бара: мәдәни үткәнгә мөрәҗәгать, милли үзенчәлегеңне тоемлау һәм Көнбатыш идеологиясе аша тагылган чит кыйммәтләр басымы. Мондый шартларда фән буларак культурологиянең тәрбияви мәгънәсе тагын да арта.
Конкурслар. Яшьләрдә туган якның мәдәни мирасы кыйммәтләренә кызыксыну уяту максатыннан конкурслар үткәрү нәтиҗәле инструмент булып тора. Укучылар өчен үткәрелә торган «Тархан» тарихи-мәдәни конкурсы киң таралыш алды. Катнашучылар Казан Федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының «Төрки халыклар тарихы» юнәлешенә укырга керү өчен көрәшә.
Татар мәгърифәтчесе, тел белгече, язучы, тарихчы, этнограф Каюм Насыйри хөрмәтенә Каюм Насыйри исемендәге I Туган якны өйрәнү эшләре республика конкурсын үткәрү турында игълан иттек.
Цифрлаштыру. Музейларда һәм китапханәләрдә язма чыганакларның кыйммәтле катламы саклана. Без – бай мираслы халык, без – китаплы халык, андый язма мирасны калдырган халыклар дөньяда күп түгел. Бүген әлеге бай язма мирасны фәнни әйләнешкә кертү буенча актив эш алып барыла. Монда бу документларның сканнарын ачык мәгълүмат кырына чыгару турында сүз бармый. Әмма бердәм җыелма каталог булырга тиеш.
Театраль учреждениеләрнең тарихи әсәрләр чыгарганда фәнни-эксперт берләшмәләрне җәлеп итүе әһәмиятле. Монда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Казан федераль университетының әһәмияте зур. Чөнки театрларның бу темада хаталары булды, һәм бу хаталар өстендә эшләргә кирәк. Болар Кол Галинең тууына 850 ел һәм аның танылган «Кыйссаи Йосыф» әсәренең 800 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары планы кысаларында бигрәк тә актуаль.
Музыкаль мирас: Идел буе һәм Урал халыкларының Урта гасырлар музыкаль мирасын торгызу мәсьәләсе алдыбызда тора. Тарихи-теоретик тикшеренүләрдән практик торгызу юлларына күчү механизмын булдыру өчен фәнни база бар. Монда традицион музыка уен коралларын җитештерүнең презентация мәйданчыгы булмау проблемасы да бар.
ЦУМда Халык һөнәрчелеге үзәге ачканда бу мәсьәлә искә алыначак. Мәйданчыкларның берсен этник музыка кораллары җитештерү өчен эксперименталь остаханә яки ачык лаборатория итеп күрәбез. Биредә тальянка, курай, думбыра, кылкубыз, гөслә, ятаган, танбур, дәф һәм башка уен кораллары җитештерелә ала. Бу мәсьәләдә осталар базасы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән берлектә яңартылачак.
Безнең өчен мәдәният өлкәсендә югары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентларын традицион музыка уен коралларында уйнарга өйрәтү актуаль булып тора.
Туристик маршрутлар: Биләр музей-тыюлыгына бәйле күп кенә инфраструктура проблемалары хәл ителде. Зур акчалар бирелде. Шул ук вакытта Биләр дә, Чистай кебек үк, җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән. Галимнәрнең игътибары кирәк. Бигрәк тә археологларныкы. Тарихи маршрутлар булдыру, музейлар эшен яхшырту, Чистай һәм Биләр шәһәрләрен туристик яктан үстерү – болар барысы да төп бурычларның берсе.
Әлеге юнәлешне популярлаштыру, кешеләрнең игътибарын җәлеп итү өчен, 26 апрельдән яңа туристик маршрут ачыла. Яңа маршрут Идел буе Болгар дәүләтенең борынгы шәһәрләрен – Чистай, Биләр, Болгарны үз эченә алачак.
Конкуренция шартларында фәнгә яшьләрне тарту кыенлашты: музейларда безнең бай мирасыбызны өйрәнеп, анализлый алырлык гыйльми дәрәҗәсе булган белгечләр җитми. Алдыбызда шундый белгечләр әзерләү максаты тора. Монда максатчан программалар булдырырга кирәктер.
Хәзер бит предприятиеләр вуздан ук өметле яшь кеше белән килешү төзиләр. Безгә дә шушы практикага нигезләнеп, диплом эше темасын сайлаганда ук, мәдәни учреждениеләрдәге тикшеренү эшләрен күз уңында тотаргадыр. Әлбәттә, без Фәннәр Академиясе белән хезмәттәшлеккә өметләнәбез.
Фәнгә, тикшеренүләргә кызыксыну бала чактан формалаша. Шул исәптән уку аша да. Агымдагы елда без китапханә фондларын фәнни-популяр һәм техник әдәбият белән тулыландыруга зур игътибар бирәбез».
Мәдәният министры утырышта катнашучыларга 110 ел элек яздырылган уникаль архив язмасын тыңлатты. Анда ир кеше тавышы Габдулла Тукайның балачагы турында сөйли.
«Бу язма 1915-1916 елларда яздырылган һәм Гумбольдт университеты архивларыннан. I бөтендөнья сугышы чорында безнең этносны бик җентекләп өйрәнгәннәр. Аларда бай коллекция сакланып калган», – дип аңлатма бирде министр.
«Мине иң гаҗәпләндергәне – гади бер солдат Тукай турында сөйли. Ул вакыт бит әле Тукайның үлгәненә дә 3 кенә ел булган. Ә ул аның гаилә тарихын да, туган җирен дә, ниләр язуын да белә. Без бүген шушы кеше белән ярышка чыга алырбызмы икән?» – дигән сорау куйды Ирада Әюпова залга.
«Безнең замандашлар арасында кем, архив язмасындагы кебек төгәл итеп, язучы, галим яки гомумән тарихыбыз турында сөйли алыр микән? Ул ерак чорда бу татар кешесе милләт, мәдәният, халкы турында тирән белем һәм мәхәббәт хисе белән сөйли. Бу безнең өчен зур үрнәк булып тора», – диде ул.
Рифкать Миңнеханов: «Еш кына мәдәният өлкәсендә фәнне телне саклауга юнәлдерелгән чаралар дип кенә аңлау күзәтелә. Ә бит мәдәният өлкәсендәге фәнни тикшеренүләр республиканы гомумроссия һәм халыкара мәйданда таныту инструменты була ала. Татарстан Фәннәр академиясе катлаулы 90нчы елларда регионның мәдәни феноменнарын һәм Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның милли мәдәниятен, тарихын өйрәнү өчен барлыкка килде. Хәзерге вакытта күпчелек бүлекләрнең эшчәнлеге мәдәният тармагындагы тикшеренүләр белән бәйле.
Фәннәр академиясендә тарих, әдәбият мәсьәләләре буенча 270 кеше шөгыльләнә. Беренче карашка, потенциал бар. Әмма галимнәрнең уртача яше – 60. Бу – күрсәткеч Академиягә генә түгел, барлык вузларга да кагыла. Буыннар алмашуын тәэмин иткән махсус программа кирәк, дип саныйбыз. Гуманитар фәннәр буенча аспирантурага 73 кеше кабул ителеп, шуның 35е укуын тәмамлаган һәм 8е диссертация яклаган. Димәк, аспирантураның нәтиҗәлелеге 11 процент. Чагыштыру өчен: илдә уртача бу сан 14 процентны тәшкил итә. Республикада соңгы 4 елда фәнни кадрлар әзерләү 12 процентка кимегән. Социаль-гуманитар фәннәр буенча 10 процентка кимегән, аерым алганда, мәдәният, мәгариф, педагогика буенча 20 процентка кимегән, тел белеме буенча – 17 процентка, сәнгать белеме буенча – 50 процентка кадәр. Мондый темплар белән барсак, безнең мәдәнияткә кагылышлы өлкәләрдә галимнәр әзерләү системасын югалту куркынычы бар.
Мәдәният өлкәләре буенча аспирантурада укырга теләүчеләр күп түгел. Бер яктан, бу – финанслар белән бәйле, чөнки стипендия 7 мең сум тәшкил итә, булачак хезмәт хакының 38-48 мең сум булуы да кызыктырып тормый. Икенче яктан, тикшеренүләрнең темасы 30 ел дәвамында яңармавы күренә, күбесе актуальлеге югалтты һәм дөнья ориентирларыннан ерагая бара. Без мәдәниятнең өстенлекле юнәлешләре буенча махсус грантлар булдырырга тәкъдим итәбез. Ул грант уку чорында республикадан уртача хезмәт хакына тиң түләүләр алырга мөмкинлек бирсен иде. Шулай ук, бүгенге чынбарлыкны, цифрлаштырылган коммуникацияләрне күздә тотып, диссертация темаларын яңадан карарга кирәк.
Академия фәнни-социологик үсешнең гомуми координациясе өчен җаваплы. Бу – тармак программаларын Академия алып барырга тиешлеген аңлатмый. Министрлык ведомоствоның фәнни тикшенерүләр өлкәсендәге киләчәге өчен җаваплы, аның финанс ресурслары һәм вәкаләтләре бар. Шулай ук республиканың мәдәният өлкәсендә фән-мәгариф кластерын торгызу мәсьәләсе дә алда тора.
Фәнни мәкаләләр бастыру активлыгына килгәндә, халыкара дәрәҗәдә дә, республика күләмендә дә кызыксыну арта барган юнәлешләр бар. Алар – тарих, археология, әдәбият теориясе, сәнгать һәм гуманитар фәннәр, фән тарихы һәм фәлсәфи классик сәнгать. Шул ук вакытта дөньяда, ил күләмендә популяр булып та, ни сәбәпледер, Татарстанда кызыксыну кими барган өлкәләрдән, лингвистиканы, фәлсәфә һәм визуаль сәнгатьне атарга була. Әлеге юнәлешләргә игътибар итергә кирәк. Чөнки алар – дөнья күләмендә фәнни җәмәгатьчелектә киң кызыксыну уята торган юнәлешләр. Россия киңлегендә республика дин белеме, музеология фәннәре буенча аз күренә».
Икътисад югары мәктәбенең дәүләт ресурслары белән идарә итү институтының дәүләт секторы үзәге директоры Татьяна Абанкина: «Мәдәният һәм креатив индустрияләр Россиянең дөньядагы позитив имиджын булдыручы, кыйммәтләр системасын алга этәрүче йомшак көч булып тора. Безнең тикшеренүләр креатив компетенцияләр белгечләренә ихтыяҗ артуын күрсәтә. Фәнни тикшеренүләр көн тәртибен формалаштырганда нинди яңа карашлар әһәмиятле соң? Бу – мәгълүмати технологияләр бумы, ясалма интеллект кертү.
Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге тикшеренүләр аерым үзенчәлеккә ия, алар иҗади продукция булып тора, димәк, уникальлек дәрәҗәсе шактый зур. Ясалма интеллектның мәдәни карашларга, кыйммәтләр системасына тәэсирен өйрәнү бик актуаль, һәм дөньякүләм фәнни мәйданчыкларда фикер алышулар бара».
Доклад тәмамлангач, кызык кына әңгәмә булып алды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү белгеченнән Ясалма фәһем мәсьәләсендә фикерләрен, аның мәдәнияткә тәэсире турында фаразларын сорады.
Рөстәм Миңнеханов: «Һәр яңалык ниндидер куркыныч та тудыра. Сәнәгать революциясе пар машиналарына куркыныч тудырган. Кешеләр моны контрольдә тота аладыр, бәлки. Мәдәният өлкәсенә ясалма интеллект нинди куркыныч тудыра алыр икән? Нәрсәдән сак булырга кирәк дип уйлыйсыз?»
Татьяна Абанкина: Үсеш бик актив бара, һәм без аны туктата алмыйбыз. Монда тикшеренүләр бик әһәмиятле. Яшьләр аны актив куллана, өлкәннәр сакланыбрак карый. Һәр кешенең мәдәнияткә нигезләнгән эчке ныклыгы һәм аңлашып эшләү этик кыйммәтләрне сакларга һәм шуның хисабына контроль булдырырга һәм җимергеч тенденцияләрне булдырмауны тәэмин итә ала.
Рөстәм Миңнеханов: Бик примитив сорау бирәм: мәдәният шәхесләр өстендә тора. Ясалма интеллект талантны ни дәрәҗәдә алыштыра ала?
Татьяна Абанкина: Петербургтагы бер концертта ясалма интеллект аша үткәрелгән Шостакович симфониясе башкарылды. Нык тәэсирле булды. Ясалма интеллектның мөмкинлекләре зур масштаблы, ләкин ул бит аны кеше иҗат иткән әсәр нигезендә эшләде, яңадан уйлап тапмады. Хәер, уйлап табыла торганнары да бар.
Рөстәм Миңнеханов: Монда бит башкару турында да сүз бара. Консерваториядә азапланып укып торуның кирәге каламы?
Татьяна Абанкина: Без бу тема буенча уйланабыз. Студентлар курс эшләрен ясалма интеллект ярдәмендә эшләп куялар. Әлегә талант һәм иҗат ясалма интеллекттан алда тора.
Рөстәм Миңнеханов: Әйтик, бактереологик корал бар, атом-төш коралы бар, ясалма интеллектта аларны чикли торган моментлар булырга тиештер. Без наданланып бетмәсәк иде, дигән уй борчый мине. Хәзер бит тапкырлау таблицасын белмәүчеләр дә күп. Ясалма интеллект эшләгәч, нигә укып торырга, дип уйларга мөмкиннәр. Куркыныч бит...
Эльмир Низамов: Миңа калса, ясалма интеллект ныграк үсеш кичергән саен, тере кеше хезмәте кыйммәтрәк була бара...
Рөстәм Миңнеханов: Ялгышасың. Ул прогресска китерә, һәм без аны куып тота алмабыз...
Эльмир Низамов: Сәхнәдәге тере башкаручының кыйммәте турында әйтүем иде...
Рөстәм Миңнеханов: Мин сезне тупикка китергән темага керттем ахрысы. Иң мөһиме – ялкауланмасак иде. Үсешебез тукталмасын.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов: «Бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында «Ачык университет» дип аталган, татар телендә өстәмә белем алу платформасы эшләп килә. «Ачык университет» кысаларында татар телендә ясалма интеллектка бәйле 6 атналык курс уздырдык. Курс яшьләр арасында зур кызыксыну уятты.
Хәзерге көндә бөтен дөнья ясалма интеллект турында сөйли. Аның ярдәмендә контент, ягъни мәкаләләр, видеолар, фильмнар, китаплар, комикслар, рәсемнәр һәм тавыш язмаларын төрле телләрдә ясау мөмкин. Ләкин, ни кызганыч, татар теле әлегә ясалма интеллект дөньясына тулысынча кереп китә алмады.
Бу максатка ирешү өчен нәрсә эшләргә кирәк? Ясалма интеллект ике төп өлештән тора: датасет һәм модель. Датасетлар – бу зур күләмдә әзерләнгән, төгәл форматтагы мәгълүмат, ә модельләр – ул технология, ясалма интеллектның «баш мие», ягъни аның инструкциясе һәм төп программасы. Гади итеп әйткәндә, датасетлар – бу китаплар, ә модель – ул китапларны өйрәнә торган баш мие.
Дөньякүләм ширкәтләр ясалма интеллект технологияләренә миллиардлаган долларлар тота, ләкин боларның файдасы татар теленә килеп җитми. Чөнки аларның куллана торган мәгълүмат базасында татар теле юк яки бик аз. Шул ук вакытта бу дөньяның алдынгы модельләре татар теленнән дә кечерәк булган кайбер телләрдә (эсперанто, каталон, эстон һ.б.) бик яхшы эшли, һәм бу – ул телләрнең базасын ачык булуын күрсәтә.
Димәк, моның өчен сыйфатлы датасетлар җыеп, аларны төзәтеп, эшкәртеп, билгеләп чыгарга кирәк. Һәм иң мөһиме: бу датасетларны интернетта ачык рәвештә урнаштырырга һәм кулланырга мөмкин итәргә тиешбез.
Бу өлкәдә Фәннәр Академиясе, Гамәли Семиотика Институты зур эш алып бара. Һәм беренчел базаны алар безнең телебез өчен туплап, үзләренең модельләрен эшләделәр. Аның өчен аларга бик зур рәхмәт!
Бу – бик тиз үсүче динамик өлкә. Бер институт көче белән генә алга китү мөмкин түгел. Безнең телебезне цифрлаштыруда активистларның да, дөньякүләм ширкәтләрнең дә, башка бизнесларның да, фән эшлеклеләренең дә, мәдәният волонтерларының да эш алып баруы кирәк. Бу процесска тагын да күбрәк кешеләрне җәлеп итү мөһим, чөнки телнең цифрлаштырылуы – уртак максат...»
Утырышта тагын бер мөһим мәсьәлә күтәрелде. «Бүгенге көндә татар мәдәниятенә кагылышлы фәнни-тикшеренүләр алып баручы галимнәр диссертацияләрен бары тик рус телендә якларга тиешләр. Сәбәбе – безнең татар телендә антиплагиат программасы продукты юк», – диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов.
«Ничек татар теле буенча русча диссертация язарга була? Тузга язмаган хәл», – дип гаҗәпләнде Рөстәм Миңнеханов һәм бу мәсьәләне утырыш карарына кертергә тәкъдим итте.
«2013 елга хәтле Россия Федерациясе законнарында «Диссертация выполняется как правило на русском языке» дип язылган иде. Шушыннан файдаланып, без һәрдаим тарих һәм татар теленә бәйле кайбер темаларны татарча язып яклый торган идек. Аннары ул норма бетте. Шуннан бирле без фәнни хезмәтләрне татарча язып яклый алмыйбыз», – дип аңлатты Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов һәм бүгенге көндә КФУда антиплагиат программасы эшләнүен һәм якын арада аның тәкъдим ителәчәген әйтте.
«Мин филология институты командасы белән очраштым. Алар бу продуктны эшли алабыз диделәр», – дип сүзгә кушылды Марат Әхмәтов.
«Без үзебезне үзебез яратсак, үз телебездә диссертация язылырга тиеш», – дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.