Райнур хәзрәт Газизов: «Тәкәбберлек артыгын өмет иткәннән килеп чыга»
Тәкәбберлек – кешеләрне харап итә торган, үзара мөнәсәбәтләр бозылуга, ышаныч югалуга, канәгатьсезлек, ризасызлык тууга китерә торган яман сыйфат.

Кукмара мәдрәсәсе мөгаллиме Райнур Газизов белән тәкәбберлек турында әңгәмә кордык. Ул безгә тәкәбберлекнең асылын мисаллар белән аңлатырга тырышты.
Райнур хәзрәт, нәрсә ул тәкәбберлек? Коръәндә бу хакта нәрсә язылган?
Коръәни Кәримдә тәкәбберлек турында аятьләр бар. 146нчы аятьнең 7нче сүрәсендә Аллаһ Раббыбыз әйтә: «Җир йөзендә тәкәбберләнгәннәрне мин үземнең нигъмәтләремнән кире борырмын», – ди. 40нчы сүрәнең 35нче аятендә исә Аллаһ Раббыбыз, тәкәбберләнгән һәр кешенең йөрәгенә мөһер сугармын, ди. 23нче аятьнең 16нчы сүрәсендә Аллаһның тәккәберләрне сөймәве, яратмавы турында әйтелгән.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм хәдисләрендә шундый аңлатма бар: «Кемнең калебендә тузан бөртеге генә кадәр булса да тәкәбберлек булса, шул җәннәткә кермәс».
Пәйгамбәребезнең иң якын сәхабәсе Әбү Бәкер Әс-Ситдыйк радыяллаһу әйткән: бер-берегезнең дәрәҗәсен төшермәгез, бер-берегезне кимсетмәгез, чөнки Аллаһы Тәгалә каршында иң кечкенә генә булганыгыз да бөектер, дигән.
Мөхәммәт ибн әл-Хөсәен ибн Гали исемле кеше: «Кемнең дә йөрәгенә никадәр күләмдә тәкәбберлек урнашса, шулкадәр акылы китәдер», – дигән.
Бервакыт Ногман ибн Бәшир дигән галим әйткән, хаклыкта шайтанның кораллары, тозаклары бар, дигән. Шушы тозакларның иң беренчесе: Аллаһы Тәгаләнең биргән рәхмәтләренә шөкер кылмау. Шулай ук, шайтан тозакларыннан Аллаһы Тәгалә биргән әйберләр белән масаю, бүтәннәр каршында үзеңне тәкәббер тоту, үз теләкләреңә ияреп, Аллаһы Тәгалә кушкан эшләрдән ерагаю санала.
Сабит ибн Кайс дигән кеше пәйгамбәребез Мөхәммәд саллалаһу галәйһиссәламнән сораган: «Я, расулуллаһ, мин шундый кеше: матурлыкны яратам – сез күргәнен дә, мин күргәнен дә. Шул матурлыкны күрү тәкәбберлекме?» – дигән. «Юк, матурлыкны күрә белү – тәкәбберлек түгел, ләкин тәкәбберлек ул – кешенең булган әйбереннән ризасызлык белдерүе. Шулай ук, башкаларга карата нәфрәт белән күз төшерсә, читләшсә, җирәнсә, башкаларны түбәнсетсә, бу – тәкәбберлек була», – дигән пәйгамбәребез.
Тәкәбберлек ул – иң әүвәл эчке халәтебез. Без башкаларга карата, кем булуына карамастан, түбәнсетеп карыйбыз, үзебезне өстенрәк күрәбез икән, бу – тәкәбберлек була. Шулай ук, бирелгән әйберләрдән ризасызлык белдерү. Әйтик, болай кирәк түгел иде миңа, тегеләй кирәк иде, дип, әйберне ошатмау. Мәсәлән, әтисе баласына кием алып кайтып бирә, ди, я булмаса, кемдер якынына бүләк алып бирә, ди, шул бүләкне «мондый кирәк түгел иде» дию дә тәкәбберлеккә керә.
Үзен өстен санап йөргән кешеләрне «тәкәббер» дип йөртәләр, дидек. Ниндидер дәрәҗәләргә ирешеп, борынын чөйсә дә, без бит инде «шулкадәр тәкәбберләнде бу кеше» дип нәтиҗә чыгарабыз, чөнки аның үз-үзен тотышы кискен үзгәргән була… Менә шул тәкәбберлекнең гөнаһ булуын исәпкә алганда, кеше бу сыйфаттан ничек арына ала?
Тәкәбберлек – иң беренче кылынган гөнаһлардандыр. Чөнки иблис шушы гөнаһны Адәм галәйһиссәламгә карата кылды. Аллаһы Раббыбыз Адәм галәйһиссәламне барлыкка китергәннән соң, бөтен күк йөзендәге булган затларга, фәрештәләргә сәҗдә кылырга әмер бирде. Алар рәтендә Газазил (иблиснең әүвәлге исеме) дә бар иде. Аңа да әмер ителгән иде. Ләкин Газазил әйтте: «Мин – уттан, ул – балчыктан, мин аннан өстенрәк, мин сәҗдә кылмыйм», – диде. Иблис иң беренче булып шушы гөнаһны кылуы белән Аллаһның ачуына дучар булды. Кем әле без башкаларга караганда үзебезне өстен куярга?! Моның тәкәбберлеккә керүен истә тотарга кирәк.
Шулай да, ниятенә күрә дә карарга кирәк. Кайбер кеше тәкәбберлекне үзе өчен билгеләп куя да, «бу шундый, мондый кеше, ул тәкәббер» дип кләймә суга. Без иң беренче аңларга тиешбез: тәкәбберлек турында хәдисләр башкаларга карата кләймә сугу, тәкәбберлекне билгеләү, начар нәтиҗә чыгару өчен бирелмәгән. Без бервакытта да кемнеңдер күңелендә тәкәбберлек булуын, тәкәбберлек кылганын әйтә алмыйбыз, ул безнең эшебез түгел. Бу әйтелгән хәдисләр, аятьләр үзебезне чистартыр өчен килә.
Без, ниндидер гамәле өчен бу кеше тәкәбберләнде дип санап, ялгышырга мөмкинбез. Асылда ул кеше бөтенләй тәкәбберләнмәгән булырга мөмкин, аның нияте башкада булуы ихтимал. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең хәдисендә дә бар ул: Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә шул кешегә карамас, ди, кем тәкәбберлек нияте белән җир йөзеннән озын киемнәр сөйрәп йөрсә, ди. Монда эчке халәттән тора: тәкәбберлек нияте белән сөйрәп йөргәнме, әллә башка сәбәпме.
Тәкәбберлекне тормышта мисаллар белән дә аңлатып үтсәгез иде, Райнур хәзрәт?
Кайвакыт без кемгәдер мөрәҗәгать иткәндә, алар безгә тупасрак җавап бирергә мөмкин. Мәсәлән, җитәкче урында булган кешеләр дә корырак җавап кайтаруы бар. Безнең аларга карата, тәкәбберлек кылды, дип нәтиҗә чыгарырга хакыбыз юк.
Үземнең мисалда да карый алабыз. Менә миңа сез дә яздыгыз, башка язучылар да күп, ватсап гөжләп тора. Мин бөтен кешегә җавап биреп бетерә алмыйм. Шуны кайбер кеше «тәкәбберләнде, җавап та бирми, язмый да, шалтыратсам, алмый да» дип бәяләргә мөмкин. Асылда бу – тәкәбберлек түгел, кешенең вакыты җитмәве. Вакыты кысан булу сәбәпле, кайбер вак мәсьәләләрдән арына башлавы. Кайвакыт: «Хәзрәт, мин хастаханәгә теш алдыртырга бара идем, ураза бозыламы», – дип язалар, мәсәлән. «Монда болай буламы, тегеләй буламы» дип вак сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр бихисап. Мин андыйларга «мәдрсәгә укырга керегез» дим. Мин бит инде секретарь түгел, дәрес вакытында барлык сорауларны актарып утыра алмыйм. Сишәмбе, пәнҗешәмбе дәрес вакытлары минем.
Ә күпләр шундук җавап көтә, шуңа сорау язган кеше үпкәли: тәкәбберләнде, хәзер җавап та яза алмый, ди. Элек буш вакыт күбрәк иде, җавап бирергә тырыша идем. Кешегә яздык икән, әле ул безгә җавап бирергә тиеш, дигән сүз түгел. Әле алай гына да түгел, җавап бирмәде икән, «миңа ник җавап бирмисең» дип, үзебез үк тәкәбберләнергә мөмкинбез. «Ничек инде ул миңа җавап бирми, минекен генә карап, җавап кайтара ала иде бит инде», – дип әйтү – бу бит янә үзеңне башкалардан өстенрәк кую, дигән сүз. Ярый, без җавап бирмәдек, ди, безне тәкәбберлектә гаепләделәр, кләймә суктылар, ди. Бик чамалап сөйләргә, уйларга кирәк, үзебез үк тәкәбберлек чокырына төшмәскә тырышырга тиешбез.
Һәркем тәкәбберлек турында шуны аңларга тиеш: иң әүвәле бездән чыга торган ният, гамәлләребез дә тәкәбберлектән азат булырга тиеш. Әгәр дә без кемнәндер нәрсәдер сорадык һәм тиешле җавап ала алмадык икән, аны тәкәбберлектә гаепләү дөрес түгел. Аның бу әйберне бирмәскә хакы бар. Мәсәлән, туганнарыннан акча, ярдәм сораучылар булырга мөмкин. Бирмәсә, аның бирмәскә хакы бар. Ул аныкы. Таләп итү дөрес түгел.
Тәкәбберлекнең тагын бер башлангычы – өмет һәм чынбарлык. Без кешедән нидер көтәбез, артык өмет итәбез. Хәзер ул шулай эшләячәк, шулай тиеш, дигән әйбер барлыкка килә. «Без беркемгә дә бернәрсә дә тиеш түгел» дигәнне алга сөргән заманча психологиядән аермалы буларак, динебездә «безгә беркем бернәрсә тиеш түгел». Пәйгамбәребез әйтә: ат өстендә барганда, камчыгыз төшеп китә икән, атыгыздан төшеп, үзегез алыгыз камчыны, ди.
Туган көн мәсьәләсендә дә килеп чыга кайчак. Мине котламадылар, мине кимсеттеләр, дип уйларга мөмкиннәр. Кемдер кимсетү нияте белән котламаган икән, ул җавап бирәчәк, ләкин без үзебез аңа янап, аны шелтәлибез икән, бу – үзе дә тәкәбберлекнең бер чагылышы.
Бу мәсьәләләр бик кискен рәвештә килен – кайнана мөнәсәбәтләрендә дә кузгалып китә. Иң элек, баланы кияүгә бирер яки өйләндерер алдыннан, кызганыч, артык зур өметләр баглыйбыз. Миндә башкаларныкы кебек булмас, минеке шулайрак булыр, дип, әллә нинди уйлар килә, планнар корыла. Әмма дә бу – зур ялгыш. «Никах» сүзенең мәгънәсе – «солых», «килешү» бит аның. Һәркем ниндидер моментларны үзенчә килешә. Бер гаиләдә үскән кешене икенче гаиләгә китереп куйгач, аның эчке халәтен без белмибез. Шул ук вакытта, безнең гаиләбезгә дә чит кеше килеп кергәч, үзебезнеке шикелле кабул итәбез, аны төрлечә юмалыйбыз, ләкин тормыш барыбер аныңча түгел, чөнки күзаллау башка. Ул бит инде 20 ел буе бер гаиләдә тәрбияләнгән – XYZлар яңа гаиләнеке белән туры килми. Кайбер моментларны аннан көлү кебек кабул итәргә мөмкин килен кеше.
Миңа шулай бер сорау килгәннәр иде: 3 ай бергә торганнан соң, гаиләдә тавыш чыккан. Нәрсә өчен дисәм, идән юу мәсьәләсендә икән. Киленнең өендә идән сайгагын буйга юганнар, ә килен төшкән гаиләдә аркылыга юалар икән. «Монда идәнне болай юмыйлар», – дип сүз әйтелгән. Беренчедән, шушы сүзне әйткән кешедә дә гаеп бар, аныкы да тәкәбберлек. Икенчедән, килен дә: «Мин монда идән юам, тырышам, янәсе, ә сез шуны күрмисез», – дип, саклану реакциясен күрсәтсә, бу да тәкәбберлеккә керә.
Тагын бер гадәти хәл. Әйтик, юлдан ир арып кайта. Хәзер хатын өчпочмак пешереп көтеп торадыр, дип өметләнергә мөмкин. Җәмәгате дә эштән кайткан булса, ул да, хәзер ирем кайтыр да миңа булышыр, дип көтә инде. Икесенең дә өмет акланмаган булып чыга. Өмет акланмагач, бушлык барлыкка килә. Күңелгә авыр, кирәкмәгән сүзләр белән кычкырышырга тотынабыз. Чынлыкта, барысы да артык өмет иткәннән чыга.
Никах, гаилә мәсьәләсендә аңлашылмаучанлыклар тумасын өчен, һәр кеше арасында солых, килешү төзелергә тиеш. Коръәни кәримдә иң озын аять шул: сезнең арада нәрсәдер эшләнмәсә, акча түләнмәсәме, артык өметләр килеп чыкмасын өчен, языгыз, килешү төзегез. Юкса, артык өмет итүләр барлыкка килә, гауга чыга, шыпырт кына тәкәбберлеккә кереп китәбез.
Һәр кешенең үзенчә эшләргә хакы бар. Без бөтенебез дә «ир тиеш, хатын тиеш» дип сөйлибез, башкалар тиешне карыйбыз. Никахларда карасак та, имам ирнең вазифаларын сөйләгәндә, хатын-кыз тыңлый, хатын-кыз вазифаларын сөйләгәндә, ир кеше тыңлый. Миңа нәрсә тиешләр, дип түгел, мин нәрсә тиеш, дип уйларга кирәк.
Димәк, нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк.
Тәкәбберлек – шундый нечкә кыл, аны атлап үтә белергә кирәк, аңа һәрберебез эләгергә мөмкин.
- Ниятебездә бөтенләй тәкәбберлек булмаска тиеш.
- Кеше безгә нәрсәдер бирә алмады, эшли алмады икән, аны да аңлап, дөрес аклау табарга кирәк. Пәйгамбәребез әйтә: «Әгәр кардәшегездә ялгыш күрсәгез, аңа 70 төрле аклау табыгыз», – ди. Ягъни, вакыйгага 70 төрле яктан карау мөһим. Шул вакытта үзебез дә тәкәбберлектән азат ителәбез.
- Хәдисләрне укыйлар да, бу – шундый тәкәббер кеше, дип әйтәләр. Иң әүвәле, бу хәдисләр башкаларны бәяләү өчен түгел, үзебезне дөресләү, бәяләү өчен бирелә.
Пәйгамбәрләр тормышын карасак, аларның миссиясе – һәр эшне дөньяда изгелек, яхшылык артсын өчен эшләгәннәр. Бервакытта беркемнән өмет итмәгәннәр, алып килгән әйберләрне дә башкаларга таратканнар. Бездән яхшылык чыгарга тиеш. Башкалардан өмет итмичә, үзебездән торганны дөрес итеп, рәтләп яшәргә тиешбез. Тәкәбберлектән, башкаларны рәнҗетүдән безнең күңелебез пакь булсын!