Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Раил Садриевны нигә сүгәргә ярамый?

Вип-кунакларны залга тезеп утыртып сәхнәдән рәхмәт әйтү жанрын татар сәхнәсенә Салават Фәтхетдинов кертте. Әлеге файдалы жанрны бик рәхәтләнеп Айдар Галимов эләктереп алды. Инде Сербиядән кайтып Уфага китеп барышлый Казанда туктап, Раил Садриев та “рәхмәтле кичә” үткәреп алды.

news_top_970_100
Раил Садриевны нигә сүгәргә ярамый?

Мин әле генә бер айдан артык Казахстанны урап кайткан, аннан соң Сербиягә барып килгән, шул арада ук Екатеринбургта театр фестивалендә катнашкан Буа театрының кайчан яңа премьералар чыгарырга һәм репетицияләр ясарга өлгергәнен аңлый алмыйм. Бу театрның һәр “ноктасын” яктыртырга җитешә алмавымны таныйм. Әмма шигъри кичәсен карадык һәм “Татар-информ” аша онлайн да күрсәттек.

Cүз Буа татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе, директоры һәм 1 нче номерлы артисты Раил Садриев һәм аның “Тормыш авыр диеп зарланабыз...” дип аталган сәнгати чарасы турында бара. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында үткән кичәнең жанры “җырлы-моңлы, аз гына юморлы тамаша” дип билгеләнгән иде.

Бу – Раилнең икенче сезон тамашасы. Беренчесе үткән сезонда чыгарылды һәм ул “Сез әле мине белмисез...” дип аталган иде. Тик былтыргысының жанры моноспектакль иде. Шигърият чыннан да режиссура аша үтеп сәхнәләштерелгән иде.

Быелгысында Раил Садриев театральлеккә дәгъва итми. Филармония гримеркасына алты костюмын алып килеп элеп куйган да, чиратлап шуларны кия дә сала. Кәчтүм алыштырган арада башына кайчандыр һәм яңа гына ятлаган шигырьләре килә. 

Раил сәхнәгә чыга да, хәтерендә булган шигырьләрен сөйли, онытып җибәрсә, залга үзенең “фирменный елмаюын” бүләк итеп, икенчесенә күчә.

Шигырьләр арасында – фәлсәфи монологлар, юмор һәм “рәхмәтләр шәлкеме”.

Шулай та “җырлы-моңлы, аз гына юморлы” тамашаның темасы бар – үлем. 

Әйе, Раил үлем турында оптимистик итеп сөйләргә ярата инде ул. Үлем белән шаярып алу – аның яраткан темасы.

Ә үлем шаярмый. Былтыр Хәния Фәрхи ул үлем темасына шаярып сөйләп торганда сәхнәгә килеп чыккан булган икән.

Раил Садриев шул язмадан бер өзек күрсәтеп тә алды. Ә ул вакытта Хәния Фәрхинең үлеменә берничә ай гына калган булган. Раил Садриев Хәния дустына тулы бер шигъри бүлек багышлады. Шушы ике шигъри кичә арасында дөньядан киткән Илфак Шиһаповны, Гафур Каюмовны искә алды.

Аннары исәннәргә күчте. Төгәлрәк итеп әйткәндә, адәм буласы бу дөньяда исән яшәсен өчен тырышучыларга – табипларга. Алар залда шактый иде – хирургы, урологы һәм ветеринары да бар. Рәхәтләнеп алкышладык – савап булсын!

Раил Садриевның Салават Фәтхетдинов белән мунчада утыруыннан бер эпизод. Раил Садриев үзенең “фирменный” тавышы белән Фәнис Яруллин шигырен укый:

“Безнең ил – ятимнәр иле,

Ятимнән ятим туа,

Ятимнәр көчле булалмый,

Ятимнәр үчле була”.

Раил-артист-пародист Салават Фәтхетдинов булып уйный башлый һәм Раил сөйләгән шигырьне мактый, кабатлап сөйләтә. Мунчада утырган Раил сөйли. Мунчада утырган Салават тагын мактый һәм тагын “Ничек әле?” дип сорый. Шулай бер биш тапкыр кабатлангач, Раил Садриев халык шагыйре Фәнис Яруллинның шигырен бүгенге көннең кадагына туры китереп үзгәртеп тә куя.

“Безнең ил – җүләрләр иле,

Җүләрдән җүләр туа,

Җүләрләр аңлы булалмый,

Җүләр дурак була”.

Классик шуңа күрә дә классик инде ул. Кечкенә генә корректировка... һәм – шалт! – көн кадагындагы шигырь: кичәге татар җүләре – иртәгә җүләр булмаска мөмкин, ә дурак булачак. Җүләр белән дуракның аермасы әлләни юк инде, шулай да, телегезне саклагыз, җәмәгать!

Бүгенге тизлек заманында әдәбиятның төп жанры – шигърият. Раил Садриев – шигырьне бөтен бар тамаша – моноспектакль итеп сәхнәгә күтәрүче беренче татар артисты. Сәхнәгә алып чыккан әсәрләре – кечкенә генә бер тормыш фәлсәфәсе салынган шигъри юллар. Раилның шагыйрьләре – Фәнис Яруллин, Әнгам Атнабаев һәм һәвәскәрләр - уйларын рифмалы-ритмлы юлларга салган хатын-кызлар. Ул аларны шагыйрьләр белән бер рәткә куеп тамашачысына тәкъдим итә.

Раилнең Садриевның шигъри кичәләре алга таба да булачак һәм чираттагысы артистның якташына – халык шагыйре Ренат Хариска багышланачак. Әлегә Раил Садриев Ренат Харисны укырга әзер түгел. Бу хакта ул сәхнәдән әйтте. Залда шагыйрь үзе дә бар иде. Раил Садриев аңа рәхмәтләрен җиткерде. Башка якташларына да рәхмәтләрен әйтте. Хатынына да әйтте. Улына багышлап шигырь укыды. Ә улы чәчәк чыгарды. Кыскасы, Раил Садриевның “Тормыш авыр диеп зарланабыз...” дигән тамашачы импровизацияләнгән шәхси кичәсе иде.

“Раилның беренче шигъри кичәсе көчлерәк киде. Монысы ашыгыбрак эшләнгән”, - дидем кичә беткәч фойеда Филармония директоры Кадим Нуруллинны очратып.

“Татарча эшләгән кешене сүкмә син, - дип киңәш бирде Кадим Назирович. – Ул бит татар шигыре укый. Аны бер зал халык татарча тыңлый”.

“Акыллы кешедән акыллы сүз”, дип әйтә бу очракта татарлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100