news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Раил Садриевның өй арестыннан соң беренче тапкыр сәхнәгә чыгуын халык алкышлап каршы алды

news_top
Раил Садриевның өй арестыннан соң беренче тапкыр сәхнәгә чыгуын халык алкышлап каршы алды

15 июль көнне Раил Садриев 1 елдан артык паузадан соң беренче тапкыр сәхнәгә чыкты. Исегезгә төшереп үтик: Садриевны узган 2024 елның 21 маенда тоткарлаганнар иде. 22 майда аңа суд булды. Артистка театрга йөрергә, җинаять эше буенча шаһитлар белән очрашырга, яшәү урыныннан төнлә чыгып йөрергә, интернет кулланырга, хатлар җибәрергә һәм кабул итәргә ярамады.

Раил Садриев үз өендә даими рәвештә эстрада «йолдызлары» белән күрешкәләп торды. Ә Ринат Рахматуллин аларга кунакка иң еш килгән артистларның берсе иде. Моның сәбәбе дә бар: Раил Садриев Рахматуллинның 55 яшьлек юбилеена концерт программасы әзерләде. 15 июль көнне ул концерт Казанның «Уникс» залында узды.

Раил Садриевның бу концертта пәйда булуын халык кычкыра-кычкыра алкышлап каршы алган. Артист сәхнәдә үзенә хас манерада шигырь укыган.

«Кырыс еллар горур башны

Иде дә, имәде дә», – дигән сүзләр яңгыратты ул сәхнәдә.

Раил Садриевның чыгышларын социаль челтәрдә дә көтеп алганнар. Әлеге видео астына:

«Сәхнә яктырып китте, сагындык»;

«Легендар якташыбыз кайта, Аллаһыга шөкер»;

«Аллага рәхмәт. Безнең Раилебез исән-сау. Алдагы көннәре шатлыклы үтсен, исән-сау эшләсен»;

«Сынаулар вакытлыча булып, тыныч кына үтсен. Аллага тапшырдык», – дигән мәгънәле сүзләр язып, уңышлар теләүчеләр күп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар