Рәиф Әмиров – «башкорт булып языл» дигән өчен язучыны сугып аударган татар кешесе
Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Рәиф Әмиров белән былтыр узган җанисәп, милли хәрәкәт турында сөйләштек.
«Туксанынчы елларда Башкортстанда Татар иҗтимагый үзәге, Башкортстан татарлары съезды, Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчелегендә булдым. Башта Татар иҗтимагый үзәге булды, ул 92-93 нче елларны оешты, Татарстандагыга караганда чак кына алданрак булды. Анда мөдирлек эшләрен Алик Локманов белән бергәләп эшли башларга туры килде. Соңыннан, Татар иҗтимагый үзәге булып киткән чорда, мәдәният, мәгърифәт комиссиясе рәисе булып, съезд конгресска әйләнгәч, Башкортстан татарлары конрессы рәисе урынбасары булып эшләргә туры килде», – дип кыскача гына таныштырды ул үзенең 90 нчы еллардагы милли хәрәкәттәге эшчәнлеге белән.
– Рәиф әфәнде, сез ничек уйлыйсыз, Башкортстанда җанисәп нәтиҗәләре нинди булыр? Җанисәп алдыннан төрле фаразлар әйтелде бит инде...
– Хәзер исәп-хисапка халык бик ышанып бармый. Ничек язсалар да, без барыбер үзебез булып калабыз, дигән фикер бар. Элеккеге исәп-хисап алулар вакытында саф «цекелдәп» торган мишәр авыллары башкорт авылы булып язылды, алардан сорап та тормадылар. 80 нче елларның икенче яртысында – 90 нчы еллардагы вазгыять турында ул вакыттагы өлкә комитетының идеология буенча секретаре Таһир Ахунҗанов сөйләде. Кемдер хәбәр иткән, республиканың төп халкы кими, дип, өлкә комитетына хисап бирегез, эш нидә икәнлеген аңлатыгыз, дигәннәр. «Без тоттык та берничә районда татар авылларын башкорт халкы итеп яздык, менә шулай итеп башкортларны тигезләдек без», – диде.
Бу юлы да исәп-хисап алу күбрәк формаль рәвештәрәк булды, шуңа күрә халык инде «әй, ничек санасагыз да санагыз, без барыбер монда үзебез булып яшәгәнбез, яшәчәкбез, һәм ул статистика безгә артык зыян китерми» дигәнрәк фикердә. Күпчелек шул фикердә каладыр, дип уйлыйм мин.
– 2010 ел белән чагыштырганда, татарлар саны кимер микән, артыр микән?
– Менә ул «барыбер» дигәч, бәлки, шул элеккеге сан калыр. Бәлки, чак кына кимер дә. Гәрчә узган исәп алу вакытында административ ресурс, көчләп яздыру дигән әйбер булмады. Ләкин күп кенә әйберләр контораларда, идарәләрдә эшләнде. Шуңа күрә башкорт халкы аз гына артып китәр, татарлар азрак кимрәк булуы ихтимал.
–Халык «барыбер» дип әйтә дисез, сез ничек уйлыйсыз, барыберме?
– Өлкән, урта буын өчен ул барыбер. Чөнки 16 нчы, 17 нче, 18 нче гасырлардан аермалы буларак, кеше кем булып язылса да, җирне аңа кирәгенгән артык барыбер бирмиләр бит инде. Элекке заманнарда, җир өчен, күпләр Казан губернасыннан да күчкәннәр. Җир алыр өчен һәм күп кенә салымнарны түләмәс өчен, башкорт булып язылганнар.
Атаклы руда чыгарган сәнәгатьче Исмәгыйль Тасимовны гына алыйк. Тасимовлар ырулары белән Казан губернасыннан Уфа губернасына күчкәч, җир өчен башкорт булып язылып китәләр. Берәүләр бүген дә Тасимовларның нәселе Татарстанда дип саный, икенчеләр Исмәгыйль Тасимовны «атаклы башкорт рудопромышленнигы» ди. Аңа Петербургта һәйкәл куйганда да, Башкортстан егетләре: «Безнең атаклы башкорт рудопромышленнигына Петербургта һәйкәл куелды», – диделәр. Һәм моңа халык ниндидер бер төшенкелек белән диимме, килешеп карыймы – аптырыйм шуңа.
– Дөресме бу караш?
– Аптырыйм, дим бит инде. Аның нәтиҗәләре, үкенечкә, уку йортларында чагыла. Чынлап уйлап караганда, исәп алуда бит балалар түгел, ата-аналар катнаша. Ата-аналарны башка милләт кешесе дип язгач, мәгариф бүлеге кешеләренә дә тиешлене күрсәтмиләр. «Менә шул кешеләр, шул авыллар шулай дип язган. Шулай булгач, шул телдә укырга кирәк хәзер». Менә шул ягы – иң уңайсызы. Иң драматизмы шундадыр да.
– Нишләргә кирәк бу очракта?
– Нишлик, дигәндә... 90 нчы елларга – Бөтендөнья татар съезды оешкан чорларга әйләнеп кайтам. Бөтендөнья татар съезды бит ул бөтен дөньядагы актив эшләгән иҗтимагый, мәдәни җирле үзәкләргә таянып эшләде. 90 нчы елларда, менә шул күтәрелеш заманында, бу оешмалар бик актив эшләде.
Башкортстан да шактый актив иде. Мәктәпләр ачу булсынмы, башкасымы, хәтта Башкортстанда – без йөри торгач – татар телендә китаплар чыгару эше оештырылды. Ул бүлек – шул Башкортстан җирлеге өчен әзерләнгән уку әсбаплары белән милли әдәбиятлар бүлеге формасында әле дә эшләп килә. Ләкин башкорт, татар, башка милли мәктәпләрдә (мари мәктәпләренә чыгарма ясаргадыр) – балалар саны кимегәннән-кими бара. Балалар саны кимү аркасында, мәктәпләр үзләреннән-үзләре ябыла. Минем туган авылымда шул 90 нчы елларга хәтле 9 класслы мәктәп эшләп калды, тулы булмаган урта мәктәп. Бик шатланган идем. Хәзер мәктәптә бер унлап бала бар, алар башка күрше мәктәпләргә йөреп укый.
– Халык саны кимү – ул бит объектив әйбер, ул бөтен халыкка да кагыла. Ә менә соңгы елларда төньяк-көнбатыш диалект дигән әйбер чыкты, менә анысын сез ничек кабул иттегез?
– Русча әйткәндә, «от большого ума». Галим һәм галимәләргә эш кирәк. Аннан бит эш 80-90 нчы елларда гына түгел. Гомумән алсаң, «башкорт теле» дигән төшенчә юк бит ул, аны татар теле белән бергә кушарга кирәк. «Нигә әле башкорт әдәби теленә нигез итеп Кувандык диалекты алынган, башка диалект алынырга тиеш иде» дигән әйбер дә бар әле. Шуның чаткысы «төньяк-көнбатыш диалект» дигән мавыгуга китерде. Вакытсыз һәм кирәксез мавыгу, дип уйлыймын.
Ул яктан Татарстан тел галимнәренә дә бераз рәнҗүем, үпкәм бар. Алар Башкортстан татарларының тел-диалекты мәсьәләләре белән шөгыльләнмиләр. Менә, әйтик, «Танып диалекты» дип әйтәләр. Танып диалекты – татар теле диалекты ул, мәрхүм Радик Нуретдинов «Танып диалекты» дигән монография чыгарды, диссертация якларга әзерләнде. Әмма «Танып диалекты»ның фәнни хуҗасы булмагач, ул, имеш, «башкорт диалекты» дип бара. Ә анда – тач татарча сөйләшә торган халык. «Танып диалекты» дигән диалект бар, ләкин алар татарча сөйләшәләр. Хәзер рәсми фәндә «танып диалекты» – «башкорт диалекты» дип йөри.
Башкортстандагы татар теле сөйләшләре фәнни нигездә юк.
Менә Башкортстанда «мишәр дулкыны» бар. Патша хөкүмәте өчен мишәр – татар түгел, бөтенләй башка катлам булып кабул ителгән. Әйтик, рус казаклары бар бит – донские казаки, алар урыс халкының аерым бер өлеше итеп каралган, болар – патша хөкүмәтенең ярдәмчеләре. Дон казакларын баш күтәрүләрне бастыруда патша хөкүмәте кулланган. Мишәрләрне анда кулланмаганнар, ләкин мишәр-башкорт гаскәре чит ил походларында, Төркиягә хәтле походларда файдаланылган, Польша-Русия походларын әйтеп тә торасы түгел. Менә шул Башкортстан мишәрләре алар бертөрле түгел, әмма алар бөтенләй өйрәнелмәгән. «Татар мишәрләре» дигән китап бар – монография, аның авторы Башкортстандагы мишәрләргә кагылмый. Четерекле проблема.
– Телгә дә алмаганмы?
– Кереш сүзендә бер-ике җөмлә бар, «Башкортстанда да мишәрләр бар» дигән, ә нинди мишәрләр икәнлеге – юк, классификация юк, тарихын тикшерү юк.
Телне фәнни нигезләүнең практикасы булмавы калган телчеләргә юл ача.
– Хуҗасыз булгач, тартып алына, диясегез киләме?
– Әйе, шулай алына инде.
– Хәзер тагы нәрсәне тартып алулары бар, нәрсә хуҗасыз ята, ничек уйлыйсыз?
– Тартып алу өчен иң җиңеле – тел инде. Безнең тарих та буталып беткән бит. Мин заманында бер җанисәп алдыннан «Башкортстан татарлары» дигән китап әзерләп чыгардым. Беренче тәҗрибә булды ул, шундый калын гына китап. Күп кешеләр, укыгач: «Карале, без дә татарларбыз икән», – диделәр. Райсоветларда, ЗАГСларда булган материалларны җыеп эшләп чыгарган идем. Хәтта учреждениеләргә тараттык без анкеталар – кем үзен ничек дип саный, кем рәсми рәвештә ничек саналган. Районнарны да кертеп, алфавит тәртибендә эшләнде ул. Шул китап чыкканнан соң, «без татарбыз икән» диючеләр булды.
– Кешеләрнең үзләре өчен ачыш булган инде алайса.
– Әйе, алар өчен ачыш булды. Безнең бер профессор бар иде, мәрхүм, райондашым, профессор Сибгатов, ул әйтә иде: «Башкорт дигән сүз – Башкортстан биләмәсендә ул милли төшенчә түгел, мал-мөлкәт төшенчәсе».
Совет чорында ул кадр сәясәте төшенчәсе булган. Хәзерге вакытта мәрхүм инде ул, үз вакытында даннар, исемнәр алган бер язучы белән сөйләшеп утырабыз: «Рәиф, һин башкортса җырлайһың, башкортса һөйләйһең... Башкорт әдәбияты белән шөгыльләнәсең, паспортыңны гына үзгәрт тә әллә кайларга күтәрелеп китәсең», – ди. Кызу чак иде, суктым да ектым моны. Шуннан торып утырды да: «Раиф, вообще-то, ты правильно сделал», – ди. Кул бирешеп күрештек тә чәй эчүне дәвам иттек.
– Ничек уйлыйсыз, хәзерге вакытта милләте өчен күп кеше шулай сугып ега аламы?
– Бәлки... Бәлки, хәзер мин сугып екмас идем, бу – 35-40 ел элегрәк булган хәл. Хәзер: «Татармын, мин татар түгел димә, башыңны ватармын», – дип әйтер идем. Шул җитәр дип уйлар идем. Һәм җитәр иде дә. Минем холыкны, гадәтне белүчеләр бар.
– Башкортстанда «мишәрләр – аерым халык» дигән сәясәт алып барылды, Балтач районында «мишәр үзәге» ачылды, шуларның халыкны аеруда берәр нәтиҗәсе булыр микән?
– Моннан алдагы җанисәп вакытында керәшеннәрне аерып карадылар бит инде, калганнарны да аерып карадылар. Аларны аергач, статистикада, бәлки, күренәдер. Менә бу кампанияне дә без «урындагы хакимияткә Мәскәүдән кушылган задание» дип кабул иттек. Әгәр дә мишәрләрнең этнографиясен, тарихын карап, музей сыман нәрсә оештырып кына калсалар, алга таба китмәсә, ул әйбәт булыр иде. Мишәрнең тарихын, кем икәнен күрсәтеп ясаганда... Шул ук вакытта этнология институтының начар практикасы да бар бит. Шушыннан файдаланып, халыкны таркату, бүлгәләүгә омтылу бар.
– Татарстандагы татарлар Башкортстандагы хәлне аңлап бетерми. Менә нәрсәне без аңламыйбыз? Безнең күзебезне ача торган әйберләрне әйтегез әле миңа. Татарстандагы татарлар Башкортстандагы нәрсәне, нинди вазгыятьне белеп бетерми?
– Татарстандагы татар өчен Башкортстан – ул башкортлардан тора.
– Әле дә бармыни ул?
– Бар ул чак кына. Концертларда чыгыш ясаганда, киләләр дә, сәхнәдән: «Саумысыз, башкорт туганнар!» – диләр. Залда күпчелек татар утыра. Шул алып баручыларны «туганнар» дип әйтергә өйрәтә-өйрәтә ардык инде, туганнар бит барыбыз да. Нигә аерырырга башкорт туганнарны? Ул аеру була бит.
– Ә безгә башкорт милли хәрәкәте вәкилләре бервакыт «безгә «туганнар» дип әйтмәгез, безгә «күршеләр» дип әйтегез» диделәр, без туганнар түгел, күршеләр, диләр.
– Анысы да дөрес. Тәрбияләргә уйлаганда, «туганнар» дип әйтү дөреслеккә туры килә. Ничек кенә расларга тырышсалар да, алар – дала халыклары, әллә каян килгәннәр, фәлән-төгән дип, башкорт белән татар – төрки халыклар, бер тамырдан. Шулай булмаса, шуның кадәр уртаклык күп булмас иде. Менә украин белән рус бер-берсен аңлый алмый бит, аңламый. Татар белән башкорт тәрҗемәчесез аңлаша. Чех белән словак шулай ук бер-берсен аңламый.
– Бездә галимнәр диалектларны өйрәнмәгән, дип әйттегез, нишләп өйрәнмәделәр икән?
– Туганым, ул телгә генә түгел, әдәбиятка да, тарихка да карый. Автономияләргә бүлү бүленгән әдәбиятлар тарихы барлыкка килүгә китерде. Әдәбиятларның тарихы булгач, әдәби мирасны кемгәдер, каядыр бүлергә кирәк. Телне дә шулай ук. Тел буенча заманында экспедицияләр йөри торган иде. Татарстан экспедицияләре Башкортстанның татар районнарында, авылларында үтә иде, алар да туктады, административ чикләр булгач.
Татар әдәбияты тарихын язганда, ниһаять, егетләр-авторлар, әкренләп, Башкортстандагы татар әдәбияты вәкилләрен тарихка кертә башлады. Ә бит Татарстанда да татар язучысы-драматургы бар, үзе рус телендә яза. Димәк, тел аның кадәр мөһим түгел, рух белән татар булу кирәк.
Әнгам Атнабаевның бер китабы да татарча чыкмады, әмма Әнгам Атнабаев бервакытта да бер шигырен дә башкортча укымады. Аның шундый әйбәт гадәте бар иде – пьеса-драма язгач, артистларга гел үзе укый иде. Берсен дә башкортча укымады. Татар теле аның өчен татар теле иде, сәхнәдән чыгыш ясаганда да татарча сөйләде. Обком сәхнәсеме, президент сәхнәсеме, театр сәхнәсеме, съезд сәхнәсеме – татарча сөйли торган иде. Ул – бердәнбер шундый язучы, шагыйрь булды.
– Ә хәзер әйтмәсләр микән аны, ул төньяк-көнбатыш диалектында сөйләгән, дип?
– Юктыр, булмас.
– Ә Мостай Кәрим?
– Моның өчен чак кына тарихка китәргә кирәк. Наҗар Нәҗми бер мәлне, шул үзгәртеп корулар башлангач: «Мостай Кәрим белән безнең өчен башкорт теле – кәсеп теле, ә ттатар теле – ана теле», – дигән. Тупас әйткән әлбәттә, «профессия теле» дип әйтсә, бәлки, әйбәтрәк булыр иде. Мостай Кәрим, моңа җавап итеп, «Башкорт теле минем өчен язмыш теле», дип җавап бирә.
– Кайда әйткән шулай дип?
– Гәҗитләрдә бар ул, шул заман гәҗитләрендә. 90 нчы елларда зур бәхәс булды алар арасында, судларга барып җиттеләр... Мостай Кәрим белән Наҗар Нәҗми соңыннан килештеләр бугай инде алар.
– Ягъни, ул рәсми рәвештә таныды, дип әйтергә телисез инде, ул махсус рәвештә башкорт телендә язганын...
– Әйе, шулай.
– Аны «кысмадылармы» соң шул сүзләре өчен?
– Аңа карап Наҗар Нәҗми бөек шагыйрь булудан туктамады.
– Сезнең фикерегезчә, бу кешеләр тарихка кайсы милләт вәкиле булып кереп кала?
– Язылган тарихларда Мостай Кәрим дә, Наҗар Нәҗми дә Башкортстан тарихына кереп калдылар. Димәк, тарихның языласы бар әле яңадан.
– Сез, алар кире кайтыр, дип өметләнәсезме инде?
– Ихтимал, андый ихтимал шактый көчле. Әдәбиятлар тарихы әле яңадан карап чыгуга мохтаҗ, дип уйлыймын мин.
– Тагы шушыңа охшаш вакыйгалар булганы юкмы – кешеләрнең рәсми рәвештә таныганы?
– «Әдәбият арысланнары» турында әйткәч, шул җиткәндер, ди уйлыйм.
– Үзгәртеп корулар башлангач, 94 нче елда шундый бер омтылыш булып алды – Башкортстан татар язучылары союзы оештыру. Шуны оештыру съезды булды, Юстиция министрлыгында теркәлү булды, шуннан соң бер атнадан «в связи с возникшими обстоятельствами» теркәлү кире алынды. Шуннан ун ел йөреп, аны яңадан теркәп, мондый союзның барлыгын, мондый халыкның барлыгын исбатларга туры килде. Аерым бер структура буларак, Башкортстан Язучылар союзына «Татар телле язучылар берлеге бүлеге» булып керде.
– Теркәп булдымы соң?
– Теркәдек һәм соңыннан инде татар телендә язучы егетләргә шундый шарт куелган иде: әгәр телисез икән, Башкортстан Язучылар союзына керәсез, монда әгъза булып тору сезгә анда керергә комачауламый. Комачауласа, демократиягә каршы булыр иде. Ниндидер оешмада тору кешегә икенче оешмага керергә комачауламый, комачауларга тиеш түгел. Соңыннан, 10 елдан, шуны раслаганнан соң, моны суд раслады, 80ме суд утырышы булды, Мәскәүдә – Верховный совет РФдә, Верховный суд РБ, районный судларда. Шулардан соң расланды.
– Ничәнче еллар бу?
– Туксанынчы еллар. 94 нче ел, шуңа 10 ел салаек та шуңа өстәп... Хәзер дә эшли егетләр.
– Башка еллар белән чагыштырганда хәзерге татар-башкорт мөнәсәбәтләре кырысракмы, җиңелрәкме, әллә бу мәсьәлә юкмы инде ул бөтенләй?
– Мәсьәлә юк, дип әйтү дөреслек булмас иде. Әйтик, менә син әңгәмәдәшләшә торган кешенең 80 яше тулды. Мин 41 нче елгы. 80 яшьтә инде бернәрсәгә дә өмет итмим. Аласы бүләкләрне биреп бетергәннәр, «фән эшлеклесе» исеме бар, Татарстан Фәннәр академиясе, башкорт әдәбиятын өйрәнүдәге казанышлары өчен, Рәиф Әмировны алтын медале белән бүләкләде. Башкортстанда бердәнбер кеше – Кол Гали премиясе лауреаты. Башкортстанда бердәнбер кеше – мари шагыйре Яныш Ялкайн исемендәге бүләк лауреаты. Әнгам Атнабаев исемендәге бүләк лауреаты. Әхияр Хәкимов исемендәге бүләк лауреатымын. Җитмәгәнмени шулар?
Әмма Башкортстан Язучылар союзы юбилярлары сайтында Рәиф Әмировның туган көне юк. Аңа игътибар итмәгән идем, соңыннан бер дустым әйтте: «Агай, синең туган көн үтмәде мени?» – ди. «Үтте», – дим. «Нигә шунда юк синең фамилияң?» – ди. Кемдер «дай-ка бу татарны подколю» дип уйлагандыр инде. Ә миңа барыбер ул. Аннан гына минем талантлы башкорт язучыларына, башкорт шагыйрьләренә ихтирамым кимемәде.
– Бөтендөнья татар конгрессы съезды узган көннәрдә сөйләшәбез. Сез нинди карар кабул итүләрен теләр идегез?
– Конгресс өчен дә, конгресс җитәкчелеге өчен дә бу мәсьәлә – артык җитди мәсьәлә түгел. Күпкә җитдирәк мәсьәләләр бар. Аны заманында, үзенчә мыек астыннан елмаеп, Атнабай әйткән иде: «Син башкортмы, син татармы – Анда түгел мәсьәлә. Башкорттан да, татардан да Урыс туа – вәт бәла! – Менә кайда мәсьәлә!»
Бу проблеманың барлыгын танымыйча булмый, ләкин аңа әдәбиятта да, әдәби тәнкыйтьтә дә, башка әйберләрдә дә аерым акцент ясау, аны кузгату, күтәрү, кабарту кирәк түгел дип исәплимен. Башкорт кабартса, татар аңа карап әйтә, татар кабартса, башкорт аңа карап әйтә. Кирәк әйбер түгел, дип уйлыйм. Съездда узган тарих секциясе чыгышында да шул турыда әйтәсем килгән иде. «Батырша үзенең китабында башкортларга сискәнеп караган». Батырша сискәнеп карый алмый, чөнки Батырша өчен иң мөһиме дин булган. Ул дин нигезендә мишәрләр белән башкортларны берләштереп, патшага каршы күтәргән. Диннән соң җир, су мәсьәләсе, администрация, старшиналар кысымы – менә шулар, ул әйберләр тирәсендә башкорт белән мишәрне берләштергән. Шуны берләштерү аның казанышы булган. Без аны күрмибез. Башкорт галимнәре дә, татар галимнәре дә, язучылар да шуны ничектер кузгатырга тырышалар. Минем өчен, мәсәлән, болгарлар белән башкортларның 1302 елны Субудәйне тукмап, кыйратып кайтарып җибәрүләре кадерлерәк, бердәм булулары. Минем өчен бергә яшәп, иза чигеп, яуларда катнашып, бергә дөнья көтеп, бер-беребезне тану, хөрмәт кадерлерәк. Мин татар-башкорт тарихына карасам да, анда шундый бердәмлек моментларын эзләргә тырышам.
– «Мишәр» дип аерып әйттегез, мишәрне сезне татар дип таныйсызмы соң?
– Ул вакытта – 16 нчы гасырларда – мишәр татар булмаган. Чыңгызхан өчен дә алар аерым халык булган. «Злые, лесные народы» дип әйткәннәр. Академик Мирфатыйх Зәкиев: «Мишәр» дигән сүз – агач, ар – кеше, урман кешесе», – дигән. Урман халыклары. Мишәрләр безне тукмап кайтардылар, шуңа күрә аларны, усал халык, дигәннәр.
– Ә хәзер татармы соң алар?
– Хәзер татар. Сезнең фикерегезчә, татар милләте кайчан милләт булып оешкан? 19 нчы гасыр ахырында – 20 нче гасыр башында милләт булган. Совет чорында да шул фикергә киләләр иде бит. Милләт оешкан шул вакытта. Буржуазия оешкан, дип язганнар совет чорында, бу – совет традициясе.
– Башкорт кайчан оешкан?
– Башкорт теле һәм милләте соңрак.
– Кайчан?
– Совет чорында. Башкорт әдәби теле 30 нчы елларда раслана. Күп кенә татар әдипләре, галимнәре катнашлыгында.
Әмиров Рәиф Кадыйм улы – 1941 елның 3 ноябрендә Башкортстан Республикасы Балтач районы Начар авылында туган. Бөре педагогия институтын тәмамлый (1963), 1968–1973 елларда шунда ук укыта. 1974 елдан Башкортстан педагогия институтында, 1980–1983 елларда декан, 1983–2010 елларда әдәбият кафедрасы мөдире.
1994 елдан – Башкортстан Республикасының Татар язучылары берлегенең идарә рәисе.
Беренче булып башкорт әдәбиятында әдәби һәм публицистик жанрларның барлыкка килүе тарихын, халык өметләрен чагылдыручы күренеш буларак, чичәннәр һәм абызлар иҗатын өйрәнә.
Р.Әмировның актив катнашлыгында «Башкортстанның татар язучылары» исемле китаплар сериясе оештырыла, Башкортстанда татар әдәбияты һәм мәдәнияте тарихын өйрәнү һәм торгызу эше алып барыла.
1992 елда беренче Бөтендөнья татар конгрессында катнаша. Башкортстанда туксанынчы елларда татар милли хәрәкәтендә иң актив шәхесләрнең берсе.