Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рафис Корбан - Язучылар берлеге дигән «баллы» урын һәм язучыга биреләсе бал турында

Язучы Рафис Корбан белән аның иҗаты һәм язучылар берлеге темасына сөйләштек. Язучылар берлегенә рәис сайланасы елны бу тема, әлбәттә, актуаль. Рафис Корбан 2012-16 елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе булган кеше.

news_top_970_100
Рафис Корбан - Язучылар берлеге дигән «баллы» урын һәм язучыга биреләсе бал турында

Рафис абый, соңгы елларда сез бик актив язасыз. Берлек рәисе булып әрәм яткансыз икән алдарак, әйеме?

Мин бит киткәндә иҗат белән шөгыльләнә алмадым, иҗат итәргә китәм дип әйтеп киттем. Дүрт ел эчендә дүрт роман яздым. Бер повесть язып, Язучылар берлеге белән ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы үткәргән конкурска тапшырган идем — лаек түгел дип таптылар, шуны «Казан утлары»на биргән идем — ошаттылар, алдагы саннарның берсендә басылыр дип ышандыралар. Ике драма әсәре дә яздым — аларын әле беркайда да күрсәтмәдем. Муса Җәлилгә багышланган «Ватан» романын китап итеп чыгардым, русчага тәрҗемә иттердем, балкар теленә тәрҗемә итеп, Кабардино-Балкариядә басылды. Дүрт ел эчендә балалар өчен өч китабым чыкты. Тугандаш халыкларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итеп җиде китап чыгардым. Хәзер бит тәрҗемәчеләр подстрочник кына ясый, юлын юлга тәрҗемә итеп чыгалар, шигырь ясап бетерә алмыйлар. Минем тәрҗемәләрне каләмдәшләр ошата. Шушы берничә елда гына Казахстанда, Дагыстанда, Кабардино-Балкариядә әдәби чараларга чакырылдым, ТЮРКСОЙ чакыруы буенча Төркиядә Кайсын Кулиевка һәйкәл ачуда катнаштым. Быел да Абайның 160 еллыгына Казахстанга чакырулы идем. Барып булмады.

Бик күп санадыгыз. Ничә китап булды инде?

Шул вакыт эчендә барлыгы 17 китап чыгардым.

Ничәсе дәүләт хисабына?

Өч китабымны Татарстан китап нәшрияты социаль әһәмияткә ия китаплар исемлегендә чыгарды.Ике китабым Татарстан мәдәният министрлыгы хисабына чыкты. Күбесен үз нәшриятымда бастырам, мин бит китап бастыру эшчәнлеге белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәр булып торам.

Нинди акчага чыгарасыз соң бу кадәр китапны?

Спонсорлар табам.

Табыламы?

Нишләп табылмасын! Акчалы урыннарда эшләүче якташ дусларым бар. 60 яшьлек юбилеемны да Берлек ярдәменнән башка гына филармония залында үткәрә алдым. «Ватан» китабының презентациясен дә шунда үткәрдем. Алар өчен күп акча кирәк. Филармония залының аренда хакы гына да 100 мең сум.

Спонсор табасыз икән, бай татарларны татар әдәбиятына хезмәт иттерәсез, димәк.

Алар язучының хәлен аңлый, ярдәм итәләр. Мин Язучылар берлегендә эшләгән вакытта Тукай клубында атна саен кичә үткәрә идек. Аларның барысын да Берлек акчасына гына үткәрү мөмкин түгел бит.

Сорый белгәнсез инде.

Мин генә түгел. Берлектә Гафур Каюмов, мәрхүм, бик актив эшли иде. Якташ язучыларының кичәсен үткәрергә күбесенчә районнар булыша иде. Без яңа реставрацияләнгән бинага кердек бит. Идәннәре паркет иде. Пычратырга ярамый дип, ТАИФ белән сөйләшеп, бөтен идәннәргә келәм җәйдердек. Язучыларны хөрмәт итеп спонсор ярдәме күрсәттеләр. Хәзер келәмнәрне алып ташлаганнар, утырып торырга диваннар калмаган, кәнәфиләр кыршылып беткән. Түшәмнәр ага…

Соңгы романыгыз Нәкый Исәнбәткә багышлана, дигән идегез. Ни өчен бу шәхескә алындыгыз?

Мин Нәкый Исәнбәтне бик зур шәхескә саныйм. Былтыр «Казан утлары» журналында минем роман белән бер үк санда Ринат Мөхәммәдиевның романы чыкты. Ул Нәкый Исәнбәткә ишарәләп, бик әшәке итеп язган. Алай язарга ярамый! Тукай татар милләтенә ничек хезмәт иткән булса, Нәкый Исәнбәт тә шул дәрәҗәдә хезмәт иткән. Нәкый Исәнбәт 92 ел гомеренең бер минутын да тик утырмаган. Мин аны өйрәндем. Ничек бу кадәр эшләде икән дип гаҗәпләндем.

Йолдыз апа Исәнбәт белән аралаштыгызмы? Рөхсәте бармы?

Мин аның белән очраштым. Аннан материаллар алдым. Миләүшә Хәбетдиновада да Нәкый Исәнбәт буенча материал күп. Ул да азрак мәгълүмат бирде. Ләкин ул Йолдыз ападан курка. Йолдыз Исәнбәттә әнисе Гөлсем апаның истәлекләре бар иде. Әмирхан Еники Сәйдәш турында «Гөләндәм туташ хатирәләре»н язган кебек, мин дә Гөлсем апа истәлекләреннән бик файдаландым.

Роман язылып беттеме?

Роман язылды. «Җидегәннән төшкән нур» дип атала. Татарстан китап нәшриятына тапшырдым. Ул киләсе ел планына кертелеп, бастырып чыгарылырга мөмкин.

«Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин: «Бездә чыгарыйк», ди. Аларда минем Салих Сәйдәшев турындагы «Артык кешеләр» дигән роман ята. Быел нәшриятта Әхмәров турындагы роман чыгып килә.

Бер роман күпме языла?

«Ватан» — беренче романым — озак язылды. Әхмәров турындагы икенче романны бер ел яздым. Ә соңгы ике романны быел яздым. Минем эшем юк бит, көне буе язам.

Димәк, сезнең берлектән китүегез милләткә файда булды. Актив яза торган язучылы булдык.

Мин язучылар берлегендә дә күп файда китергән булыр идем. Берлектә эшләгәндә дә күп эшләдем. Халык язучыларының ни өчен мине якламавын гына аңлап бетермәдем. Пенсионерларга бик күп изгелекләр эшләдем.

Үзегез китәм дигән идегез бит.

Мине урынбасарларым «Китәм», дип әйтергә мәҗбүр итте. Ике урынбасарым, өстемнән язып, әшәке кеше итеп күрсәттеләр. Министрга «Китәм алайса», дигән идем, «Урыныңа кемне калдырасың?» ди. «Йөрүчеләр бар», дим. «Без аларны якламыйбыз», ди. Илфак Ибраһимов кандидатурасына тукталган идек, аны сайламадылар. Данил Салиховны сайладылар.

Нәрсәләр эшләп өлгермәдегез?

Күп эшләдем. Әмма планлаштырган эшләрем тагын да бар иде. Ел саен Өлкәннәр көнендә өлкән язучыларны җыеп, 3 литрлы банка белән бал өләшермен дип хыялланган идем. Лесхоз белән сөйләшеп, бер алан алган идем. Анда умарталык ясап, 1 тонна бал җитештерергә була. Безнең язучыларга 4әр кило өләшсәк, 1 тонна бал җитәр иде — шулай исәпләгән идем. Берлектән үзем китсәм, Данил Салихов эшләр дигән идем — ул аны белә иде. Эшләмәде. Быел берлек рәислегенә үз кандидатурамны куям, сайласалар, эшләячәкмен. Ашыт буенда умартачылыкның ике йорты да бар, анда язучыларны ял иттерергә дә була: теләсәләр язарлар, теләмәсәләр табигатьтә йөри алалар. Умартачылар «Булышабыз», диләр. Дөбъяз хастаханәсе табиплары белән язучылар өчен бал терапиясе турында сөйләшкән идем.

Рафис абый, рәис булу бик «баллы» урынмыни соң ул? Нигә ашкынып торасыз ул урынга?

Баллы урын түгел. Теге юлы да куеп карыйм әле дип кенә куйган идем.

Ә нигә язучылар шул урын өчен талашып ятасыз?

Мин эшләгән вакытта соңгы өч елда ел саен Берлеккә 26 миллион сум акча алдык. Ул акчалар урынбасарларга күп булып күренде һәм алар аны Рафисның кесәсенә кереп бара дип уйладылар. Мин атаклы татарлар турында романнар яздырту өчен Президенттан акча алдым. Биш язучыга 400әр мең бирдем. Акча — Аллаһы әкбәр. Романнар язылмады. Акчалар кесәләрендә калды. Оятлары да юк. Инде 6 ел вакыт узды.

Димәк, килешүләрегез тиешенчә эшләнеп бетмәгән булгандыр.

Эшләнгән. Артыннан йөри алмадым, китеп бардым бит. Ә Данилга кирәкмәде. Башта үзем дә шул грант хисабына роман язармын дип уйлаган идем. Әмма «Үзенә акча ала», дип сүзе булыр дидем. Язасым калган икән. Үрнәк күрсәткән булыр идем.

Грант хисабына бишнең икесе язылды бит инде. Милләткә ике шәхес турында роман бирдегез.

Әйе. Икесе дә бик әйбәт романнар.

Рафис абый, нәрсәгә кирәк сезгә тагын бер кат рәислек?

Эшләп өлгермәгән эшләрне эшлисем килә — шулар кызыктыра. Миңа аннан табыш керми.

Сез берлеккә яшь кеше кирәк дип уйламыйсызмы? Данил Салихов быел Пирамида сәхнәсеннән «Берлеккә интернетны белә торган яшь кеше кирәк», дигән иде.

Данил интернетны белми инде, әйе. Шулай да үз кандидатурасын куярга йөри дип сөйлиләр. Куйганчы ук пандемия дип тагын билгесез срокка рәислеген озайтырга дип карар чыгардылар бит. Бәлки, бер елга, бәки, күбрәк тә булыр. Министр үзегезгә әйткән иде түгелме сентябрьдә съезд була дип. Беркөнне рәис урынбасары Рәмис Аймәтне күреп: «Съезд буламы?» дип сораган идем. «Юк», диде.

Республика җитәкчелегенең язучылар берлегенә мөнәсәбәтен ничек бәялисез?

Мин дүрт ел эшләү дәверендә елга бер тапкыр планнар, проектлар белән Президентка керә идем. Шул проектлар өчен акчалар бүленә иде. Мин бит эш белән шөгыльәндем, барган бер җирдә җырлап йөрмәдем. Мин эшләгәндә берлеккә ике машина алынды. Берлек ишегалдындагы машиналарның берсен Әлмәт бүлекчәсенә бирдем. Хәзер дә Берлек ишегалдында өч машина тора. Нигә шуларның берсен Чаллы бүлекчәсенәз бирмәскә?! Чаллы бүлегенең утырып эшләр урыны юк. Президент белән сөйләшеп бу мәсьәләне дә хәл итеп булыр иде. Данил куелгач, очрашып танышып чыкты да, шуның белән шул!

Пенсиядәге язучыларга газета-журналларга язылырга ярдәм күрсәтелә иде. Казанга командировкага килгән язучылар кунып чыгу өчен бөтен уңайлыклар булган кунак бүлмәсе булдырылды. Берлекнең 15 рәисенең портретлары ясатылды. Дүрт юбилярга: Вахит Имамов, Хатип Миңнегулов, Җәүдәт Сөләйман, Ренат Хариска портретларын ясатып бүләк иттек. Сибгат Хәким шәкертләренең күмәк портретын ясаттык. Фатих Кутлу тәрҗемәсендә татар язучыларының төрек телендә алты китабын чыгардык. Тукайның 130 еллыгы уңаеннан 130 шигырен төрекчәгә тәрҗемә иттереп, Төркиядә бастырып чыгардык. 22 яшь шагыйрьнең шигырьләрен Мәскәүдә урыс телендә чыгардык. 22 яшь шагыйрьнең шигырьләрен, әзәрбайҗанчага тәрҗемә иттереп, Бакуда чыгардык. Вакыйф Нуруллин, Альберт Хәсәнов, Миргазиян Юныс, Шәүкәт Гаделша, Рушания Арсланова, Марат Кәримов китапларын, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Рөстәм Мингалимнең күптомлыкларын чыгардык. Марсель Галиев, Зиннур Хөснияр, Зиннур Мансуров, Җәүдәт Сөләйман, Солтан Шәмси, Равил Фәйзуллин китапларын русчага тәрҗемә иттердек. 127 шагыйрьнең шигырьләрен Юрий Семендер чуашчага тәрҗемә итеп, китабын чыгардык. Казах телендә (34 татар язучысының) татар хикәяләре китабы чыкты. Чыңгыз Айтматов, Кайсын Кулиев, Рәсүл Гамзатов, Валери Тургай, Ар-Серги, Муталип Беппаев һәм башка шагыйрьләренең китапларын татарчага тәрҗемә итеп чыгардык. Берлек ишегалдына Тукай әкиятләре геройларының сыннарын ясатып куйдык. Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән конкурс игълан итеп, беренче елда ук 8 роман, 36 повесть һәм 48 хикәя язылды. Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Туфан Миңнуллин, Адлер Тимергалин, Миргазиян Юныс, Зөлфәт, Мөдәррис Әгьләмов, Равил Бохараев, Роберт Әхмәтҗанов, Әхмәт Гадел, Владимир Корчагин, Дания Гыймранова, Флүс Латыйфи, Госман Садә каберләренә ташлар ясаттык. Татар-башкорт яшь язучылар семинары; Төрки телле яшь язучылар семинары; XI Төрки язучылар фестивале; районнарда эшләүче әдәби берләшмәләр җитәкчеләре семинары үткәрдек. Кайсылары спонсорлар ярдәме белән эшләнсә дә, болар нигездә республика җитәкчелеге ярдәме белән эшләде. Соңгы дүрт елда мондый эшләр эшләнмәде дип әйтерлек.

Бүгенге көн әдәбиятына берлек бик кирәкме?

Беләсеңме, Мәскәүдә 30 берлек бар. 11 дип йөри идем, 30 икән. Берсе дә: «Берлек кирәкми», дип кычкырмый, берләшәләр. Бөтен регионнарда берлекләр бар. Нишләп әле без «Берлек кирәкми», дип ябып куярга тиешбез?! Берлекләр заманында партия язучыларны үз кулы астында тотсын өчен оештырылган булган — бик акыллы эшләнгән. Хәзер Берлеләр хакимият аны күзәтү астында тотсын өчен түгел, язучыларга хезмәт итү, аларга хөрмәт күрсәтү өчен кирәк. Һәр пенсионер язучыга айга 1 мең сум акча бирсәң дә, хөрмәт билгесе. Халык язучыларына 10ар мең бирелә. Аларның пенсияләре дә әйбәт инде… Язучы «Кайдан акча табыйм икән», дип борчылып яшәмәсен, хәленнән килгән кадәр язарга мөмкинлекләр тудыру өчен аңа Берлек кирәк. Рәхмәт, Хөкүмәтебез язучыларга Берлек аша ял йортларына да юллама бирә. Дөрес, миңа Берлек рәислегеннән киткәннән бирле «Юллама бирәм», дигән кеше булмады.

Сораганыгыз бармы соң?

Сораганым юк. Әмма мин эшләгәндә язучылардан үзем «Барасызмы?» дип шалтыратып сорый идем.

Берлектә хәзер актив иҗат итәрлек күпме язучы бар?

Аны «Казан утлары» нда актив басылучылардан чыгып исәпләргә мөмкин инде. Мин эшләгәндә берлектә барлыгы 337 язучы бар иде. Хәзер дә шул чама дип әйтәләр. Аларның хәзер кырыклабы вафаттыр. Кырыклап яңа язучы алынгандыр.

Димәк, күпмесе яза инде?

Кырыгы яза. Актив яза. Тегеләре дә яза. Мин язмаучы язучы бар дип санамыйм. Язучыларыбыз картайдылар. Ул яшькә җиткәч, яши алу зур бәхет. Бездә 80нең теге ягына чыкканнар гына да 50 кеше. Алардан нәрсәдер өмет итү дә көлке. Аларның хәлләрне белеп яшәргә кирәк. Алар заманында эшләгән бит. Мин эшләгәндә генә дә 14 язучыга кабер ташы куйдырдым. Мин киткәннән соң беркемгә дә куелмады. Куелганнары да Берлек аша түгел.

Безнең пенсиягә чыкмаган 100 язучы бар. Мин эшләгәндә 35 яшькә җитмәгән 35 яшь язучы бар иде. Хәзер алар да картаядыр инде, яңа яшьләрне Берлеккә бер-икене генә алдылар. Мин эшләгәндә шактый алган идек — яшь язучылар семинары үткәреп, анда катнашучыларның барысын да берлеккә алган идек.

Рафис абый, ул яшьләргә берлек нигә кирәк соң? Теге сез әйткән 1 мең сумны да өлкәннәр генә ала, сез сайлангач өләшенәсе балны да яшьләргә бирмисез. Яшьләргә хәтта Җәлил премиясен дә бирмисез бит. Анысын да картлар ала.

Нишләп бирмик? Мин эшләгәндә Җәлил премиясен Луиза Янсуар, Ленар Шәех, Рөстәм Галиуллин, Рүзәл Мөхәммәтшиннар алды.

Бу елларда яшьләр белән эшләгән өчен дип Рәмис Аймәт белән Хәнәфи Бәдигый алды. Берсе илледә, берсе сиксәндә.

Әйе, бу елларда идарә әгъзалары алды инде. Җәлил премиясе яшьләр премиясе санала иде, аны яшьләргә бирергә кирәк. Әллә нигезләмәсе үзгәртелдеме дип аптыраган идем.

Арткы ишекләр бардыр… Рафис абый, Берлек темасын дәвам итик әле. Ниләр эшләргә планлаштырасыз сайланган очракта?

Мин берлек эшен өч палаталы күз алдына китерәм: өч буын язучылар — Яшьләр, Урта яшьтәгеләр һәм Аксакаллар палатасына бүленә. Бер үк мәсьәлә өч палатада карала һәм идарә утырышында хәл ителә. Эшне шулай оештырырга уйлыйм. Яшьләрне эшкә тартасы иде. Алар бит яшьләр берлеге дип тә чыкканнар иде, Данил каршы килде. Яшьләр палатасы шуның бер формасы була инде.

Рафис абый, яшьләргә ни файда соң ул Берлектән һәм сез әйткән палаталардан?

Яшь кеше һавалырак була инде, максималист була. Яшьләр дә картаячаклар. Мин дә яшь идем, картаеп барам — 64 яшь тула. Гомер бит ул аккан су шикелле уза. Без алган яшьләр 35нең теге ягына чыгып бара. Ярар, хәзергә алар: «Без яшь», дип йөрерләр, ә бит киләчәктә алар да привилегиеләр сорый башларлар. Алар хәзер игътибарның өлкәннәргә булуы белән килешергә тиешләр дип саныйм.

Безнең берлек Россия берлекләре белән ни дәрәҗәдә хезмәттәшлек итәргә тиеш?

Мәскәүдә Сергей Михалков заманындагы бердәмлекне бетерделәр дә, хәзер күп оешмалар бер-берсе белән «сугышып» яталар, уртак тел таба алмыйлар. Элеккеге Союз бинасында утырган МСПС дигәне бар — Международное сообщество писательских союзов. Мин заманында аның башкарма комитет әгъзасы идем, хәзер минем белән дә эшне туктаттылар. Союз российских писателей дигәне дә бар — анысы җитди оешма түгел, монда керәлмәгәннәр шунда кереп кайта да мактанып йөри. Төп берлек булып Россия язучылар берлеге (Союз писателей России) санала. Россиядәге язучылар берлекләре Татарстан берлеген үз составларына кертергә сорыйлар иде. Ләкин мин алай итмәдем, Данил да алар белән эшләмәде бугай.

Алар белән эшләү кирәкме?

Кирәк. Ничек инде кирәкмәсен?! Татарстан Язучылар берлеге туксанынчы елларда аерылып чыкты. Ләкин без бит Россия составындагы республика, аерым дәүләт түгел. Мин берлеккә килсәм, Мәскәү белән элемтәләрне урнаштырырга дип уйлап торам.

Безнең язучы әдәбият белән үзен ашата аламы?

Бер язучыбыз миллионнар ала. Гүзәл Яхина.

Мин татар әдәбияты дим.

Татар кызы бит ул. Татар тормышын яза.

Сез аны татар язучысы дип саныйсызмы?

Әлбәттә. Татарча белән. Казанда үскән.

Сез аны Берлеккә дә алдыгыз — беләм.

Әйе. Минем вакытта алынды. Президент белән бер очрашу булган иде: Разил Вәлиев, ул вакыттагы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Гүзәл Яхина һәм мин катнаштык. Разил Вәлиев: «Зөләйха күзләрен ача»ны бик әйбәт роман, бер утыруда укып чыктым», диде. Мин укымаган идем. Бу кызны берлеккә алырга кирәк дип сөйләштек тә, алдык. Кабул итү коллегиясе башында утырган Тәлгать Галиуллин, Рифә Рахманнар алды. Романны бит халык яратып укыды…

Татар әдәбияты укыламы?

Укыла. «Казан утлары» 7 мең тираж ясаган. Нәрсә белән ясаган дисез? Рафис Корбан романнары чыга башлагач ясаган ул аны. (Бу урында Рафис абый киң итеп елмайды).

Белешмә. Рафис Корбан — язучы, шагыйрь, драматургг. ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Шәйхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр иясе.

1957 елның 1 гыйнварында Татарстанның Биектау (элекке Дөбъяз) районы Кече Битаман авылында дөньяга килә. Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый.

«Татарстан яшьләре» редакциясендә, Буаның «Байрак» район газетасында, Татарстан радиосында музыкаль тапшырулар, аннан балалар өчен тапшырулар һәм әдәби тапшырулар редакцияләрендә эшли, төрле газета-журнал редакцияләрендә — «Салават күпере», «Идел»дә, Татарстан язучыларының әдәби фонды идарәсендә, «Заман» төрек-татар газетасында, «Шәһри Казан»да төрле җаваплы вазифаларны башкара, Казан дәүләт курчак театрының әдәби бүлек мөдире, «Мәгариф» милли нәшрияты мөхәррире, Татарстан китап нәшриятының китап тарату бүлеге мөдире хезмәтендә була, Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият һәм балалар әдәбияты редакцияләренә җитәкчелек итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100