Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рафис Кәлимуллинның әнисе оныгын армиядән каршылаган: «Аларны әни үстерде»

news_top_970_100
Рафис Кәлимуллинның әнисе оныгын армиядән каршылаган: «Аларны әни үстерде»
видеодан скриншот

Социаль челтәрләргә җырчы Рафис Кәлимуллин куйган бер видеоны күз яшьләрсез карап булмый. Аның бертуган апасының улы, алдан беркемгә дә әйтмичә, армиядән кайтып төшкән.

Альфред, иң беренче итеп, кибеттә эшләүче әбисе янына килгән. Оныгын күргәч, әбисе үз күзләренә ышана алмый, йөгереп чыгып, солдатының кочагына ташлана: «Әй бәбекәем, балакаем, әй Аллакаем», – дип үкси…

Альфред әбисе янына килгән:

«Альфред –  минем бертуган Сирин апамның улы. Украина белән Россия чигендә хезмәт итте. Әни дә, апа да бик борчылып торды инде. Чөнки әни Альфред белән аның энесе Рөстәмне үзе үстерде. Хәтта алар икесе дә минем әнигә «әби» дип түгел, «әни» дип дәшәләр.

Апаның зур өметләр баглап корган тормышы барып чыкмады, иреннән аерылды. Мораль яктан бик авыр чоры булып алды. Шушы 2 баланы Чаллыдан төнге сәгать 1дә барып алганымны әле дә хәтерлим. Альфред 1нче сыйныфка укырга кергән генә иде әле.

Альфред әнисе белән күрешә: 

Иреннән аерылгач, апа аерым да, безнең белән дә яшәп алды. Минем белән концертларга йөргәндә бик яхшы бер егет белән танышып, яңадан гаилә корды. Хәзер тагын 2 бала тәрбиялиләр, бик бәхетле гомер кичерә, Аллаһка шөкер.

 

Фото: © Альфред кечкенә энесе белән

Ә Альфред белән Рөстәм безнең туган авылда – Нурлат районы Кәкре Атау авылында үстеләр. Тулысынча минем әни карады аларны. Әтигә алар «зур әти» дип дәштеләр. Ә менә әнигә «әби» дип әйтә алмыйлар, әниләре итеп кабул итәләр. Әнием башта без 4 баланы тәрбияләп кеше итте, аннары оныкларына да әни булды. Безнең әни кебек олы йөрәкле кеше дөньяда юк», – диде Рафис.

Альфред дәү әтисе белән очраша: 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100