Рәфинә һәм Рәзил Камаловлар октябрь аенда Кипр Сабан туен гөрләткән
Рәфинә һәм Рәзил Камаловлар гаиләсе Кипр утравындагы Лимасол шәһәре Сабан туен гөрләткән. Милли бәйрәм биредә 25 октябрь көнне узган. Бу хакта «Интертат»ка Рәзил үзе хәбәр итте, хис-кичерешләре белән уртаклашты һәм күңелле видеолар юллады.
«Кипр Сабан туеның төп оештыручысы – милләттәшебез Алсу Җиһангирова. Быел да барлык гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап, милли уеннарыбызны да, яңа уеннар да кертеп, бик күп артистлар чакырып, менә дигән бәйрәм уздырды.
Мин Кипр Сабан туенда инде өченче ел рәттән катнашам. Биредә милли бәйрәмебез 2019 елдан бирле үткәрелә. Быел менә Рәфинә белән икәү бергә барырга булдык. Дуэт җырларыбызны да, баянга халык җырларын да башкардык. Җыр-моңга сусаган милләттәшләребезнең үзләрен дә җырлаттык. Кипрда яшәүче башка талантлы милләттәшләребез дә сәхнә тотты.
Бик җылы, матур бәйрәм булды. Сабан туена татар-башкортлар гына түгел, руслар һәм башка милләт вәкилләре дә килгән иде. Алар монда барысы да дус-тату гомер кичерә. Кипрда миллилек бик көчле, татарлар чит җирләрдә яшәсәләр дә, гореф-гадәтләребезне, милли рухны саклап калырга тырыша. Хәтта уеннар өчен әзерләнгән чүлмәкләр, капчыкларга кадәр милли үрнәкләр белән эшләнгән иде. Сабан туена дип кунаклар алдан әзерләнгән, махсус милли киемнәр тектергәннәр, кайберләре Татарстаннан заказ белән кайтарткан. Балаларга хәтле түбәтәйләр, камзуллар киеп килгәнен күрү бик сөенечле булды. Бәйрәмдә дә милли яулыклар, алкалар, калфаклар сатып алу мөмкинлеге бар иде. Әлеге бәйрәмнең масштаблары елдан-ел киңәя баруына тагын бер кат инандык.
Бәйрәм үзебезгә дә, милләттәшләребезгә дә бик ошады. Инде Сабан туе тәмамлангач та, халык таралышмыйча, ахырга кадәр биеп-җырлап күңел ачты. Бик канәгать калдык.
Шунысын да өстәп әйтергә кирәк: махсус шушы Сабантуй өчен биредә эшләүче төрле-төрле рестораннарның пешекчеләре безнең милли ризыкларны пешерергә өйрәнгән. Алар чәк-чәк, кош теле кебек ризыклардан тыш, өчпочмак, гөбәдиягә кадәр ясап саттылар. 5 казан пылау әзерләнгән иде. Бөтен кешенең дә милли ризыкларыбызны авыз итү мөмкинлеге булды.
Кыскасы, пальмалар үсеп утырмаса, берәр татар авылындагы чын Сабан туе, дип уйларга булыр иде. Шундый зур, дәрәҗәле бәйрәм оештырганы өчен Алсу Җиһангировага иң зур рәхмәтләребез», – диде Рәзил.
Җырчы ни өчен Кипрда Сабан туен нәкъ менә көз көне уздыруларын да аңлатты.
Халыкта, нигә бу вакытта Сабан туе үткәрәләр икән, дигән сорау туарга мөмкин. Чөнки биредә җәй көне бик эссе, һава температурасы 40 градуска якын була. Урамга чыгу мөмкинлеге юк. Шуңа күрә биредә бәйрәмне иртә язда яки көзен уздыралар, – диде ул.