Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәфинә Ганиуллина бертуганнары турында: «Әнинең юбилеена да килмәделәр...»

news_top_970_100
Рәфинә Ганиуллина бертуганнары турында: «Әнинең юбилеена да килмәделәр...»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Рәфинә Ганиуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә виртуаль дусларының сорауларына җавап биргән. Рәфинәнең бертуганнары белән мөнәсәбәтләре турында да кызыксынучылар булган.

Сыңар канат белән 5 кыз бала тәрбияләп үстергән Зөлфия ханым Ганиуллинаның кызлары, кызганыч, бүгенге көндә дус-тату түгел, барысы бергә аралашмыйлар. Рәфинәгә иң еш бирелә торган сораулар да аның кыз туганнары турында сыман.

«Сезнең сеңелләрегез кая?» – дип кызыксынган берәү. Рәфинә: «Һәрвакыт минем йөрәгемдә», – дип җавап биргән.

«Аиша белән Гөлсу күренәләрме, алар Казандамы?» – дип сораучыга исә җырчы: «Күрсәгез, сәлам әйтегез. Әнинең юбилеена да килмәде алар, араларны өзделәр», – дигән.

«Аиша кайда?» – дип сораган тагын берәү.

«Безнен дус вакытларны бик сагынам. Беренче адымны күп ясадым, гаебем булмаса да. Әлегә нәтиҗәсез. Аңлашырбыз, дип ышанам, соң булмасын иде», – дип язган Рәфинә.

Рәфинә Ганиуллина: «Сеңелләрем шәрә фотолар, тәмәке, алкоголь аша танылмакчы булды»

Фотолар: Рәфинә Ганиуллинаның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Шулай тэрбиялэнеп ускэннэрде инде. Аллахым сакласын инде. Монда язарлык булгач. Шуны куреп ускэннэрдер.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100