Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәфинә Ганиуллина: «Сеңелләрем шәрә фотолар, тәмәке, алкоголь аша танылмакчы булды»

Рәфинә Ганиуллина бертуган сеңелләре Аиша һәм Гөлсу белән ни өчен аралашмавы турында язган. Җырчы үзенең аларны кичерергә әзер булуы турында да әйткән.

news_top_970_100
Рәфинә Ганиуллина: «Сеңелләрем шәрә фотолар, тәмәке, алкоголь аша танылмакчы булды»
https://www.instagram.com/rafinaganiullina/

Рәфинә Ганиуллина сторисларында инстадусларының сеңелләре турындагы күпсанлы сорауларына җаваплар биргән.

«Сеңлегез Резеда Һиндстанда яши бугай. Кайтырга җыенмыймы?» — дип сораган беренче инстачы.

«Киткәненә ике ел була инде. Сторисларын карап барам, аңа анда бик күңелле кебек», — дип җавап биргән Рәфинә.

«Гөлсу юкка чыкты. Аккаунтын да бетергән. Аиша беләнме әллә алар?» — дигән сорауга җырчы болай дип җавап биргән:

«Алкоголь, cүгенү, шәрә фотолар, татуировка, тәмәке. Алар инстаграм аша үзләрен шулай танытырга хыялландылар. Ә хәзер акыл керде. Оят», — дигән ул.

«Туганнарыгыз белән аралашмаганга йөрәгегез әрнемиме? Әниегез моңа ничек карый?» — дип тә сораганнар. «Бу вакытлыча булырга тиеш. Без һәрвакыт бик тату булдык. Әниебез исемен тап төшерергә хакыбыз юк», — дип язган җырчы.

«Әниегезне кайсыгыз карый? Чиратмы?» — дип сораучыга: «Бүгенге көндә ул мөстәкыйль түгел. Һәр баланың бурычы — әти-әнисенә кадер-хөрмәт, кирәк булса, тәрбия күрсәтү. Бу сынау да түгел, бу чынбарлык, — дип җавап язган Рәфинә. — Иң өлкән бала буларак, нәрсә генә пешерсәм дә, сеңелләремне кунакка чакырам. Миңа каты бәрелгән вакытларында дәшми калам, чөнки үземне үрнәк күрсәтергә тиеш дип саныйм. Безнең мөнәсәбәтләрнең бозылуында минем гаебем юк. Әмма мин кичерә беләм. Гомумән, без кешеләрне ничек бар — шулай кабул итәргә өйрәнергә тиештер. Люция һәм Резеда белән араларыбыз әйбәт».

  • Инстачы Рәфинә Ганиуллинага: «Сеңелләреңне уздырасың бугай»
  • «Кызлы йорт» әнисе Зөлфия Мансур балаларын ничек тәрбияләгән? «Кызлар ничек шундый була ала икән, ди иде…»
  • «Синең яшьтәгеләрнең инде өченчесе бар». Рәфинәнең баласын тотып видеога төшкән Аишаны тәнкыйтьлиләр
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100