Җырчы Рәфинә Ганиуллина әнисенең әле сәламәт вакытында яздырырга өлгергән җырын тәкъдим итте.
«Əниебезнең 10 ел элек студияга барып яздырган беренче һәм соңгы җыры. Кызганыч, инсульттан соң сөйләшә алмый торган булып калды, бердәнбер истәлек – шушы җыр. Аны туганнар белән җыелышкан саен тыңлыйбыз. Ул вакытта без аны Зөһрә апа Шәрифуллинадан рөхсәт алып яздырган идек, үтенечебезне кире какмаганы өчен бик зур рәхмәт аңа. Гомер үткән саен «Бер вакыт кына» дигән юлларның мәгънәсе тагын да тирәнрәк яңгырый икән... Гениаль автор - Зифа Нагаева, бик төгәл «эләктереп» алып иҗат иткән көен дә, сүзләрен дә», – дип уртаклашты ул.
Шушы көннәрдә бертуган Ганиуллинналар, әниләре белән бергә бик матур фотосессия ясаганнар. Видеода әлеге «гаилә бәйрәменнән» кадрларны да күрергә мөмкин.
Әнисенең авыруы һәм сеңелләре белән мөнәсәбәтләре турында Рәфинә Ганиуллина түбәндәге әңгәмәдә тулырак сөйләгән иде: