Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рафаэль Вәлиев: «Россия лидерлары» бәйгесе үсешнең яңа юнәлешен ачыклау мөмкинлеген бирә

Идарәче лидерларны ачыклау буенча «Россия лидерлары» бөтенроссия бәйгесенең 2023-2024 еллар циклына теркәлү бара. Конкурсның сайтында 14 майга кадәр үзеңне сынап карау өчен гариза бирергә чакыралар. Шушы бәйгенең узган елгы җиңүчесе Казан егете Рафаэль Вәлиев белән конкурсның һәм җиңүнең әһәмияте турында аралашып алдык.

news_top_970_100
Рафаэль Вәлиев: «Россия лидерлары» бәйгесе үсешнең яңа юнәлешен ачыклау мөмкинлеген бирә
Фотолар Рафаэль Вәлиевнең шәхси архивыннан һәм Татарстан Рәисе матбугат хезмәтеннән

Рафаэль Казан авиация институтында (хәзер Казан илкүләм тикшеренү техник университеты) югары техник белем алып, аны 2009 елда тәмамлаган. 2010 елда шул ук уку йортында инглиз теленнән өстәмә югары белем турында диплом алган. 2019 елда Казан дәүләт университетының бизнес мәктәбен тәмамлаган. Хәзерге вакытта Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә Береке банкта (элекке Казахстан Саклык банкы) технологияләр үсеше буенча идарәче директор булып эшли.

Рафаэль Гафурович, конкурста нинди проект белән чыгыш ясадыгыз? Ничегрәк узды бәйге?

Бу конкурс – үзеңнең сыйфатларыңны тикшерү өчен, менеджерлар, идарәчеләр өчен бик яхшы мәйданчык. Икенчедән, кызыклы кешеләр белән танышасың. Үз үсешеңнең яңа юнәлешен ачыклау мөмкинлеген дә бирә.

Конкурс берничә этапта уза. Былтыр трекларга бүленеш булды, ә быел төбәкләр буенча чирекфиналлар, ярымфиналлар, аннары инде – суперфинал. Мин менә шул узган елның маенда суперфиналда җиңүче исеменә лаек булдым.

«Россия лидерлары» бәйгесендә проектлар тәкъдим итү юк. Ул идарә уеннары һәм ассесмент үзәк форматында үтә.

(Ассесмент ул – төрле күнегүләр, кейслар, эшлекле уеннар аша кешенең компетенцияләр буенча сәләтен ачыклау, бәяләү. – «ТИ» искәрмәсе).

Суперфиналга эләккән һәркемгә остазлар билгеләнә. Минем остазым – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов иде. Ул кадрлар резервын әзерләү программасына да кушылырга тәкъдим итте. Мин шул программа кысаларында Казанда видеокүзәтү инфраструктурасы белән бәйле проектым белән чыгыш ясадым.

Идарә уеннары ничек үтүе турында ишетү бик кызык....

Идарә уеннары 1-2 көн иртәдән кичкә кадәр уза. Сез таныш булмаган кешеләр белән өстәл артына утырасыз да, аннары шул командага берәр бирем бирелә. Әйтик, төбәк стратегиясен эшләү яки ниндидер инвестицион проектларның презентациясен ясау. Тиз генә команда белән уртак карарга килү бурычы тора.

Беренче тапкыр күргән кешеләр белән андый биремнәр үтәү шактый катлаулы, дияр идем. Сезнең өстән 2-3 күзәтүче – ассесорлар тора. Алар идарә компетенцияләре нинди дәрәҗәдә булуын билгели. Җаваплылык, лидерлык, бирелгән эшне башкара белү, стратегик фикерләүгә игътибар итә. Өстәлләр дә алмашына, тагын башка өстәл артына утыртып, кабат таныш булмаган кешеләр белән танышырга, күмәк эшкә керешеп китәргә кирәк. Өстәл артында үзеңне ничек күрсәтеп, командаңны уңышка ничек китереп җиткерүгә карап, баллар куела. Бу көнозын эшкә карап бәяләнә. Ахырдан инде нәтиҗәләр ясала.

Сезнең өчен конкурста җиңүнең әһәмияте нидә булды?

Карьера мөмкинлекләренә аның инде турыдан-туры йогынтысы юк, ләкин минем өчен иң мөһиме – бик күп кешеләр белән танышлык, дуслык, үзеңә югары таләпләр куярга өйрәнү. Суперфиналда катнашучылар, Татарстанда кадрлар резервында булган кешеләр белән яхшы мөнәсәбәтләр урнашуы чираттагы баскычка күчешкә тәэсир итте, дип уйлыйм.

Бу бәйгедә ничә кеше катнаша?

Суперфиналда Россиядән 300ләп кеше катнашты, 100дән артыгы җиңүчеләр исемлегенә кертелде. Ә болай конкурсның беренче этапларыннан ук берничә мең кеше катнаша.

Җиңүгә мөмкинлекләрегезне ничек бәяләдегез? Ни дәрәҗәдә әзер идегез?

Җиңүгә ирешү турында гына уйламадым мин, конкурс үзе кызык булганга бардым. Иптәшләрдән шактый күп ишеткән бар иде бу хакта. Ничек узасын төгәл белмәгәч, җиңүгә мөмкинлекләремне алдан бәяли алмадым. Ә болай, тулаем алганда, суперфиналда үземне искиткеч күрсәттем дип уйламыйм, чөнки ул 2 көн барды, һәм икенче көнгә арыганлык сизелә иде, шунлыктан бөтен мөмкинлекләремне дә күрсәтеп бетерә алмаган кебек тоелды, ләкин бу барыбер җиңүчеләр рәтенә керергә комачауламаган булып чыкты.

Җиңү нәтиҗәсендә нинди тәҗрибә алдыгыз?

Күнекмәләрне гел ныгытып, чарлап торуны тирәнрәк аңладым, идарәче өчен кирәкле компетенцияләр моделе барлыкка килде. Шул компетенцияләрне үзеңдә куллану өчен нәрсә укырга, практикада ничек өйрәнергә, чыныгырга кирәклеге буенча төгәл күрсәтмәләр алдык.

Яшьләргә нәрсә киңәш итәр идегез?

Бөтен кешегә шушы конкурста катнашырга киңәш итәр идем. Конкурска Россиядә, Татарстан дәрәҗәсендә дә теләктәшлек зур. Татарстан гадәттә берничә очрашу үткәрә, анда узган елгы финалистлар килеп, үз тәҗрибәләре турында сөйли. Шул мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирәк, чөнки бу – танышу ягыннан да, конкурс ничек үтүен аңлау ягыннан да бик файдалы. Ярымфиналда, суперфиналда катнашачак кешеләр белән алдан танышу да әйбәт. Якташлар ярдәме гел файдалы. Бер өстәл артында утыртмасалар да, Татарстан егетләре бер-берсенә бик ярдәм итүе сизелеп торды.

Шулай да, «Кадлар резервы»на дип әзерләгән проектыгызның да асылын беләсе килә иде...

Проектның асылы шунда ки: Казанда «Имин шәһәр» проекты кысаларында төзелгән видеокүзәтү инфраструктурасына сынау режимында компьютердан күзәтү технологияләрен керттек. Ул читтән торып юл-транспорт һәлакәтләрен ачыклап, аларны саклап калу мөмкинлеген бирә. Гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча түгел, ә алга таба тикшерү өчен автоматик форматта. Шундый проблема бар: видеоязма күләме зур, ә архив 7 көн генә саклана. Әйтик, авария булган урында камерадан язманы карау өчен сигезенче көнгә мөрәҗәгать итсәгез, язма инде бетерелгән була. Ә монда без озак вакытка саклана торган архивка озатабыз дигән сүз. Үземнең тәҗрибә нигезендә туган идея инде бу. Юл һәлакәтенә эләккәч, баш очында гына камера булса да, бөтен инстанцияләрне йөреп чыкканчы, видеоязманы инде күреп тә булмады, ул юкка чыккан иде.

Сезнең өчен җиңүдән соң нинди яңа мөмкинлекләр ачылды?

Татарстанда җиңүчеләрне, суперфиналистларны кадрлар резервына чакыру тәҗрибәсе бар. Бу – файдалы программа, миңа калса. Казан федераль университеты уздыра торган MBA формат дисәң дә була аны. Анда танышып, шәхси проектыңны чыгару, җитәкчеләр белән аралашу мөмкинлеге бар.

Икенче мөмкинлек: суперфиналистлар укуга грант ала – Россиянең белем бирү учреждениеләрендә уку өчен 1 млн сум бирелә. Узган еллар тәҗрибәсенә карасак, Татарстан үзеннән тагын 1 млн сум өсти. Җиңүчеләр, суперфиналистлар MBA дәрәҗәсендә сыйфатлы белем алу мөмкинлегенә ия.

Кызыклы шәхесләр белән аралашу, дуслашу мөмкинлеген әйтер идем. Кайбер егетләр белән бик яхшы мөнәсәбәтләр урнашты, алар киләчәктә эшлекле партнерлыкка да үсеп җитә ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100