Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рафаэль Нигъмәтуллин: «Махсус операциягә китүгә 13 ай. Әмма ул 13 ай түгел, 13 ел кебек»

Быел «Гаилә елы» булгач, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге татар милләтеннән булган кулланучыларга мөрәҗәгать итеп, сораштыру үткәргән идем. «Гаиләләр ничек төзелә, күпчелек яшьләр бер-берсе белән ничек таныша?» – дип кызыксынуым иде.

news_top_970_100
Рафаэль Нигъмәтуллин: «Махсус операциягә китүгә 13 ай. Әмма ул 13 ай түгел, 13 ел кебек»
Фото: Рафаэль Нигъмәтуллинның шәхси архивы

Рафаэль Нигъмәтуллин дигән акrаунт хуҗасына бу сорауны биргәч, «Хәзер яшьләр күпчелек Интернет аша танышадыр дип уйлыйм», – дип җавап кайтарды. «Ә сез шәхсән үзегез?» – дип кызыксынам.

– Мин әлегә СВО да хезмәт итәм. Очрашып та, Интернет аша да кызлар белән танышырга мөмкинлегем юк, – дип җавап кайтарды.

Мин яу кырында, ут эчендә сугышып йөргән егет белән аралашам икән бит! Рафаэльнең кем булуы, бүгенге көндә хәле, уй-кичерешләре турында сорашмыйча, танышмыйча булдыра алмадым. «Монда Интернет һәрвакыт тотмый, элемтә югалса, гаҗәпләнмәгез», – дип, алдан кисәтеп куйды ул һәм мин язган сорауларга мөмкинлеге булган саен җавап язып торды.

– Мин Ижаудан. Шәһәрнең Татар базары бистәсендә урнашкан 12нче мәктәпне тәмамлап, Ижау монтаж техникумында укыдым. «Биналар һәм корылмаларны төзү, эксплуатацияләү» белгечлегенә ия булдым.

Киләчәгегезне ничек күз алдына китерә идегез?

Әлбәттә, өченче тапкыр хәрби хезмәттә булырмын дип уйламаган идем. СВОга кадәр 2 тапкыр контракт буенча хезмәт иттем. Беренче тапкыр – Санкт-Петербургта, икенчесе – Абхазиядә. Ә армия хезмәтенә, укуны тәмамлагач, 2012 елда үзем теләп киттем. Беренче контракт буенча Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләрендә кинолог булып хезмәт иттем. Икенче юлы Абхазиядә зенит-ракета гаскәрләрендә хезмәт иттем. Хәрби хезмәт ошады миңа. Өйгә кайткач, хәтта нидер җитми иде.

Кайткач, нинди эшләр белән шөгыльләндегез?

Беренче контракт буенча хезмәт итеп кайтканнан соң, 10 маршрут троллейбусын йөрттем. Икенче тапкыр Удмуртия коммуналь хезмәтендә прораб-мастер булып эшләдем.

Тыныч кына яшәп, эшләп йөргәндә, янә хәрби хезмәткә чакырылуыгызны ничек кичердегез?

Әлбәттә, мондый борылыш көтмәгән идем. Әмма ни эшлисең. Мин мондый хезмәттә беренче тапкыр булмагач, бик югалып калмадым.

Авыр вакытларда нәрсә ярдәм итә?

Илем өчен файдалы булуымны тою миңа көч бирә. Өйдә көтеп торучы якыннарым булуы күңелне җылыта. Хәрби хезмәттә, әлбәттә, үз тәҗрибәмә таянам.

Туганнарыгыз, әти-әниегез белән сөйләшеп торасызмы?

Элемтә булганда, көн саен сөйләшәбез. Телефоннар булуы уңайлы, әлбәттә.

Махсус хәрби операциягә китүегезгә күпме вакыт үтте?

13 ай. Әмма ул 13 ай түгел, 13 ел кебек. Биредә хезмәт итүнең исән-имин үткән һәр көне, сәгате мөһим.

Алгы сызыкка кергәнче, сез махсус әзерлек үттегезме?

Баштарак, озак әзерлек үткәреп тормас өчен, хәрби комиссариатта хәрби тәҗрибәләре булган кешеләрне сайлап алдылар.

Беренче көнегезне сөйләгез әле, ниләр күрдегез, нинди тойгылар кичердегез?

Бер авыл янында туктадык. Авылда, әлбәттә, кеше аз иде. 500-600 кешелек авылда яшәргә 80 кеше генә калган. Йортлар ярым җимерек хәлдә. Авылда күпчелек барыр җире, мөмкинлеге булмаган әби-бабайлар гына торып калган.

Килү белән блиндажлар төзү, территорияне саклау белән шөгыльләнә башладык. Безнең полкта иң яшь солдатка – 22, ә иң өлкәненә 56 яшь.

Кием-салым белән тәэмин ителү, ашау ягы ничек?

Кием-салым бирелә, әлбәттә. Әмма һәрвакытта да сиңа тиешле размер булмый. Мондагы шартларда кием бик тиз туза, эштән чыга. Шуңа күрә үзеңә алмаш кием-форма сатып алырга туры килә. Үзебезнең взвод өчен үзебез ашау пешерәбез, кирәкле әйберләрне сатып алабыз. Азык-төлек, әлбәттә, бирелә, кыр кухнясы да эшли, ләкин үзең пешергәнгә җитәме соң! Үзебез пешергәне өйдәге ашау кебек була. Ризык җитәрлек, даими рәвештә гуманитар ярдәм килә.

Хезмәттәшләрегезне югалтырга туры килдеме?

Кызганычка, югалтулар күп булды. Безнең хәрби частьтә саперлар полкы бар, даими рәвештә миналар кую һәм миналардан арындыру заданиеләренә баралар, аларның барысы да, ни кызганыч, кире әйләнеп кайта алмыйлар.

Төрле шартларга, хәлләргә тарыган чаклар булды. Әмма аларның барысын да сөйләп тору кирәк түгел. Якыннарымның тынычлыгын аласым, борчыйсым килми. Аларның күңеле тыныч булганда, миңа да җиңелрәк һәм тынычрак. Сугышта иң мөһиме – теләсә нинди ситуациядә үз-үзеңне тыныч тота алу, паникага бирелмәү. Ә без монда күбесенчә хәрби әзерлекле, беренче тапкыр гына хезмәт итмәгән кешеләр булганлыктан, һәр хәрәкәтебез автоматлаштырылган кебек, хәтта кайбер ситуацияләрдә кирәкле эшне ничек башкарганыңны үзең да сизми каласың.

Сугышта беркемгә дә җиңел түгел, шулай да иң элек нинди кешеләргә аеруча авыр? Әле яңа гына СВОга килүчеләргә нинди киңәш бирер идегез?

Махсус хәрби операциягә, акча эшлим дип китүчеләр дә, тормышларында туган ниндидер проблемалардан качарга теләп баручылар да очрый. Аларның күпчелеге үзләренең кая эләккәннәрен дә аңламый. Аларга бик авыр. Спиртлы эчемлекләрсез яши алмаган эчкечеләр дә җитәрлек. Андыйлар үзләренә генә түгел, хезмәттәшләренә дә авырлык китерәләр.

Кая барганыңны һәм синнән нәрсә таләп ителгәнен бераз гына булса да аңларга кирәк. Бирегә аек акыл белән ил өчен көрәшергә, үз җилкәңдә ышаныч, көч, тәҗрибәң барлыгын тоеп килергә кирәк. Монда чыдам һәм әзерлекле кешеләр таләп ителә.

– Илебездә бик тиздән тынычлык урнашыр дип ышанам. Рафаэль, сиңа исән-сау туган ягыңа әйләнеп кайтырга язсын. Сәламәтлегеңне, үзеңне сакла. Ижауга кайтып, редакциябезнең кунагы булырсың, дип өмет итәбез.

– Амин! Рәхмәт сезгә! Минем әбием «Яңарыш» газетасының бер санын да калдырмыйча укып бара, әлеге язма аша туганнарыма, якыннарыма да сәламем барып ирешер, дип уйлыйм!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100