Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Радий Хәбировның хатыны баласын кайсы хастаханәдә тапкан?

Уфадагы «Мать и дитя» госпитале республика башлыгы һәм аның хатыны белән баласы төшкән фотоларны күрсәтте.

news_top_970_100
Радий Хәбировның хатыны баласын кайсы хастаханәдә тапкан?
Владимир Васильев

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның хатыны Каринэ баласын Уфадагы «Мать и дитя» госпиталендә тапкан. 56 яшьлек республика башлыгы һәм аның 38 яшьлек хатыны Каринэ, яңа туган баласы төшкән фотолар госпитальнең социаль челтәрдәге аккаунтында чыкты. Бу турыда Уфа.Онлайн язды.

«Мать и дитя» госпитале коллективы республика башлыгын һәм аның хатынын котлый.

Бала табарга госпитальнең баш табибы Полина Коршикова, акушерка Лилия Сальманова, табиб-неонатолог Алинә Шәмсетдинова һәм Азат Ильбактин ярдәм иткән.

  • 26 гыйнварда Радий Хәбиров бала табучы хатыны белән янәшәдә булган. Сабыйга Тимер дип исем кушканнар. Аның буе 56 см, авырлыгы 3,030 кг. Хәбировлар гаиләсендә өч ул тәрбияләнә. Нәни Тимер 56 яшьлек Радий Хәбировның дүртенче баласы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100