Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Радий Хәбиров улы дөньяга килгәндә хатыны белән янәшәдә булган

Башкортстан Башлыгы беренче тулгактан башлап нарасыйны беренче тапкыр имезүгә кадәр хатыны янәшәсендә булган.

news_top_970_100
Радий Хәбиров улы дөньяга килгәндә хатыны белән янәшәдә булган
https://www.bashinform.ru

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хатыны бала тудырганда янәшәдә булган. Бу турыда «Подслушано в Башкирии» телеграм-каналына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Каринэ Хәбирова 26 гыйнварда ир бала тудырды. Ул көнне Радий Хабиров арыган, ләкин бик канәгать кыяфәттә була. «Ул төн буе йокламады. Беренче тулгактан башлап нарасыйны беренче тапкыр имезүгә кадәр бала тудыру барышында хатыны янәшәсендә иде», — диелә бу хәбәрдә.

Радий Хәбировның нәни улына Тимер дип исем кушканнар. Аның буе 56 см, авырлыгы 3,030 кг.

Хәбировлар гаиләсендә өч ул тәрбияләнә. Нәни Тимер 56 яшьлек Радий Хәбировның дүртенче баласы, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100