news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Радио алып баручысы Назлыгөл Сөнгатованың бабасы вафат булган

Назлыгөлнең әбисе былтыр декабрьдә үлгән иде.

news_top
Радио алып баручысы Назлыгөл Сөнгатованың бабасы вафат булган
https://www.instagram.com/nazluk

Телерадио алып баручысы Назлыгөл Сөнгатованың бабасы вафат булган. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

«Бабайны җирләгәнгә бер атна булды. Әбинең китүенә өч ай юк. Артыннан бабай да күзләрен мәңгегә йомды. Тыныч йокла, Бабай.

Үземне белгәннән бирле кайтып йөргән авыл, тәгәрәп үскән әби-бабай йорты бушап, ялгыз торып калды», — дип яза Назлыгөл.

Ул үзен югалтучыларга да мөрәҗәгать итә. «Ник югалдың, кайда син, дип хәбәрләр килә. Минем белән булганыгыз, борчылганыгыз өчен рәхмәт», — ди.

Инстачылар барысы да кайгы уртаклаша.

  • Былтыр 22 декабрьдә «Татар радиосы» алып баручысы Назлыгөл Сөнгатованың әбисе вафат, дип хәбәр иткән идек. «Әби. Әтинең әнисе китеп барды. Быел бабай бик авырды. Аның белән хастаханә юлларында йөрдек. Әби „Бабагыз китеп барса нишләрмен“ дип өзгәләнде. Ничек килеп чыкты», — дип язды Назлыгөл.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар