Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар радиосы» алып баручысы Назлыгөл Сөнгатованың әбисе вафат

«Әби үтә дә милли җанлы иде», - дип искә ала оныгы.

news_top_970_100
«Татар радиосы» алып баручысы Назлыгөл Сөнгатованың әбисе вафат
https://www.instagram.com/nazluk

Телерадио алып баручысы, «Татар радиосы», ТМТВ хезмәткәре Назлыгөл Сөнгатованың әбисе вафат булган. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

«Әби. Әтинең әнисе китеп барды. Быел бабай бик авырды. Аның белән хастаханә юлларында йөрдек. Әби «Бабагыз китеп барса нишләрмен» дип өзгәләнде. Ничек килеп чыкты.

Әби үтә дә милли җанлы иде. Татарча сөйләшегез. Үз милләтебездәге, динебездәге кешене сайлагыз дип без, оныкларга, гел әйтә килде. Ике сүзнең берсе шул иде.

Мин бу яшемә кадәр авылга кайткач әби белән йокладым. Бичаракаем, ютәленнән ояла иде «Балам, мин йөткерәм шул, йоклый алмассың» дисә дә, кулына сыенып кереп ята идем.

Бу юлы да без кайтканда үз урынында ята. Гадәттәгечә, матур итеп кулларын куйган. Йөзендә тынычлык хисе сизелә. Битендә җиңелчә елмаю калган.

Бәхил бул, Әби. Тыныч йокла», дип яза ул.

Инстачылар «урыны оҗмахта булсын», «авыр туфрагы җиңел булсын», дип кайгы уртаклаша.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100