Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Радик Юльякшин дусларында «няня» булып эшләгән кызга бер күрүдә гашыйк булган

news_top_970_100
Радик Юльякшин дусларында «няня» булып эшләгән кызга бер күрүдә гашыйк булган
Фото: Видеодан скриншот

«ТМТВ» каналы баш мөхәррире, «ТМТВ» телеканалында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруын алып баручысы Лилия Кадыйрова эш урынын алыштырды. Хәзер тапшыру «Сөйләшергә вакыт» исеме белән «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында чыга башлады. Анда Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин (Элвин Грей) кунак булды һәм шәхси тормышына кагылышлы сорауларга да җавап бирде.

Л.К.: Фанатларны шаккатырып, Радик Юльякшин өйләнеп куя. Синең өйләнү һәм мәхәббәт тарихы да үзенчәлекле, дип саныйм. Инзилә үпкәләмәсен. Әкияттәге Көлгенә (Золушка) тарихы дияргәме соң? Дусларыңда бала карый торган кыз, ягъни «няня», синең күңелеңне яулап ала. Артыңнан фанат кызлар да йөргәндер, араларында бик матурлары, байлары, акыллылары да булгандыр. Ләкин менә Инзиләнең «бөтереп алуы» ничек булды ул?

Р.Ю.: Бер күрүдә гашыйк булу булгандыр. Шулай була икән. Бер тапкыр дусларга килеп күрдем дә, «вау» дидем. Аннары гастрольләргә киттем һәм онытылдым. Икенче тапкыр тагын дусларга бардым һәм аны күрдем. Тагын «вау» дидем. Тиз килеп чыкты ул, аралаша-сөйләшә башладык, күрештек тә, китте шуннан. Мәхәббәт, мәхәббәт инде...

Л.К.: Ул курыкмадымы? Бала караган, гаилә җанлы, тыныч, гомумән башка дулкындагы кыз булган. Ә монда бөтен фанатларың белән сине кабул итәргә кирәк.

Р.Ю.: Менә шул ягы ошады да инде. Инзиләне сиздем, күрдем, алып кайттым.

Л.К.: Инзилә ниндирәк?

Р.Ю.: Гади. «Башны ашамый» торган. Бер-беребезне аңлыйбыз. Бер тискәре ягы да юк ахры.

Л.К.: Мондый сорау бирергә ярамаганын да беләм. Бала турында хыяллар бардыр инде?

Р.Ю.: Нормаль кешедә андый хыял булырга тиеш инде. Бәлки, озакламый… Мин һәрвакыт әзер. Дусларым арасында барысы да диярлек балалы, миннән яшьрәк дусларның да 3 баласы бар.

Җырчы шәхси тормышы турында «Татарстан – Яңа гасыр» каналы видеосында 13.00 минутта сөйли башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100