Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Радик Сабиров: «Шәһри Казан. Язмыш»ка язылучылар былтыргыга караганда бер меңгә артыграк»

«Шәһри Казан» газетасын нинди үзгәрешләр көтә? Ничек ташлама белән газетага язылырга? «Шәһри Казан. Язмыш» газетасына карата нинди дөрес булмаган фикерләр йөри? Газетаның баш мөхәррире Радик Сабиров барысын да сөйләде.

news_top_970_100
Радик Сабиров: «Шәһри Казан. Язмыш»ка язылучылар былтыргыга караганда бер меңгә артыграк»
Рамил Гали

4 декабрьдә Бөтенроссия ташламалы язылу декадасы башланды. «Шәһри Казан» газетасына язылучылар өчен бу ни дәрәҗәдә отышлы?

Әйе, чыннан да, 4-14 декабрьдә «Шәһри Казан» газетасына ташламалы бәядән язылырга мөмкин. Укучыларыбыз тагын да артыр, дигән нияттән, 10 процентка ташлама белән бәя ясадык. «Шәһри Казан» газетасына, әлбәттә, почта бүлекләрендә язылырга була. Без үзебез дә яздырып бирә алабыз, шундый мөмкинлек тә тудырдык. Моның өчен 89196207976 телефон номеры буенча ватсапка исем, фамилия һәм адресны язып җибәрергә кирәк. Акчаны күчерәләр дә, без үзебез яздырып бирәбез.

Почта белән проблемалар булуын беләбез, моны исәптә тотып, ничек эш бара?

Әлбәттә, почта белән проблемалар бар, чөнки почта хезмәткәрләре җитешми. Почта хезмәткәрләре булган авылларда да бераз сүлпәнлек сизелә, чөнки аларның да, артык мәшәкатьләнеп, газета-журналларга яздырып йөрисе килми.

Безнең үзебезнең почта хезмәткәрләре пулы бар. Без алар белән һәрвакыт элемтәдә, хәлләр белешеп торабыз. Хәтта «Шәһри Казан» газетасына хисабына үзләренә куелган планны арттырып үтәргә теләүчеләр дә бар. Алар инде «Шәһри Казан. Язмыш» газетасының да популярлык казанып өлгерүен белә. Үзебезгә якын булган почта хезмәткәрләре белән эшлибез. Бу пулны тагын да киңәйтәбез. Хәзер инде Каманың аръягына чыктык. Анда да эшне киң итеп җәелдерәсе килә.

«Почта хезмәткәрләреннән «Шәһри Казан. Язмыш» дип тә «Язмыш» дип тә сорамагыз»

Сезнең журналистлар үзләре дә язылу буенча авылларга чыгып йөрде. Бу – эффектив эшме?

Дөресен генә әйткәндә, эффектив эш. Безнең тиражны арттырасы килә. Бер мисал китерәм. «Шәһри Казан»ның җомга саны «Шәһри Казан. Язмыш» форматында чыга башлаганчы, 1800-2000 укучы бар иде. «Шәһри Казан. Язмыш» газетасының бүгенге көндә тиражы – 8500. Безнең бу санны 10 меңгә җиткерәсе килә. Амбициоз планнар белән янабыз. Нәрсә булып чыгар. Укучылар бу газетаны чыннан да яратты.

Газетага язылырга теләүчеләр булса, почта хезмәткәрләреннән һич кенә дә «Шәһри Казан. Язмыш» дип тә «Язмыш» дип тә сорамагыз. «Шәһри Казан»ның җомга санына ничек язылырга?» – дип сорагыз. Яки индекс буенча әйтегез. Газетаның индексы – ПК313. «Язмыш» газетасын сорадым. «Юк», – дип әйтәләр», – дип язучылар бар. Аңлатырга туры килә инде. «Шәһри Казан. Язмыш» дигән газета юк ул. Бу – «Шәһри Казан»ның җомга саны.

Декада бара, җомга һәм чәршәмбе санына нибары 610 сумга язылырга мөмкин. Шунысын да әйтергә кирәк: әлегә кадәр «Шәһри Казан. Язмыш» газетасы – 24 битле, ә чәршәмбе саны 16 битле иде. 2024 елның гыйнварыннан «Шәһри Казан. Язмыш» газетасы 32 битле булачак. Чәршәмбе саны да 20 битлегә әйләнә.

Анда тагын да күбрәк материаллар кирәк булачак бит инде. Журналистларны арттыру турында сүз барамы?

Безнең әйбәт кенә эшли торган штат бар. Бөтен вакыйгалар үзәгендә кайнарга тырышабыз. Кадрлар кытлыгы бар ул, ләкин безнең үзебезнең авторларыбыз да артып китте.

«Шәһри Казан. Язмыш» газетасындагы мәхәббәт, хыянәт, нәфрәт кебек темаларга багышланган язмаларны журналистлар уйлап тапкан, дип әйтә кайберәүләр. Бу һич кенә дә алай түгел. Авторларыбыз үз башларыннан узганны яза. Олырак буын яшьлектә булган вакыйгаларны да яза. Үзебезнең шундый журналистлар пулы да барлыкка килде, ягъни авырлык юк.

Әлбәттә инде, заманнан артта калырга ярамый, заманча технологияләрне дә кулланабыз. Монда инде яшьләрне, бу өлкәне белгән кешеләрне тарту ягыннан эшлибез, яңа кадрлар да алабыз.

Журналистлар авылга чыккан вакытта, кеше «язылмыйм» дисә, нинди аргументлар кулланыла?

Әлбәттә, аргументлар кулланыла. Язылу кампаниясендә тәҗрибәле журналистлар катнаша. Мәсәлән, тәҗрибәле журналистыбыз Гөлнур Шәрәфиеваны республиканың барлык авылларында беләләр диярлек. Кешеләр белән «тет-а-тет» аралашканда, чыннан да, ышану барлыкка килә.

Яшерен-батырын түгел, «Шәһри Казан» дигән исем халык арасында таралып та бетмәгән, бу – безнең кимчелек тә. Аны, күбесенчә, Казан газетасы, дип уйлыйлар. Ул – республика һәм Россия төбәкләрендә дә язылып була торган газета. Чит төбәкләр дигәндә, Мари Элдан һәм Башкортстаннан язылучыларыбыз артып китте.

Димәк, журналистлар тәҗрибәле һәм исеме кешегә билгеле булу белән ышаныч тудыра һәм язылалар?

Әйе, укучыларның барысы да аларны белә. Гөлнурны әйттек, Дилбәр Гарифуллина – журналистикада үз исемен булдырган кеше. Гүзәл Насыйбуллина «Сәламәтлек» рубрикасын алып бара, ул да – үз исемен таныткан журналист. Мәгариф темасы белән бәйле кешеләрнең барысы да Рәсимә Галиеваны белә. Журналистка ышаныч булганда эшләргә җиңел.

Ни өчен бүгенге көнгә кадәр газета-журналлар чыгып килә? Халык акыллы журналист фикеренә ышана.

Күптән түгел журналист Эльвира Шакирова башка эшкә китте. Укучылардан кайтавазлар, сораулар килдеме?

Бөтен татар эстрадасы аны белә, таный. Артистлар дөньясын танытып торган журналистларның берсе иде. Кызганыч, ул әлегә китте, ләкин язуын туктатмаска вәгъдә итте. Әйе, кайтавазлар бар. Бигрәк тә артистлар тарафыннан. Бер артистка шалтыратты: «Онытып бетермәсеннәр, искә төшерегез әле, берәр язма языгыз әле. Эльвирага әйтә идем дә, язып бирә иде», – дигән фикерен җиткерде.

«Шәһри Казан. Язмыш» артистлар турындагы газета түгел»

Язылуга әйләнеп кайтсак, былтыргы һәм быелгы саннар ничек?

Хәзерге вакытта узган ел белән чагыштырганда 1000 данәгә артыграк. Күптән түгел газета-журналларның баш мөхәррирләре белән очрашу булды. Бөтенесе «10-15 процентка кими», дип әйтәләр. Бездә бераз арту бар. Тагын артырбыз, дип өметләнәсе һәм ышанасы килә.

Кайлардан газетаны сатып алып була?

Газетаны сату нокталарын да киңәйтәбез. Вендинг аппаратларында бар газета. «Daily» кибетләрендә, «Роспечать» нокталарында алырга мөмкин.

Без үзебезнең сату нокталарын да булдырдык. Аерым кибетләрнең хуҗалары белән сөйләшеп, Казан – Арча – Балтач – Кукмара юлы белән республика чигенә кадәр кибетләрдә сату нокталарын булдырдык. Аена 2 тапкыр анда газетаны илтәбез. Анда да сорау бар. Удмуртиядә яшәүчеләр Кукмарадан килеп ала икән. Газета беткәч, тагын китерәсезме, дип шалтыратып та сорыйлар. Андый хәлләр булып тора.

«Шәһри Казан. Язмыш» чыга башлаганга өченче ел китте. Иң истә калган саны кайсы булды? Иң күп кайтаваз җыйганы – беренчесе булгандыр инде.

Әйе, иң беренчесе булды. Аның герое да – баласын югалткан Эльвира Фазлыева иде. Шуннан соң бер санны да аерып әйтә алмыйм. Бу – артистлар турындагы газета түгел. Эчендә – чыннан да язмышлар. Һәр авылда һөнәр ияләре бар, алар турында язмалар чыга, аларны халыкка танытабыз. Аннан фаҗигаләр язабыз, соңгы елда ул битләр махсус хәрби операциягә, һәлак булган егетләргә багышланган. Аннан дингә багышланган сәхифә, аннан соң язмышлар китә. Кемдер киңәш сорап яза. Аларын да язабыз. Укучылар сканворд, башваткычларны ярата. Башта чайнвордларның җавабын бирми идек, укучылар сорагач, киләсе санда биреп бара башладык. Әйткәнемчә, киләсе елдан 32 бит булачак әле ул, тагын да кызыклырак булачак.

Бу газеталарны ничә кеше әзерли булып чыга инде?

Верстка ясаучы, машина йөртүче, журналистлар, сайтны алып баручылар – барысын санаганда, редакциядә 18 кеше эшли. Монда барысы да катнаша.

Хәзер 18 кеше 3 газета әзерли.

Әйе, әлегә 8 битле сишәмбе саны, аннан 16 битле чәршәмбе саны һәм «Язмыш». Киләсе елдан сишәмбе санын бетерәбез. Ул 8 полосаны калган саннарга өстибез.

Шунысы да бар, безнең тираж арткан саен, реклама бирүчеләр дә арта бара. Халык укыганны, саннарны, газетаның популяр икәнен беләләр, сан саен диярлек реклама бирүчеләр бар. Кайберләре инде даими клиентка әйләнде.

Сезнең сайт та бар, сайтта һәм газетада материаллар кабатланамы?

Минемчә, интернетта – бер аудитория, ә газета укучылар – икенче аудитория. Әлбәттә, алар кисешә. Газетада чыккан материалларның күп дигәндә 60 проценты сайтта чыга. Басылган очракта да кыскартылып бирелә. Дәвамы шул санда дип әйтәбез. Бу ике аудитория ике төрле.

«Газета-журналларның гомере 5-6 ел гына инде, дип уйлый идем»

Газета укучы юк, газеталар ничәдер елдан бетә, дигәнне ишетеп торабыз. Шулай дип әйтүчеләргә Сезнең җавап?

Мин яшермим, «Шәһри Казан»га килгәнче, мин үзем дә шундыйрак фикердә идем. 2018 елда газета-журналларның гомере 5-6 ел гына инде, дип уйлый идем. Мин ул фикерне әлегә кадәр истә тотам. Менә 5 ел үтте, ә безнең тираж арта, шәхси газеталар «чәчәк ата», үзебезнең газеталар чыгудан туктамады.

Гомумән караганда, тираж кими, әлбәттә. Анысына объектив, субъектив сәбәпләр бар. Языласы килеп тә, языла алмаган укучыларыбыз бар. Шунысы борчылдыра. Зур татар авылларында почта хезмәте эшләми. Аларга газетаны җибәрү юлын карыйбыз. Айлык газеталарны комплект итеп җыеп җибәрүне дә уйлыйбыз.

«Шәһри Казан. Язмыш» чыкканда, аны «сары матбугат» дип атаучылар булды. Алай булмавын дәлилли алдыгызмы инде?

Дәлилли алдык. Шулай дип әйтүчеләр үзләренең фикерләрен үзгәрттеләр. Башта йөзгә бәреп әйтүчеләр дә, танышлар аша җиткерүчеләр дә булган иде. Андый фикерләрне газета-журнал укымаган кешеләр әйтә. Үземнең танышлар арасындагы кешеләр фикерләрен үзгәртте, чөнки барысы да – реаль геройлар, реаль хәсрәт, чын тарихлар.

Фото: © Солтан Исхаков

Киләсе елга булачак үзгәрешләрне әйттегез. Тагын нинди максатлар куясыз, уй-фикерләр белән янасыз?

Беренчедән, 20 һәм 32 битлек газеталарны ничек тутырырбыз, дигән фикер белән яшибез. Күләм арта, авыррак булачак. Кызыклырак итәргә тырышачакбыз инде. Вакыттан бераз алда барырга кирәк. Бу газетаны аерым индекс белән чыгарыйк әле, дип күптән әйттем, 1 елдан соң гына бу фикергә килдек. Сишәмбе санын бетерү турында да 3 еллап инде әйтеп киләм. Ниһаять, бу фикергә быел килдек. Алданрак барсак, барысы да әйбәт булачак, дип уйлыйм.

«Мин зарланырга яратмыйм, әмма...»

Бу яңалыкларны редакция хезмәткәрләре ничек кабул итте?

Төрлечә. Һәр җитәкче үзенең таләпләре белән килә бит инде. Мәсәлән, мин, килүгә үк, «диджитал өлкә»гә басым ясый башладым. Социаль челтәрләрдә аудитория булмаган килеш, газетага ничек пиар ясый алыйк? Кайбер газеталарның тиражы кимү «ВКонтакте»да булмау белән дә бәйле. Аларны кеше күрми, оныталар.

Ул өлкәне тагын да ныгытырга исәпләп торабыз, аерым фикерләр бар. Барыбер беренчелеккә омтылырга кирәк. «Интертат»ны куып тота алмыйсызмы инде», – дип тә әйтәләр кайвакыт. Ничек куып тотасың? Алар – бөтенләй башка формат, безнең бурыч – газета чыгару. Соңгы арада сайтка 12-13 мең кеше керә, бу – зур саннар.

«Татмедиа» җитәкчелеге дә үзенең максат, бурычларын куйды – видеоконтентны арттырырга, акчаны күбрәк эшләргә. Мактанып әйтә алам: безнең сайт татар телле ресурслар арасында беренчеләрдән булып акча эшли башлады. «ВКонтакте»ның акча эшләү буенча бөтен мөмкинлекләренә беренче булып кушылдык. «Телеграм» канал белән дә мактана алабыз. Боларны ныгыту, укучылар санын арттыру – беренче бурычыбыз. Барып чыгармы, юкмы – белмим. Барысы да почта хезмәткәрләренә барып тоташа.

Мин зарланмыйм. Зарланырга яратмыйм. Шулай да быелгы вазгыять мине бераз гына борчылдыра. Менә сентябрь-октябрь айларында почта хезмәткәрләр белән берлектә без инде 3 меңгә якын кешене яздырттык, ноябрь аенда: «Безне яздырдыгыз да алдадыгыз, чөнки почта хезмәткәре эштән китте», – дигән хәбәрләр килә. Бу проблеманы ничек хәл итәргә? Юлларын эзлибез.

Журналистларга эш күп туры килә, артачак та. Алар белән ничектер сөйләшәсезме, мотивация бирәсезме?

Бер өлкәдә булдырган кеше параллель рәвештә барысын да башкара. Булдырган кеше икенче җирдә керем чыганагы булдыра ала. Мин үзем дә шул принциптан чыгып эшлим. Университетта укыта башлагач та журналистикадан китмәдем. Бер министрлыкта зур урында эшләгәндә дә, мин спорт журналистикасын ташлый алмадым. Мин министрга отчет язарга тиеш, ә үзем «Ак Барс» белән «Локомотив» репортажын язып утырам. Әле дә истә. Шул ук әйберне үземнең хезмәткәрләрдә дә күрәм. Алар да булдыра. Кайберләре өстәмә йөкләнеш итеп кабул итә, анысы да бар. Эшлисең инде. Моны хезмәткәрләрдән сорарга кирәк.

Рәхмәт Сезгә бик зур! Уңышлар теләп калам.

Җәмәгать, язылыгыз. Бүген үк язылырга кирәк. Бүген үк! Бу атнада! Языгыз, үзебез яздырып та бирәбез. Рәхмәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100