news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Радий Хәбиров, 80 процент тавыш җыеп, кабат Башкортстан Башлыгы итеп сайланган

news_top
Радий Хәбиров, 80 процент тавыш җыеп, кабат Башкортстан Башлыгы итеп сайланган
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Башкортстанда кичә Башлык сайладылар. Радий Хәбиров, 80,21 процент тавыш җыеп, беренче турда ук сайланган, дип хәбәр итә «РБК Уфа». Аның көндәшләре җыйган тавышлар:

Артур Шәйнуров, «КПРФ» – 6,95%;

Иван Сухарев, «ЛДПР» – 4,98%;

Владимир Нагорный, «Гадел Россия» – 4,26%;

Илшат Тимерьянов, «Яңа кешеләр» – 2,6%.

Радий Хәбиров 2019 елгы сайлау нәтиҗәләрен кабатлады, дияргә була – анда ул 8 кандидат арасында 82,02% тавыш җыйган иде. Кичә экзитпол нәтиҗәләре Хәбировның 74,74% процент җыячагын күрсәткән булган.

Ел башында, Радий Хәбировның позицияләре бик начар, шуңа да аны башка кешегә алыштырырлар, дигән фаразлар чыккан иде. Баймак районында булган вакыйгалар, аннан соң милли хәрәкәт, экоактивистлар белән каршылыклар, коррупцион гаугалар, хакимияттә Хәбировка якын кешеләрне ришвәтчелектә гаепләп кулга алулар Башлык итеп башка кеше куелачагына китерәчәк, дип фаразладылар.

Әмма бу фаразларның берсе дә чынга ашмады. Башкортстанда Радий Хәбиров Башлык булып калды. Илнар Гарифуллин үзенең баштагы фаразлары ни өчен тормышка ашмаганын да аңлатты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар