Рәдиф Гаташка - 85: «Мин – талант, көчле талант, син мине шул талант өчен ярат»
Халык шагыйре Рәдиф Гаташның 85 яшьлек юбилеена багышланган «Мәхәббәткә мәдхия» исемле әдәби-музыкаль кичә нәкъ аның туган көненә туры китереп куелган иде.
Кичә Камал театрының Көнчыгыш залында үтте. Кичәләрнең анда узуы традициягә кереп бара инде. Шулай ук, традициягә кереп барганча, аны шагыйрә Лилия Гыйбадуллина, режиссер Нәфисә Исмәгыйлева, музыкант Динә Закировадан торган иҗади команда әзерләде. Рәдиф Гаташның төрле чорларда язылган шигырьләрен Минзәлә театрының төрле буын артистлары җиткерде. Тамашачы Рәзилә Муллина, Хафиз Хамматуллин, Диләрә Зиннурова, Илдар Халиков, Ильяс Закиров, Нәфис Гайфуллин, Илназ Хисмәтуллин һәм башкаларны ишетте.
Аннары сәхнәгә Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов һәм Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла чыкты.

Ркаил Зәйдулла: «Бүген Рәдиф Гаташның туган көне – бүген аңа 85 яшь. Аның беренче китабы - «Гөлләр су сорый» җыентыгы чыкканга 65 ел. Беренче шигырьләрендә үк: «Зур рәхмәт тапкан анама, мин – талант, көчле талант, и горур гүзәл, син мине шул талант өчен ярат», – дип язган Рәдиф Гаташны горур гүзәле генә түгел, бөтен татар милләте үз итеп, яратып каршы алды. Ул шигърият үрләрендә чал чәчен җилләрдә җилфердәтеп басып тора. Аңа вакытның нинди җилләре дә куркыныч түгел, чөнки ул оптимист һәм киләчәккә өмет белән карый»,
Ленар Хәкимҗанов: «Бүген бер якта – аксакалларыбыз, икенче якта – яшьләребез, милләтебез киләчәге. Сез – бөек шәхес. Сезнең матур сыйфатыгыз бар – сез күңелегез белән һәрвакыт яшьләр арасында. Алга таба да милләткә хезмәт итеп яшәгез».
Ркаил Зәйдулла Рәдиф Гаташка Татарстан Язучылар берлегенең «Әдәбияттагы казанышлары өчен» медален тапшырды, орденга документлар китүен хәбәр итте. Ә Рәдиф Гаташ, медальләр темасын дәвам итеп, Равил Гайнетдинның үзенә Әл-Фәхр орденын җибәрүен әйтте һәм Шигырь бәйрәмендә ул медальне шагыйрь күкрәгендә күрәчәкбез, дип вәгъдә итте.
Кичәнең икенче өлешендә сәхнәгә остазның шәкертләре – урта буын шагыйрьләре Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Гөлүсә Батталова һәм башкалар чыкты. Аларның кайсылары шигырь уку белән чикләнсә, Лилия Гыйбадуллина күп еллар элек үзенә Рәдиф Гаташ иҗат юлын сайларга өндәп язган хатны да укыды. Рүзәл Мөхәммәтшин Рәдиф Гаташның «Ирләр булыйк» шигырен укыды.

Соңыннан яшьләр (урта буыннар), Рәдиф Гаташны сәхнә түренә дәшеп, торт шәмнәрен сүндерттеләр. Шәмнәрне өреп сүндергәндә Рәдиф Гаташ милләткә бәхет-сәгадәт теләде.
«Кадерле дусларым, һич уйламаганда матур бер кичәгә юлыктым бит әле мин. Бик күңелле булды, мин кимчелекләрен сизмәдем. Тамашачыга рәхмәт – зал дуслардан һәм теләктәшләрдән тора. Яхшылыкка һәм яктылыкка илткән кичә булды – мин шулай кабул иттем», – диде Рәдиф Гаташ һәм үзенең берничә шигырен укыды.



