Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рабит Батулланың тәкъдим һәм тәкъдир итү кичәсе: "Хатын-кызлары бала тудыру бәхетеннән мәхрүммени татарның?"

Татарстанның халык язучысы Рабит Батулланың ун томлыгын тәкъдим итү кичәсе “Ногай” кунакханәсенең Тукай залында аншлаг белән узды. Бирегә былтыр 80 яшен тутырган аксакал язучының барлык каламдәшләре җыелган иде.

news_top_970_100
Рабит Батулланың тәкъдим һәм тәкъдир итү кичәсе: "Хатын-кызлары бала тудыру бәхетеннән мәхрүммени татарның?"

Рабит Батулланың китабын "тәкъдим һәм тәкъдир итү кичәсе"ндә сөйләгәннәре төрле тематиканы колачлаган үзе бер лекция иде. Кайбер пунктларын укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

“Тәкъдим итү ул укырга тәкъдим итү, ә тәкъдир итү – язмышын билгеләү дигән сүз”, дип башлады Рабит ага Батулла һәм бу кичәгә карата шушы ике сүзнең икесен дә кулланырга рөхсәт итте.

Рабит Батулла – бөекләр турында документаль әсәрләр...

“Көндәлек язу психологиясен аңлатып китим. Дөресен генә әйткәндә, мактану ул. Көндәлек алып барганда кеше яхшы якларын арттырыбрак күрсәтергә тырыша. Үзенең начаррак якларын яшеребрәк калдырырга тырыша, башка кешенең начар якларын өскәрәк күтәрә. Көндәлек объектив була алмый. Көндәлектә үзеңне язасың, кешеләр турында язарга кирәк. Кешеләр аша үзең дә ачыласың...

“Равил Фәйзуллин да, Рөстәм Мингалим да яза, Гөргөри дә яза”, дип, мин дә шигырь язып карадым. Алар хәтле генә мин дә язам дидем. “Татарстан яшьләре”ндә әдәби түгәрәк бар иде – тикшерделәр. “Болар миннән көнләшә”, дип, Сибгат абый Хәкимгә алып киттем. Шигырь букчамны кулыма тоттырды да: “Проза итеп яз син боларны”, диде. “Сибгат абый да аңламады”, дип, Шәйхи Маннурга киттем. Укып чыккан, үтеп барышлый папкамны минем култык астына кыстырды да, китте дә барды. Бернәрсә дә әйтмәде. Кайтып укып карасам: “Бу кешедә шигырь юк” дигән. Менә шуннан соң мин Равил Фәйзуллиннарга көндәш булудан туктадым. Ялгыш юлдан киткән булсам, мин бәхетсез кеше була идем.

Мин шагыйрьләр белән аралаша-аралаша аларның илаһи көчкә ия булганнарына ышанып калдым. Алар бер-берсеннән аерылып торган шәп шагыйрьләр. Мин болар иҗаты турында яза башладым - мин шуның белән бәхетле. Болар мине шигырьне аңларга өйрәтте. Шуңа да сәләтсезрәк кешеләргә әйтәм: “Үзең булдыра алмасаң, даһилар турында яз – син дә тарихта калырсың”, дим.

Мин бик күп картларга йөрдем – алар барысы да бу томнарга тупланган. Бакый Урманче, Нәкый Исәнбәт, Сибгат Хәким, Сара Садыйкова... - болар барысы да документлар булып тупланган”.

... һәм мәзәкләр авторы

“Берзаманны Мостафа Ногманны Язучылар берлегенә тәкъдим итү утырышы бара. Бөтен кеше сөйли, мактый Мостафаны, “өлгергән шагыйрь”, диләр, аның “Кокушкино таңнарын” мактыйлар инде. Бөтен кеше мактады-мактады да, Сибгат абыйга килеп җиттеләр. Сибгат абый диванда утыра. Ипләп кенә шулай бик озак кына тыңлап утырды да, түбәдәге чебенгә карап алды. Җыелышны алып баручы Госман Бакиров: “Сибгат абый, сүз сезгә”, ди. Бөтен кеше тынып калды, чөнки Сибгат абый нәрсә әйтә - шул була. Монда ул абруйлы. “Казахларда 400 язучы. Бездә - 150. Русларда 800 язучы. Алалар бит, язмаганны да алалар. Бу яза бит әле, алыйк”, - диде. Күрәсезме, Сибгат Хәкимнең акыл иясе булганын! Ул аны кабул итеп бетерә алмый шагыйрь буларак, ләкин казахлар бер хикәя белән дә Берлеккә алалар, шулай итеп алар арта баралар. Халык күләмендә уйлый торган Сибгат абый: “Арттырырга кирәк”. ди. “Бездә дә 200, 300 язучы буларга тиеш”, ди. Менә шушылай итеп Мостафа абый Язучылар берлегенә кереп китте.

Язучылар Әлмәткә Әдәбият көннәренә баралар да ресторанга кереп утыралар. Официант килеп баса да: “Эчәргә нәрсә заказ бирәсез?” дип сорый. “100 грамм коньяк”, - ди Зәки Нури. Шуннан соң Мәхмүт Хөсәенгә килеп җитә: “Миңа 150 грамм”, -ди. Арта бара хәзер. Кемдер “250 грамм”, ди Официант Сибгат янына килеп җитә дә: “Сезгә ничек?” ди. “350...” – ди Сибгат абый. Шаккаталар болар. Гомергә дә эчмәгән кеше! “350 грамм... кефир”, - дип өсти Сибгат ага.

Без “Шаяннар тапкырлар җыенында” бөек шәхесләргә пародияләр ясый идек. Гөргөри (Гәрәй Рәхим. Ред) Сибгат абыйга: “Батулла син булып сөйләшә”, - дип әйтә икән. Сибгат абый: “Әйттем инде мин Батуллага: артист булалмадың, режиссер булып карадың - булалмадың. Язучы чыкмады инде синнән, даһиларны мыскыл итеп йөрергә калдың инде”, дидем”, - дигән. Сибгат абый - акыл иясе, ул даһи булып чыга. Менә шундый ике җәпле була торган иде аның мәзәкләре”.

Батулладан гәҗит сүзе һәм сәяси саннар

“Бер җитди темага күчеп карыйк әле. Мине бер хәтәр генә оешмага чакырып алдылар. “Син нигә ялган сөйлисең, ялган информация тараткан өчен, беләсеңме ничә ел?” диләр. “Нәрсә булды соң?” дим. “Син 20 миллион татар дип сөйләп йөрисең, диләр, каян алдың, без 7 генә миллион гына татар”. “Беләсезме, Габдулла Тукайның академик басмасында 4 нче том, 102 нче биттә астан өченче юлда “Идел буенда яшәүче 10 миллион татар” язылган дим. 

Хәзер алга таба. 1919 елда “Правда” газетасының 12 нче санында Сталин болай дип язып чыга: “Менә без Советлар Союзына кабул итәбез 30 миллион мөселманны, ди, ә алар белән нишлибез? Татарлар, таҗиклар, башкортлар, башкалар белән нишлибез” ди. 1939 нчы елны халык санын алу буенча менә мондый цифрлар бар. Әйтик, үзбәкләр – 5 миллион, казахлар – 3 миллион, азербайҗаннар – 2 миллион, таҗиклар – 1 миллион, кыргызлар -884 мең, төрекмәннәр - 812 мең, башкортлар – 600 мең чамасы. Балкарлар, каракалпаклар, чеченнарны санап, 16 миллион татар булмаган мөселман барлыкка килде. Калганы - 14 миллион татар. Димәк, 1939 нчы елны 14 миллион татар булган. Нигә аны яшерәләр? Мәгълүмат кырында ялган тулган. Менә шуннан соң уйлап карагыз инде: без бүген 5 миллион ярыммы икән, 7 миллионмы икән, әллә 20 миллионмы икән? Янәсе башкалар артканнар да артканнар, татарлар кимегәннәр дә кимегәннәр. Хатын-кызлары тудыру бәхетеннән мәхрүммени татарның? Әллә ирлекләре беткәнме татарларның? Юк, алар казах, кыргыз, үзбәк, башкорт дип язылганнар. Менә соңгы халык санын алуда 300 мең татар башкорт дип язылды. Матбугатта чыкты бу. 300 мең татарны “шалт” кисеп кенә ташладылар.

Инде тагын бер җитди тема. 2002 елның 30 нчы августында Бөтендөнья татарларының өченче корылтаенда Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимировичның әйткән сүзен мин сезгә төгәл китерәм: 

“В заключение, что бы я хотел сказать по поводу изучения национального языка. Полная дурь и бред, если кто-то, где-то запрещает в многонациональной стране изучать родной язык или препятствует этому. Абсолютно недопустимо, вредно для нашей страны в целом. Россия – сосредоточие такого многонационального, культурного, языкового богатства, которого в мире нигде нет. В этом как раз сила нашего государства ... Многие языки у нас под угрозой исчезновения. Мы должны принимать особые меры для того, чтобы сохранить культурное наследие нашей страны… Абсолютно недопустимо, говорит Путин, - если кто-то говорит о том, что нужно сокращать изучение родного языка». Конец цитаты.

Батулладан диссертация темасы

Урыс телендә “подтекст”, “между строк”, “скрытый смысл”, “намек”, “иносказание”, “эзоповский язык” кебек гыйбәрәләр бар. Татар телендә дә бар андый гыйбәрәләр. Әйтик, киная, тел төбе, астагы сүз, юл арасындагы мәгънә, яшерен мәгънә, төртереп әйтү, читләтеп әйтү, каптырып-суктырып сөйләү, ишарә. Һәр әдәби әсәр, һәр сәнгать әсәрендә яшерен мәгънә буларга тиештер ул. 

Анна Ахматовадан сораганнар: “Анна Андреевна, сезгә Твардовскийның әсәрләре ошыймы?”, -дигәннәр. Анна Ахматова әйткән: “Твардовский, конечно, хороший поэт, но в его стихах нет тайны.” Анна Ахматова Твардовскийның “Василий Теркин” поэмасын укып өлгергән булса, бәлкем бу сүзләрне әйтмәгән булар иде. 

Әдәбият укытучыларыбыз мәктәптә дә, институтта да әдәби әсәрләрнең серенә төшәргә безне өйрәтмәделәр. Бәлкем, алар “Эзоп телен” аңламаганнардыр. Бәлкем, аларның белем җитенкерәмәгәндер. Бәлкем, алар әсәрдә яшерелгән серне ачарга курыкканнардыр, ихтимал. Сабый чакта шундый әсәрләрнең тел төбен аңламаганмын, вакытлар узгач кына, шушы әсәрләрне кабаттан укыгач кына аңладым. Институтны тәмамлап өч-биш ел узгач, классиканы яңадан укып чыгарга кирәк. Шул булар наданлыгыбызны бетерү. 

Мәсәлән, Жюль Вернны яңадан укып чыктым. “80 километр су астында”, мәсәлән. Аның тел төбен аңламаганбыз, ә баксаң аның тел төбендә милли мәсәлә ята. Капитан Немо бит ул милләте буенча индус. Англиянең яулап алуларына ул каршы. Су асты көймәсе уйлап таба да, Англиянең корабльләрен батырып йөри. Чөнки аның халкы куркыныч астында: Англия кабалага төшерәчәк бөтен Һидстанны. Су асты көймәсе - Жюль Вернның фантастикасы. Менә бу шаккаткыч әйбер: инглиз язучысы Жюль Верн Һиндстанны яклаган. Нинди бөек язучы! 

Әйтик, тагын Проспер Мерименың “Кармен”дигән кечкенә генә хикәясе бар. Монда да милли мәсьәлә күтәрелә. Чөнки Кармен - ул чегән хатыны. Чегән хатынын испанкалар бик мыскыл итәләр. Чегән хатыны түзә алмыйча бер испанканы чәнчи һәм аны төрмәгә утырталар. Төрмәгә аның янына сакчы итеп баск Хосены куялар. Алар бер-берсенә гашыйк булалар. Хосе, хәрби постын ташлап, аның белән качып китә. Азагын беләсез. Мериме испаннарның шовинистлыгын хурлый. Нинди бөек әсәр! 

Шул ук Толстойны алып карыйк. “После бала” (“Бию кичәсенннән соң”) әсәрендә ул бит татарларны яклый. Иван Васильевич бер полковникның кызына гашыйк була. Үлеп гашыйк була инде. Таң алдыннан кызны озатып кайткач, урамда теге полковникның тавышы ишетелә. Караса, бер ярымшәрә татарны кыйнап алып баралар. Полковник начар сукканнарның үзен кыйный. Шуннан соң Иван Васильевич аптырап кала: полковник яңа гына шундый матур иде, кызы белән бергә балга килгән иде. Татарны кыйнап алып барганын күргәч, мәхәббәте җимерелә. Ул кыздан баш тарта. Толстойның бөеклеген карагыз сез! Кечкенә генә хикәясендә татарны яклый.

Ә бездә бармы соң “тел төпле” әйберләр. Прозада бармы? Ул шигьрияттә мулдан. Такташның “Җир уллары” трагедиясе кемнәргә төрттерү? Кем күздә тотыла? Такташ, Бабичлар иҗатында эче тулы сер. Ә бүгенге көндә? Равил Фәйзуллинда сер, Ренат Харисның шигъриятендә сер, Гәрәй Рәхимнәр, Рәдиф Гаташлар - серле шагыйрләр бар. Менә хәзер яшьләр килә. Яшь язучы Лилия Гыйбадуллинаның бер хикәясен укып шаккаттым. Анда “кинаяле сүзләр” дә бар. Яшь шагыйрь Фәнил Гыйләҗев бар, Ркаил Зәйдуллада сер тулып ята, Газинур Моратта... Димәк бездә дә бар әдәбият.

Диссертациялек тема тәкъдим итәм: “Татар әдәбиятендә кинаяле әсәрләрнең тел төбен ачып салу”. Бөтен серле шагыйрьләрне актарып чыгарырга кирәк. Чөнки без шул хәтле каты пресста яттык, шуңа күрә шагыйрьләр халыкка әйтер сүзен тел төбендә яшереп әйтергә мәҗбүр булдылар. Менә ул чын шигърият һәм ул шул серне ачкан кеше бәхетле була. Һәм ул серне ачар өчен галимнәр диссертация мәкаләләр язарга тиеш”.

Рабит Батулла – Нурбәк һәм Байбулат Батуллаларның әтисе

“Алга таба барабыз, биеп алабыз дигәндәй... Туфан Миңнуллин минем турында менә нәрсә язып чыкты”, - диде Рабит ага тыйнак кына.

“Батулланың беләм төрле чагын,
(Бергә булдык эштә, табында),
Бәйдән ычкынганын күргәнем бар,
Мулла песиедәй чагын да.

Язганнарын тәнкыйтьләп тә була.
Һәм дә була «шәп!» дип мактарга.
Бәһасез бер егетлеге аның -
Ике татар бирде татарга!”


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100