Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рабит Батулла: «Туфан Имаметдинов тагын тәнкыйть туфанында калды, йөзеп чыгар, иншалла!»

Кәрим Тинчурин театрының «Идегәй» тамашасы турында аксакал сүзен тәкъдим итәбез. Туфан Имаметдинов сәхнәләштергән дастан турында фикерен сорагач, Рабит ага «Интертат» өчен тиз генә язып та бирде.

news_top_970_100
Рабит Батулла: «Туфан Имаметдинов тагын тәнкыйть туфанында калды, йөзеп чыгар, иншалла!»
Салават Камалетдинов, Рамил Гали

Гомумән, театр сәнгатендә ике агым яши килде: кичерешләр театры (театр переживаний) һәм кылану театры (театр представлений), беренчесенең башында Станиславский, икенче агымның әйдәп баручысы (өндәре) Мейерхольд иде. Бу ике агым һәм Русиянең, һәм бөтендөнья театрларының үсешенә нык тәэсир итте. Бер караганда, Мейерхольд Станиславский ысулына каршы чыкты, реалистик театрдан баш тартты кебек күренсә дә, соңыннан алар килеште, имеш, Станиславский Мейерхольд турында болай әйтеп калдырган: «Без тауны икебез ике яктан ишә башладык һәм уртада килеп очраштык», – дигән.

Мейерхольдның «театр представлений» ягына күчүенә Станиславскийның «театр переживаний»е этәргеч булгандыр, ихтимал, Мейерхольд тарафыннан бу – үзенә күрә гыйсъян булгандыр.

Чыннан да Станиславский системасы торгынлык чорына килеп кергәндер. Һәр торгынлыктан чыгу юлы – ул эзләнү, ә эзләнүләр торгынлыкка каршы гыйсъянга алып чыга.

Рәсем сәнгатендә дә шул ук хәл. Реалистик картиналар ясый-ясый рәссамнарың кулына сөял чыккан вакытта, кинәт абстракционистлар бәреп чыкты. Алар рәсем сәнгатендә хакимлек иткән иске кануннардан ваз кичте сыман. Дөньяның күргәзмә заллары абстракцонистларның әсәрләре, Сальвадор Далиларның сюрреалистик картиналары белән тулды.

Әдәбиятта да шул ук хәл. Реалистик романнар туфаны басты дөньяны, һәм әллә каян гына Кафкалар, Камюлар, Кобо Абэлар, Сартрлар пәйда булды.

Театрда да шул ук хәл. Реалистик тамашалар торгынлыкка килеп керде. Һәм «абсурд театры» барлыкка килде. Самуэль Беккетлар, Эжен Ионесколар язган абсурд пьсеаларын куеп, театрлар шау итте.

Безнең театрлар «абсурд» баскычын узмады. Ауропа театрлары «абсурд»ны узды һәм алга китте. Безнең театрлар торгынлыкта кала бирде.

Менә шушы торгынлыкны узар өчен, театр сәнгатенә яңалык кирәк. Яшь буын режиссерлары эзли, чәбәләнә, һәм уңай нәтиҗәләр дә күренә башлады. Ләкин иске йолаларны җимерү, алардан ваз кичү яки иске йолаларга каршы чыгу кайчак уңышка китерми.

Туфан Имаметдинов – шул төр режиссерларның берсе, иң активы, ул эзләнә, ялгыша, хаталана, ләкин үзенең мәсләгенә хыянәт итми, тәжрибәләрен дәвам иттерә.

Артык мактау – хурлауга бәрабәр. Артык хурлау мактауга бәрабәр була аламы? Артык хурлау мактау була алса, Туфан бәхетле, чөнки күпме генә эзләнсә дә, күпме генә тырышса да, әле аның беркайчан да тәнкыйть әһелләре тарафыннан макталганы юк.

Дәлилсез тәнкыйть – ул тәнкыйть түгел, ул хурлау, кимсетергә тырышу, режиссерның үзен яки ул куйган әсәрне кабул итмәү, ягъни субъектив, тенденциоз тәнкыйть. Мондый тәнкыйть сәнгатькә зыян сала.

Дәлилсез мактау да сәнгатькә зарар китерә. Тенденциоз мактау иҗатчыны ялгыш юлдан алып кереп китә. Дәлилсезлектән Аллам сакласын! Дәлилсезлек ул – ялган шаһитлек белән бер.

Туфан әфәнде боларның барысын да бик яхшы аңлый. Аның дәлилсез хурлауларга каршы торырлык рухи көче җитәрлек. Аның тынгысызлыгы, тиктормаслыгы батырлык түгелмени: Дәрдмәндкә, Идегәйгә, Тукайга мөнәсәбәте шул турыда сөйләмимени? Туфан Имаметдиновның күңел күзе ачык. Маңгай күзе һәркемгә дә бирелгән, күңел күзе теләсә кемгә бирелми. Режиссер тамашачының да күңел күзен ачарга тели.

Күңел күзең күрмәсә, маңгай күзе – ботак тишеге!

Туфан Имаметдинов үз иҗатында символлар, абстракция, кинаяләр, сурәтлелек алымнарын куллана. Монда маңгай күзе генә җитми, тамашачының, тәнкыйтьчеләрнең күңел күзе ачык булуы шарт.

Мода башлангычында һәм иң азагында – көлке, диләр. Бу әйтемнең икенче өлеше – торгынлык турында.

Символларны, абстракцияне, абсурд фикерләүне гади тамашачы аңлармы соң?

Тарихка, борынгы әдәбиятка, халык авыз иҗатына, мәкальләр, әйтемнәргә күз салсак, шуны аңларбыз: мәкальләр –әйтемнәребез – табышмакларыбыз гел асбстрация, киная, тел төбе, төрттереп әйтү, астарлы, сурәтле мәгънәләргә ия икән лабаса.

Кәгазь – дәрья, каләм – көймә, бөятеңне әзерлә.

Донос язасыңмы, әдәби әсәр язасыңмы – син язганың өчен җавап тотарга әзер бул, ягъни бөятеңне (спасательный круг) әзерлә, тормыш диңгезендә давыллар көчле була.

Чыкты җилләр,

Купты дулкын –

Ил корабын җил сөрә!..

Кайсы юллар,

Нинди упкын

Тарта безне җан сорап?!

Бу кинаяләрне, бу символларны – эшчеме ул, балыкчымы ул, зыялымы – бар да укыган, бар да аңлаган. Дәрдемәнд «татар халкын алда упкын, һәлакәт көтә» дип әйтергә теләгән.

Беренче татар пьесасы кайчан язылган, һәм ул пьеса ничек аталган, дигән сорауга мин әйтер идем:

– Беренче татар пьесасы ХV гасырда язылган һәм ул «Идегәй» дип атала!

Идегәй дастаны ул диалоглардан гына тора, ул – пьеса. Ләкин Тинчурин театрының нөсхәсе – әсәрне сәхнәгә куючы режиссерның экспозициясе. Дастанның сюжет сызыгы төгәл эшләнгән.

Элегрәк татар театры «ике такта, бер басма, уртасында – мәхәббәт маҗаралары» ысулында спектакльләр чыгара иде. Бер якта – болдыр, икенче якта – мунча кырые, арткы пәрдәгә ике каен яки өч нарат ясап эленгән, уртадагы такта калкулыгында артистлар мәхәббәт куерталар иде. Бу – театрның торгынлык символы булды. Шөкер, театр бу торгынлыктан да исән-сау чыкты шикелле. Уйланучан, эзләнүчән яшь режиссерлар килде театрга, шөкер. Фәрит Бикчәнтәйнең «Мөһаҗирләр. Болганчык еллар»ы, Айдар Җаббаровның «Рәшә»се – моңа мисал.

Бу уйлануларның, бу тәҗрибәләрнең, бу сынауларның иң күп шау-шу кузгатканы Кәрим Тинчурин театры күрсәткән «Идегәй» тамашасы булды.

Туфан Имаметдинов тагын тәнкыйть туфаны астында калды. Ләкин режиссерның бөяте әзер, ул исән-сау йөзеп чыгар, иншалла.

«Идегәй» дастанын җанландырырга алынган театр коллективын «батырлар оясы» дип атарга мөмкин. Олы эш, авыр эш, бәхәсле эш, һәм бу авыр эшне коллектив намуслы рәвештә башкарып чыккан.

Фантазия, хыял, оешканлык, яктыртучыларның, музыкантларның, актерларның катлаулы хезмәте заяга китмәгән.

«Ике такта, бер басма»га күнеккәннәр өчен бу сәер тамаша – аңлашылмый торган күренеш. Ләкин актерларның, башкаручыларның үҗәтлеге, үз көчләренә инанганлыгы уңай нәтиҗә биргән. Спектакль бар!

Символлар, кинаяләр, шартлылык, мизансценаларның оста куелуы, тиз алмашынуы – спектакльнең режиссер тарафыннан сызылган партитурасының нәтиҗәсе.

Бигрәк тә сугыш күренешләренең мизансцена куючы тарафыннан оста эшләнгәне ярылып ята.

Яктылык цехының эше катлаулы, әмма яктыртучылар режиссер язган партитураны, ноталарга караган музыкант кебек, төгәл башкара.

Музыкантлар, оркестр, вокалчылар да югары максатка ирешкәннәр: әдәби дастанны җанландыруга үз җаннарын кушып иҗат итәләр. Кубыз, курай, думбыра һәм өзләп җырлау дала мохитенә алып кереп китә, бу да – бик уңышлы күренеш!

Тамашаның рәссамы да алагаем көч сарыф иткән. Режиссер белән кулга кул тотынып, аңлашып эш кылуларының нәтиҗәсе: спектакль бар!

Иң җаваплы эш актерлар җилкәсенә төшә. Артистлар әйтелешендә: «чәйдәле балта», «әүкәт» һәм башка кайбер сүзләр дөрес яңгырамый. «Чөйдәле балта», «әүкьат» булырга тиеш. Актерларның бар – уңышлы образлары, бар – зәгыйфьләре, бар – көчле тавышлы актерлар, бар – кайтышлары: бусы режиссердан тормый, әлбәттә, режиссер кул астында кем бар, шулар белән бу тамашаны җиңеп чыккан. Машалла!

Кайсыдыр актерның пышылдагыны да ап-ачык ишетелә, кайсыларының кычкырганы да аңлашылмый.

Тәнкыйтьләүчеләр үз фикерләрен әйтте, тамашачы мохите ни әйтә?

Залның игътибары бер генә мизгелгә дә читкә китми. Кереп-чыгып йөрүчеләр, ташлап китүчеләр юк. Тамаша тәмамлангач, беркем дә кием алырга кузгалмый, аягүрә кул чаба, кул чабулар алкышларга күчә! Машалла!

– Символларны, абстракцияне, абсурд фикерләүне гади тамашачы аңлармы соң? – дип сораган идем башта, Аллага шөкер, тамашачы сәнгатьчеләрне бик яхшы аңлады.

Тамашаның уртасындагы сюжет бик гади.

Алтын Урда ханы Туктамышның кошчы бәге Котлыкыя затлы ау кошы Төклеаякның ике йомыркасын урлап, Аксак Тимергә сата. Туктамыш Котлыкыяның нәселен-токымын үтереп бетерергә боера, бер сабый Идегәй генә исән кала. Идегәй үсеп җитә дә Аксак Тимер ягына качып китә. Һәм Аксак Тимерне үз ватанына, Туктамыш тарафына яу чабарга өнди. Туктамышны үтерәләр, Туктамышның углы – ханзадә Кадыйбирде Идегәйне үтерә. Алтын Урда таркала. Үч алу бөтен халыкны фаҗигагә китерә.

«Татар башын татар ашар» дип, башкалар әйтмәгән бит, татар үзе әйткән.

Бер татар язучысы атаклы ат карагын милициягә сата. «Ни өчен туганыңны саттың?» – дип сорагач, теге кеше әйтә, ул мине чәйгә чакырмаган иде, ди. Татарның мескенлеген, вакчыллыгын аңлатып бирә торган вакыйга бу. Бик тә заманави әсәр, гыйбрәти дастан икән бу «Идегәй»!

Рабит Батулла. 2023, 10 февраль

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 16 февраль 2023
    Исемсез
    Рәхмәт, Батулла абзыебызга. Фикере аңлаешлы. Рәхәтләнеп укыдым.
  • 16 февраль 2023
    Исемсез
    Тарих белән дастан - ике төрле нәрсә. Сез бит "Иван Васильевич меняет профессию" фильмына каршы чыкмыйсыз бит, гәрчә ул Явыз Иван турында булса да?
  • 13 февраль 2023
    Исемсез
    Батулла ИДЕГӘЙне бик җиңел генә аңлаткан әле. Чын тарихка ук кереп тормаган. Язманы. тел төбендә Тинчурин театрының яңа режисеер өстенә төшкән тәнкыйтьне киметергә теләгәнлеге сизелә. Батулла абзыйның да театрда пьесаларын сәхнәләштерегә өмете бар бит, аңлашыла ... !
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100