Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиев татарча шигырь сөйли

Җырчы Данир Сабиров Инстаграм аккаунтында концертта Рөстәм Нәбиевнең татарча шигырь сөйләгән видеосын урнаштырган.

news_top_970_100
Рөстәм Нәбиев татарча шигырь сөйли
https://www.instagram.com/rustam_nabiev92/

«Брат, горурланам синең белән! Син — легенда!» — дип язып куйган. Комментарийларда ул шигырьнең авторы әнисенең сеңлесе булуын әйткән. 

Концертта халык аягүрә алкышлый. «Бөтен кеше синнән көч ала, син Аллаһы Тәгалә тарафыннан яратылган изге җан диләр», — дигән комментарийлар язганнар.

Яратканга бирәм сынауларның,

Күп өлешен дигән бер Алла.

Шул бәндәнең берсе миндер диеп, 

Туктап тормыйм, барам мин алга.

Рәхмәтлемен шушы язмышыма,

Канәгатьмен шушы тормыштан. 

Дүрт саннары төгәл кайберәүләр

Гел әзерне көтә язмыштан.

Авырлыклар килгән икән сиңа,

Сыгылсаң да, рухың сынмасын.

Тормыш җырын башлагансың икән,

Башкалар да сиңа кушылсын. 

Мин бәхетле, әгәр җылы сүзем,

Дәва икән башка берәүгә.

Мин бәхетле, әгәр минем үрнәк,

Дәрт-көч бирсә сезгә яшәргә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100