news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бер-бер артлы үлеп киттеләр». Рөстәм Нәбиевның гаиләсендә зур кайгы

Блогерның әбисе вафат булган.

news_top
«Бер-бер артлы үлеп киттеләр». Рөстәм Нәбиевның гаиләсендә зур кайгы
https://www.instagram.com/rustam_nabiev92/

Блогер, паралимпияче Рөстәм Нәбиев гаиләсендә зур кайгы. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

«Син иң яхшысы идең. Бабай сине анда каршы алгандыр һәм сез кабат бергәдер дип өметләнәм. Мин сине бик яратам, сине бик сагынырмын, нәнәй», — ди блогер.

Рөстәм әбисе турында сторис та куйган. Бабасы вафат булгач, әбисе дә авырый башлаган. Алар бер-бер артлы бер ел эчендә үлеп киткән, икесе дә яман шеш белән көрәшкән.

«Әби китте, минем кайтканны гына көткән булган икән. Минем кулларымда китте. Мин аңа яратам дип әйтергә өлгердем. Ул башын чайкады да китте», — дип яза ул.

Инстачылар барысы да кайгы уртаклаша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар