Рөстәм Миңнеханов: «Туган телне саклау — киләчәк буыннар алдында әхлакый бурыч»
Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык төп чарасы булган республикакүләм август киңәшмәсе быел Алабугада узды. Чараның төп темасы «XXI гасыр мәгарифе: хәзерге — киләчәк өчен» асылда туган телне, милләтне саклау мәсьәләләре белән үрелеп барды.
Рөстәм Миңнеханов: «Туган телне саклау өчен барысын да эшләячәкбез»
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның чыгышында туган телне укыту мәсьәләсе аерым игътибарга алынды.
— Туган тел — күпмилләтле Татарстанның тынычлык һәм татулык нигезе. Аны саклау өчен барысын да эшләячәкбез. Бу — киләчәк буыннар алдында әхлакый бурыч, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Мәгариф өлкәсендә туган телләрне саклау һәм яклау өчен оптималь шартлар булдыру - җитди бурыч булып кала. Уку планының мәҗбүри өлешендә туган телне һәм әдәбиятны өйрәнү өчен сәгатьләр каралган. Федераль исемлеккә 28 дәреслек кертелгән. Югары уку йортларына максатчан кабул итү оештырылды, онлайн-курслар, мәктәпләр һәм башкалар. Бу - безнең эшнең нәтиҗәсе.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген һәр дәреснең сыйфатын, укытучыларның, директорның, мәгариф бүлеге җитәкчесенең туган телләрне укытуны оештыру буенча һөнәри осталыгын бәяләргә вакыт җитте.
— Берничә телне белү — зур компетенция һәм бәхәссез конкурентлык өстенлеге. Күрәсең, моны республиканың кайбер районнарында аңламыйлар. Югары Ослан, Сарман, Нурлат, Чистай, Азнакай, Баулы, Буа, Лениногорск һәм Әлмәт районнарында туган телләрне өйрәнүгә формаль мөнәсәбәт күзәтелә, — дип шелтә белдерде Татарстан Президенты санап үтелгән район башлыкларына.
«Югары Ослан, Сарман, Нурлат, Чистай, Азнакай, Баулы, Буа, Лениногорск һәм Әлмәт районнарында туган телләрне өйрәнүгә формаль мөнәсәбәт күзәтелә»
Минтимер Шәймиев: «Бер генә дәүләт ведомствосы да моннан соң Россиянең Төп Законын үтәмәскә үзенә юл куймас»
Чарада Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнашты.
— Һәр чорда җәмгыятьнең мәдәни-мәгариф таләбе теләсә кайсы дәүләт өчен мөһим, ә кайвакыт хәлиткеч мәсьәлә булып тора. Күпмилләтле Россия өчен бу төп проблема, бигрәк тә тел мәсьәләсе, — диде ул үз чыгышында.
Аның сүзләренә караганда, Россиянең мәгариф системасында 100 тел өйрәнелә. 22 республикада, рус теленнән тыш, дәүләт теле буларак, туган телләр дә беркетелгән.
— 173 милләт вәкилләре янәшә яшәгән Татарстанда милләтара татулыкны саклап калу һәм үстерү, шулай ук үз тарихи мирасының кадерен белүче яшь буынны тәрбияләү бик мөһим, — дип саный Минтимер Шәймиев.
Ул Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясен дә абруйлы дип искә алды һәм аның нәтиҗәле эшчәнлегенә өметен белдерде.
— Конституциянең яңа нигезләмәсе Россиянең барлык халыкларына да туган телен саклау хокукын, аны өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыруны гарантияли. Конституциясенең әлеге нигезләмәсе тайпылышсыз гамәлгә ашырылачагына ышанасы килә. Бер генә дәүләт ведомствосы да моннан соң Россиянең Төп Законын үтәмәскә үзенә юл куймас, — дип ышанычын белдерде Дәүләт киңәшчесе.
Минтимер Шәймиев: «2023 елга кадәр алты күп телле белем бирү комплексы төзеләчәк»
Алабугада сафка тапшырылган «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы август киңәшмәсенең яңалыгы буларак кабул ителде. Республикада аңа тиңе булмаган мәктәп белән һәр катнашучы таныша алды. Әлеге комплекста укыту рус, татар һәм инглиз телләрендә булачак.
Заман таләпләре буенча җиһазланган күп функцияле аудиторияләр, уку лабораторияләре, кванториум, остаханәләр, интерактив китапханә, мәктәп типографиясе һәм телевидениесе, иркен хореография һәм спорт заллары, йөзү бассейннары булган комплекс республика бюджетына 1,3 млрд сумга төшкән.
— Республиканың күптелле кластеры 2019 елдан формалаша башлады һәм 2023 елга кадәр алты белем бирү комплексы төзү планлаштырыла. Беренче ике бина Казан һәм Алабуга шәһәрләрендә төзелгән, алга таба Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә һәм Казанда икенче комплекс төзеләчәк. Күп телле белем бирү модельләре бердәм концепция буенча эшлиячәк. Шул ук вакытта, һәр комплекста районның конкрет шартларын исәпкә алып, үз инфраструктурасы булдырылачак, — дип аңлатты Минтимер Шәймиев.
Рафис Борһанов: «Туган телне өйрәнүдә мәктәпкәчә чор — иң нәтиҗәле чак»
ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов узган ел Россия Федерациясе республикаларының дәүләт телләрен һәм туган телләрне өйрәнүне оештыру өлешенә федераль стандартларга тәкъдимнәр кертү буенча эш алып барылуын әйтте. Шулай ук татар теле буенча яңа буын укыту-методик комплектлар әзерләнә.
— Туган телне өйрәнүдә мәктәпкәчә чор — иң нәтиҗәле чак. Агымдагы елда республикада 2016 мәктәпкәчә белем бирү оешмасыннан 759ында укыту һәм тәрбия процессы туган телдә оештырылган. Электрон контент, милли анимация булдырыла, туган телләргә популяр мультфильмнар тәрҗемә ителә, туган телгә өйрәтүче телетапшырулар әзерләнә, — диде Рафис Борһанов.
Ул шулай ук туган телләрне өйрәнүнең нәтиҗәсен арттыру өчен мәгариф системасының, дәүләт структураларының, гаиләнең һәм җәмәгатьчелекнең уртак тырышлыгы кирәк дип аңлатты.